Туганайлар

Керәшен Сәрдәсендә кышны озаттылар - фоторепортаж

10 март көнне Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында Май чабу бәйрәмен зур итеп оештырдылар.

"Авыл үзәгендө җыелган сәрдәлеләр бу көнне рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кызыклы конкурсларда катнаштылар, җырлар җырладылар, кайнар коймак белән чәй эчтеләр. Бала-чага тау шуды.

Май чабу атнасының соңгы көне - Кичерү якшәмбесе булганлыктан, авыл кешеләре бер-берсеннән кичерү сорадылар. Шулай ук Май чабу бәйрәменең тагын бер йоласын үткәрделәр - кышны гәүдәләндергән карачкыны яндырдылар", - дип хәбәр итә Керәшен Сәрдәсе авылыннан Маргарита Петрова.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: