Туганайлар

Керәшен мәсьәләсе (дәвамы)

"Керәшен мәсьәләсе"нә кагылган язмалар укучыла­ рыбыз тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителә. Фикер алышуга карендәшләребез генә түгел, мөселман туганнарыбыз да кушылды. Бу темага багышланган яз­ маларны тагын да көтеп калабыз.

Дәвамы. Башы газетабызның 9 июнь № 11 (327) санында. Шулай ук безнең сайттан да укый аласыз.

Тәмәкече, бөкече...

Әгәр дә керәшеннәр күчерелгән халык булса, ни өчен китерелгән соң алар? Монда фаразлар байтак, мин бәлки сәпит уйлап табарга тырышамдыр, әмма фаразларымның берсен генә булса да әйтергә кирәктер.

Патша Русиясе керәшеннәрне мөселман-татар өстеннән күзәтче буларак кулланырга тырыша. Чыннан да, тимер эшләрен мөселман-татарлардан алып, урыска, керәшенгә биргәннәр, чөнки мөселман-татар тимерчесе баш күтәрү өчен корал кояр, дип курыкканнар. Без үскәндә генә дә әле Зәй якларында бары тик урыс белән керәшен кешесе генә тимерче булып эшли иде. "Тәмәкече, бөкече, тимер сандал чүкүче", дип такмаклый торганнар иде. Шушы кечкенә генә такмак белән дә социаль мохитнең бер почмагын аңлатып була. Урыс белән керәшен өзлексез тәмәке тарткан. Тәмәке тарту гадәте татарга бик соң керә.

Христианнарга икенче бер вазифа да йөкләнә. Мөселман-татарлар күпләп урнашкан төбәкләрдә җәза оешмаларында бары тик урыслар яки керәшеннәр генә эшләгән: становойлар, үрәтникләрнең барысы да христиан кешесе булган. Урманчылык та шулар кулында иде. Чөнки урман ул - байлык. Зимләмирләр заманасыннан алып, бүген дә урманчылар, абияшшикларның барысы да христианнар була килде. Абияшшик - объездщик, урман күзәтчесе.

Шушындый каршылыклы вазифалар йөкләтелсә дә, татар-мөселманнар белән керәшеннәр дустанә яши алдылар. Без үскәндә инде ике арада канлы бәрелешләр юк иде. Шулай да, керәшен белән катнаш никах хупланмый иде.

Йомгаклап шуны әйтергә була, Зәй якларына керәшеннәр XVII йөздә күпләп килә башлый, бигрәк тә 1620 елларда Зәй каласын, аның тирә якларын ныгытырга, сакларга китерелгән гаскәр составында.

Федот түгел, Пидут

Керәшеннәрнең теле вә җыруларын, йолаларын өйрәнүдә галимнәр аз эшләми, ләкин бу чиксез байлыкны мәңгеләштерү тиешле югарылыкка куелмаган кебек. Керәшен җыруларын әле күптән түгел генә сәхнәгә менгездек түгелме?

Тел мәсьәләсендә мин шуны әйтер идем, керәшеннәрнең теле ислам йогынтысыннан еракта камилләшкән тел. Димәк, бу тел бик тә борынгы тамырлы. Монда тагын бер мәсьәлә калка: дин алыштырдым, дип кенә тел үзгәрмәс иде. Керәшеннәр элек ислам динле булган очракта да, ул диндә озак тормаган халык. Шуңа күрә, аларга әле үз булып бетмәгән исламны ташлап, христиан булу әллә ни хәтәр нәрсә булмаган. Әле яңа гына исламны кабул иткән нәсел һичкаршылыксыз христиан динен кабул иткән. Хәсән Туфан авылында Кармәт кешеләрен дә чукындыралар, поплар китүгә үк кармәтләр тәреләрен, качларын яшереп, Коръән укый башлыйлар. Поплар килә башлауга ук алар Коръәнне яшереп, тәреләрен чыгарып почмакка куялар икән.

"Татар акылы төштән соң. Керәшеннең акылы, керәле дә чыгалы", дигән сүзләрне күрше авыл кешеләре безгә карата әйткәндер кебек. Бер чукынып, бер исламга кайтучылар турында түгелме ул әйтем? ( Хәсән Туфан сүзе.)

Тел белән мәшгуль кешеләр өчен Еванглиенең урыс хәрефләре белән керәшен өчен татар телендә басылып чыкканын, 1883 елда чыккан гарәп хәрефле татарча "Инҗил Мокаддәс"не чагыштырып өйрәнү бик тә кызык булыр иде. Керәшеннәр өчен чыкканында гарәптән кергән сүзләр юк диярлек. "Инҗил Мокаддәс" дип аталган татарча Еванглиедә гарәп-дин сүзләре шыгырым тулы. Юкса, икесе дә татарча. Әйтик, урысча "Святой Дух" керәшенчәсендә "Ару Тын" диеп, икенчесендә "Изге Рух" буларак тәрҗемә ителгән. Керәшенчә - "Кодай", "Инҗил"дә - "Аллаһ".

Борынгы татар телендә "ф" авазы булмаган, диләр. Ана телебезгә ул бары тик ислам әдәбияты белән кергән, янәсе. Хактыр да. Зәй татарлары (керәшене, мөселманы) бүгенге көндә дә Патыйма, Пәхри, Нәпис, дип сөйләшә. Керәшеннәр гомумән, "ф" авазын кулланмый: "пикер-фикер, Пидут-Федот". Керәшеннәр "х" авазын да кулланмый: какъ - хак, Кодай-Ходай, казер-хәзер.

Керәшеннең телендә "ң" авазы да сирәк кулланыла: безнен, синен.

Тагын бер кызык күренеш: керәшен "миңа-сиңа" дими, "миа-сыя" дип, "ң" авазын бөтенләй төшереп калдыра. Ни гаҗәп, Татарстанның Балтач, Биектау ягындагы мөселман-татарлар да нәкъ шулай: безнен, сезнен, миа-сыя, дип сөйләшә. Бу күренеш аларның тамырда бер халык булганлыгын сөйләмиме? Булган бит андый хәлләр, әйтик, Лаеш төбәгенең Ташкирмән исемле керәшен авылы белән Мәрәт Хуҗа исемле мөселман-татар авылы халкы кайчандыр бертуган булган. Шулай итеп, тагын бер җавапсыз сорау:

- Балтачтагы, Биектаудагы халык башта мәҗүси яки керәшен булып мөселманлыкка кайтканмы? Әллә безнең керәшеннәребез башта Балтач мөселманнары булганмы?

Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Зәй, Түбән Кама, Чаллы, Сарман төбәкләрендәге мөселман-татарлар яңгырау "з" авазы урынына сакау "з" ("д") куллана. Бер туфракта, бер авылда яшәүче керәшеннәребез телендә сакау "з" ("д") юк. Бу хәл дә керәшеннәрнең бу якларга соңрак күчеп килгәннәре турында сөйләмиме? Юкса, дин үзгәрткәч кенә ни өчен хәреф-аваз үзгәрергә тиеш? Кыскасы, бу мәсьәләләр үзенең өйрәнүчеләрен көтә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: