Туганайлар

“Керәшен” сүзе этник атамамы яки конфессиональ билгеме?

Хәзерге көндә керәшеннәр зур татар милләте эчендә этник группа (субэтнос) тәшкил итә. Алар Татарстанның төрле төбәкләрендә Каманың уң ягында, Мишә буйларында, Казан арты районнарында, Тау ягында, Каманың аръягында, Әлмәт-Зәй-Чаллы-Түбән Кама тирәләрендә күмәк тупланып яшиләр. Болардан тыш Башкортстанның Бакалы, Удмуртиянең Грахов районнары - керәшеннәр бергәләп яши торган җирләр. Чиләбе өлкәсендә яшәүче...

Алар бөтенесе дә "керәшен" сүзен халык исеме, этник атама итеп кабул итә һәм "чукынган татар", "керәшен татары", "татар керәшене" атамалары белән килешә алмый. Моның сәбәпләре берничә. Беренчедән, "чукынган татар" атамасы берничә йөз еллар буе тискәре контент (эчтәлек) җыйган һәм татарлар арасында ярымсүгенү сүзгә әйләнгән, гәрчә асылы кеше җанын Аллага багышлау булса да.

Икенчедән, совет чорындагы атеизмнан соң халыкның дингә әйләнеп кайтуы башлангач "татар" һәм "мөселман" атамалары бергә кушылды, этник атама һәм конфессиональ билге аерылгысыз бердәм төшенчәгә әйләнде. Бу "татар-мөселман", "мөселман-татар" атамасы эчендә православиедәге керәшенгә урын калмады. Шуны сизгерләү аркасындадыр инде, соңгы вакытта матбугат битләрендә "керәшен татары", "татар керәшене" атамалары очрый, әмма аның мәгънәсе шул ук чукынган татар сүзенә кайтып кала. Башка этник группага - мишәрләргә карата "татар мишәре", "мишәр татары" атамалары кулланылмый бит. Берүк күренешләрне төрлечә бәяләүне халык исәбен алу вакытында күңеле җәрәхәтләнгән керәшен халкы яхшы тоя һәм бу аңарда ризасызлык уята.

Әмма, иң мөһим сәбәп - ата-бабадан, чал тарих битләреннән калган үз исемен кайсы халыкның югалтасы яки бозасы килсен? Ә керәшеннәрнең каннарында, аңнарында, фольклорда сакланган үз исеме бар.

Ургый гына, ургый урак урдым -

Ата-бабаларның кәсебе.

Керәшеннәр кем дип сорасалар,

Болгарлардан килә нәселе!

Әмма, керәшен атамасы каян һәм кайчан килеп чыгу турында мәгълүмат бик аз, булганы табылырдай борынгы VII -ХIV гасыр чыганаклары өйрәнелмәгән яки бик аз өйрәнелгән. Керәшеннәргә кагылган басма чыганакларны тикшереп барлап чыкканда ( Дунаева Т.Г. Кряшеноведение. Библиографический указатель.- Казань: Изд-во КГУКИ, 2008.- 282 с. ) керәшен тарихына, бүгенгесенә кагылышлы басма китаплар һәм публицистик-популяр мәкаләләр исемлеге җыелды. Керәшен тарихын фәнни тикшеренүләр 19 гасырның икенче яртысыннан гына башланган. Бу эшне рус миссионерлары, Казан Духовная академия галимнәре, укытучылары, шул исәптән Н.И. Ильминский һәм аның укучылары башкарган. Алар тырышлыгы белән керәшен балаларына белем бирү өчен оештырылган һәм башлангычы 1863 елга барып тоташа торган уку йорты "Казанская центральная крещено-татарская школа" (Казань, 1887.- 485 с.) исемендә ачыла. Шушы школаның укытучысы В.Т. Тимофеевның язмалары "Дневник старокрещеного татарина" исемендә басылып чыга.

Иң элек "чукынган татар" атамасы ничек, кайчан барлыкка килгән? 1555 елда Иван Грозныйның Казан архиепископы Гурийга җибәргән күрсәтмәсендә (в "Наказной памяти") "старокрещены" һәм "новокрещены" атамалары кулланылган ( Материалы по истории Татарии.- Казань: 1947.- Вып. 1.- С.228.) Ул документта бернинди көчләп чукындыру турында сүз юк. Христиан диненә күчәргә теләүчеләрне бик йомшак, диккатъ белән кабул итәргә куша патша. Биредә сүз христиан динен кабул иткән татарлар турында түгел, сүз "старокрещены и новокрещены инородцы" ягъни рус булмаган җирле халык турында бара. Димәк, Казан ханлыгы вакытында ук христиан динендә җирле халыклар: чуаш, мари, удмурт, мордва, керәшен яшәгән...

Ни өчен татар фәнни тарихында һәм көнбарлыкта "крещеный инородец" "чукынган татар" атамасы булып керәшеннәргә генә теркәп калдырылган? Минем уйлавымча моңа тел үзгәлеге сәбәптер. Руслар өчен керәшен, мари, мордва, удмурт, чуаш бөтенесе дә башка халык булса, татар өчен аның телен яхшы аңлый торган керәшен "инородцы" исемлегеннән төшеп калган һәм "чукынган татарга" әйләнгән булырга охшый.

18 йөздә Лука Канашевич вакытында татарларны көчләп чукындыру башлангач татарның рәнҗелү хисе бу атамага тискәре эчтәлек туплаган. Шушы тискәре "контент" аркасындадыр инде Казан тирәсендәге җирлекләрдә баланы Аллага багышлау - чукындыру (крещение) сүзе чумылдыруга (водное крещение) әйләнгән. Кама аръягында башта Оренбург, соңрак Уфа губернасына кергән Минзәлә өязе җирлекләрендә элек тә, хәзер дә бу йола чукындыру дип йөртелә.

Тагын бер кызыклы мизгел. Үзенең сәяси йөзен, җәмгытьтәге урынын, байлыкларын (имениеләрен) саклап калу өчен христиан диненә күчкән татар морзалары рус аристократиясенең хәтсез зур өлешен тәшкил иткән. Алар белән үзенеке итеп горурлану хисен керәшеннәр түгел, татар җәмәгатьчелеге кичерә. Чыннан да алар арасында горурланырлык бөек шәхесләр күп. Ташламалар (льготалар) өчен христиан диненә күчүдә гаепләүләр ишетеп яшәгән керәшен халкының күңеле берүк күренешкә ике карашны тиз тоя һәм нык сизә.

А.В. Журвавский 16 гасырга хәтле христиан диненең Идел-Кама җирлекләренә үтеп керүен 5 этапка бүлә: VII-Х гасыр Хазар-Алан дәүләте чоры, Х-ХI гасыр Киев Рус дәүләте, ХII гасыр Владимир Рус дәүләте, ХIII-ХVI гасыр Алтын Урда, ХV-ХVI гасыр Төньяк (Мәскәү) Рус дәүләте чорлары. (Ислам и христианство в диалоге культур на рубеже тысячелетий: материалы Междунар. науч.-практ.конф. -Казань: Арт-кафе, 2001.- Б.144 ).

Әлбәттә, 16 гасырдан соңрак христиан динен кабул итүче татарлар да керәшеннәргә кушылган. Һәм алар гына түгел. Әйтик, Рус дәүләтен Кыргый даладан (Дикое поле) саклау өчен Зәй елгасы буена күчереп утыртылган полякларның байтагысы да, керәшен авылларында яшәүче аз санлы руслар да вакыт үтеп бер телдә сөйләшә башлагач керәшен булып киткән. Әмма керәшеннәрнең күп өлеше христиан динен бик күптән кабул иткәннәр. Аларның телендә ислам белән кергән гарәп, фарсы сүзләре очрамый, алар дингә кагылган төшенчәләрне Коръән әйтемнәре белән кабул итә алмыйлар. Әйтик, керәшеннәрдә гыйбадәт юк ( Исхаков Р. Керәшеннәрнең ислам дине изгеләренә гыйбадәте // Мирас .-2016.- №7.- 12-23 бб.), алар келәү итә, иман әйтә. Тел үзенчәлекләре аркасында Татарстанның беренче Президенты М. Шәймиев күрсәтмәсе белән татарчага "Инҗил" дип күчерелгән Евангелиене керәшеннәр кабул итә алмадылар. Чөнки ул тәрҗемәдә керәшеннәргә аңлаешсыз бик күп гарәп сүзләре кулланылган. Изге Троицаның бер Ипостасе булган Иисус Христос Гәйсә пәйгамбәргә әйләнгән һ.б.. Керәшеннәр Изге китапны үзләре күчерергә мәҗбүр булдылар. Ә менә соңгы вакытта православиегә күчкән Мәскәү татарлары ике тәрҗемәне дә кулланалар.

Тарихи чыганаклардан билгеле булганча Төньяк Кытайдан алып Византия чикләренә хәтле яшәгән бик күп кабиләләр арасында христиан динен тотучылар да булган. Христиан динендәге затлар Чингыз хан гаиләсендә дә, Батый хан ыруында да, Хазар һәм Болгар дәүләтләрендә булганлыгы тарихи чыганаклардан билгеле. Керәшеннәрнең бабаларымы алар? Шул сорауга җавапны эзләргә кирәк безгә.

Ничек кенә булмасын, керәшеннәр халык исемен конфессиональ билге итеп түгел, этник атама итеп кабул итәләр, алар өчен керәшен һәм чукынган (крещеный) икесе ике төшенчә. Беренчесе этник йөзне аңлатса, икенчесе христиан динендә булуга тәңгәл килә. Моңа дәлил итеп хәзерге көнгә хәтле мәҗүсилектә калган, әмма үзләрен керәшеннәр дип атаган төркемнәр барлыгын искә төшерик.

Әйтергә кирәк, керәшеннәрнең генә түгел башка Евразия халыкларының, шул исәптән татарларның да этник тамырлары нык өйрәнелгән дип әйтеп булмый. Әмма соңгы елларда Татарстан галимнәре бу проблемалар өстендә күп һәм уңышлы эшлиләр. Шул исәптән күренекле галим Дамир Исхаков татар халкының этник йөзен барлау өчен бик күп борынгы чыганакларны тикшереп чыккан. Күп төрле төрки, монгол һәм башка кабиләләр арасында меркит, кереит, өлешчә найман төркемнәрен несториан христианнары дип атый, кереитларны Алтай төркиләре исәбенә кертә. Иң кызыклысы - кереит кабиләләре Батый хан гаскәре сафында (1236 ел) Болгар дәүләтен яулап алуда катнашалар.

Бу бит М.С. Глуховның керәшеннәрнең этник башламасы дип исбатлаган керчиннәр - керәшеннәр - тау кешеләре, IХ гасырдан бирле Алтайда яшәгән төрки кабиләләрнең берсе - кереитләр була. ( Глухов М.С. Tatarica: энциклопедия - Казань: Ватан.- 1997.- 503 с.) Болгар җирендә алар иң беренче кемнәр белән аралаша башлаганнар дигән урынлы сорау куйсак, җирле халыкның үз христиан динен тотучылары һәм теле аңлаешлы булганнары белән дигән җавап уйга килә.

Инде хәзер керәшен фольклорында нәсел башы итеп искә алынган болгарларга күчик. Кубрат ханның Византия императоры гаиләсендә христиан динендә тәрбияләнгәне билгеле. Рус летописьләрендә (Никоновская летопись, 990 ел ) башка 4 князьнең Киевка барып христиан динен кабул итүләре язылган. Болгар дәүләтендә христиан дине үтеп керү турында башка чыганаклар да бар. (Ислам и христианство в диалоге культур на рубеже тысячелетий: материалы Междунар. науч.-практ.конф. -Казань: Арт-кафе, 2001.- 312 с.) Безгә исә бу төрки телле христианнарның керәшен атамасына бәйләнеше булу-булмауны ачыклау кирәк.

Татар электрон китапханәсендә философия фәннәре докторы Риза Бариев болгар летописьләре "Джахбар тарихына"на аңлатма биргән. Аңлатмада 619 елда Болгар иле башлыгы Бу-Юрган (Орган) Византия белән союзны ныгыту өчен башка булгарлар белән грек шәһәре Херсонеска (Корсуньга) барып православие кабул итүе һәм бу грек шәһәре Херсонесның булгарларда Кряшен дип аталуы күрсәтелгән. Керәшеннәр өчен кызыклы факт. (Бариев Р. Древние и средневековые государства Булгар //Татарская электронная библиотека.- Режим доступа: http: //kitap.net.bariev). Тагын бер кечкенә мисал. Болгар галиме математик һәм тарихчы Йордан Табовның 2003 елда чыккан "Когда крестилась Киевская Русь" (Спб., Нева, 2003) китабының "Византия и Болгария" дип аталган 3 бүлегендә (Ч.111. Византия и Болгария. /http: www.chronologia.org/tab) болгар атамалары турында мәгълүмат бар. Әйтик, Балкандагы болгарлар "церква" (церковь) сүзе урнына "черква" сүзен кулланганнар икән, бәлки безнең бабайлардан калган "чиркәү" сүзе шуннан башланып киткәндер.

Керәшеннәрнең 16 йөзгә хәтле тарихы өйрәнелмәгән дип кабатлыйбыз. Керәшеннәргә кагылган мәгълүматны төрки кабиләләргә, болгарларга, төрле чорларда Идел-Кама буенда яшәгән башка халыкларга багышланган чыганаклардан печән чүмәләсеннән энә эзләгән шикелле җентекләп актарып табу гына мөмкин. Соңгы вакытта кытай, монгол, гарәп, болгар, Көнбатыш Европа телләрендә сакланган чыганаклар һәм аларны анализлау хезмәтләре басылып чыга. Шул чыганакларны өйрәнү бурычы турында сүз бара.

Әлбәттә, безгә якынрак чорлар да, 18- 20 гасыр, бигрәк тә 16-17 йөзләр керәшен тарихында бик аз өйрәнелгән әле. Бу өлкәдә соңгы елларда галимнәр һәм халык тарафыннан башланган эзләнүләр тукталмас һәм уңыш китерер дип ышаныйк.

Татьяна Дунаева,

профессор,

республика керәшен иҗтимагый оешмасы ветераны

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: