Туганайлар

Керәшен мәсьәләсе

Газетабызның соңгы саннарында керәшеннәр тарихына кагылган бәхәсле һәм төрле фикерле материаллар күп басылды. "Керәшен мәсьәләсе" буенча язучы Рабит ага Батулланың да үз фикере бар булып чыкты.

Аралар да безнең, һай, җырак түгел.

Керәшен халык җыруы

Алар сатылмаган

Бу мәсъәләнең асылына төшмичә генә кайберәүләр:

- Керәшеннәр алар исламны саткан, нигә керәшеннәр яңадан исламга кайтмый икән? - дигән кебегрәк сорау ташлыйлар.

- Алар беркайчан да исламга кермәячәкләр, керәшеннәр беркайчан да исламны сатмаган, алар мөселманнар алдында сатлык түгел! Алар күз карасыдай Ана телен саклаган халык. Ассимиляциягә җаны-тәне белән каршы торып, Ана телебезне саклап калган халыкка "сатлык" дип әйтү -- олы гөнаһ! Кайсы милләткә караганлыкның асылын дин билгеләми! Рухи якынлык, тел берлеге, халык авыз иҗатының уртаклыгы, уртак җырулар хәзинәсе билгели. Без - мөселман-татарлар - керәшеннәр белән бер милләт вәкилләре. Керәшеннәр исламга кире кайтмас, чөнки алар беркайчан да мөселман булмаган. Ирексезләп чукындырылган мөселманнар тиздән үз диненә - исламга кайта. Яки алар чит динне кабул итәргә теләмичә, ватаннарыннан качып китәләр. Ә керәшеннәрне мөселманлыкка кайтырга өндәү - ул иң кимендә, әдәпсезлек. Урысларның югары даирәләрендәге татар нәселле шәхесләр катламы исә бик җиңел генә һәм үз ирекләре белән христианлыкны кабул иткән, мөселманлыкта озак тормаган татар гаиләләреннән. Аларның күбесе даладагы татар телле мәҗүсиләр. Мөселманлыгы какшау булганнар тиз генә христиан булып киткән. Ирексезләп чукындырылган татарлар ("яңа керәшеннәр") хәзер юк, диярлек, чөнки алар бик тиз урыслашып киткән. Алар керәшен түгел. Яки алар яңадан исламга кайткан. Болар да керәшен түгел. Чын керәшен кыстаганнан гына исламга күчмәячәк. Шулай булулары белән алар татар милләтенең оригиналь катлавын тәшкил итә. Алар татар милләтенең байлыгы.

Колагымда керәшен көйләре

Илле-алтмыш еллар әүвәл керәшен җырулары радиодан яңгырамый, сәхнәдән дә җырланмый иде. Әллә ничек шунда, керәшен халкының бай иҗаты тар даирәдә генә, керәшеннәрнең үз араларында гына кала килә иде. Сүзләре дә матур, көйләре дә матур. Ул җырулар керәшен туйларында, аулак өйләрдә генә ишетелә торган иде. Мин үзем дүрт яшьтән алып, сигезгәчә Зичәбаш исемле керәшен авылында (Зәй районы) яшәдем, атам-анам укытучы булып эшләгәндә шунда җибәргәннәр иде. Гомерем буе колагымда керәшен көйләре чыңлады. Керәшен җыруын ишетсәм, хәзер дә җирси башлыйм. Кырык эшемне кырылай ташлап, җыру тыңлыйм.

Илһам Шакирның туган авылы Яңа Бүләк (Сарман районы) кешеләре арыш-бодай тарттырырга урман аша Зичәбаш тегермәненә йөри иде. Илһам да бала чактан ук Зичәбашка килеп йөргән. Ул керәшен җыруларын үз итеп, яратып, үз моңына сеңдереп үскән кеше. 1959 елда булса кирәк, сүз иярә сүз чыккач, мин аңа:

- Илһам, шул җыруларны сәхнәгә алып чыгарга иде, җырларга иде,-дидем.

Илһам керәшен җыруы "Бишмәтеңдә биш төймә"не беренче булып башкарды шикелле. Рәйсә Темәпи (Тимофеева), Гүри Ибуш, Лена Бичарина, Әнфисә Василова, Галина Казанцевалар кебек талант ияләре бу матур башлангычны күтәреп алды һәм дәвам итте.

Моңарчы тарлыкта, кысанлыкта яткан керәшен моңнары бөтен татар халкына кайтты, таралды, алар сөеп-яратып җырлана. Репертуарында керәшен җыруы булмаган бер генә җырчы да юк шикелле. Бу җыруларны бөтен җырчылар белән бергә бөтен татар милләте җырлый.

Керәшен халык авыз иҗатының алмаздай байлыгы Зәй ягында мулрак тупланган кебек тоела миңа. Үзем шулар арасында үскәнгәдер инде. Аны сакларга, йолаларын дәвам итәргә кирәк. Бу мәсьәләдә мин Зәйнең хакимият башлыгы булып эшләгән Рәшит Хәмәдиевнең исемен бик рәхәтләнеп язып узам. Ул үзе дә керәшен халык җыруларын гаҗәеп оста башкаручыларның берсе иде. Ул хәтта профессиональ җырчылар да белмәгән борынгы җырларны күңелендә саклый, җырлый торган куәгә ия шәхес иде. Рәшит Сәет улы ярдәме белән Сәвәләй авылында керәшен ансамбле оешты. Ул ансамбльнең җыруларын чит илдән, Швециядән килеп язып алып киттеләр һәм бөтен Европага, бөтен дөньяга керәшеннәрнең җыруларын күп сәгатьләр буе яңгыраттылар. Их, дип уйлап куям, керәшен ансамбльләре бер Зәйдә генә түгел. Алар Мамадыш, Бондюг-Чучунский, Алабуга якларында да байтак, аларны Швеция генә түгел, үзебезнең киностудиядән, телестудиядән дә килеп тасмага, кинога язып-төшереп алып китсеннәр иде, гасырларга сакласыннар иде, дим.

Тарихчылар җавап бирер

Чистай шәһәрен Мишәрстанның мәркәзе, Зәй - ул Керәшенстанның башкаласы, диеп уены-чыны белән сөйләүчеләр бар. Чыннан да, керәшеннәрнең иң тыгыз урнашкан төбәге Зәй буйларыдыр, мөгаен. Безнең якта зур-зур керәшен авыллары бар: Борды, Җәйләү, Зичәбаш, Кабан, Сәвәләй, Туңылҗа, Ләке. Шулар белән беррәттән ярымкерәшен, ярыммөселман авыллары да еш очрый: Бишавылы, Бистебашы, Дүртмунча, Әхмәт, Кадер авыллары катнаш халыклы.

Мондагы керәшен авыллары, керәшен халкы электән үк шушында яшәгәнме, әллә болар мөселманнарның тыгыз утырган төбәкләрен чукындырыр өчен күчереп китерелгәннәрме? Әллә соң болар монда күчеп утырган урыслар булып, христиан динендә калып та, соңра үзләре татар теленә күчеп, керәшен хисабында йөрүчеләрме? Әлбәттә, бу сорауларга тарихчылар, тел белгечләре, этнографлар бергәләшеп җавап бирергә тиеш. Ләкин шулай да күзәтүләрем нәтиҗәсендә тупланган фикеремне өстән-өстән генә булса да язып китим, ялгышларым булса, белгечләр төзәтер. Мин аларга рәхмәтле булырмын.

Бу фикер сөрешендә алда саналган өч компонентның да катнашы булуы мөмкин. Керәшен хисабында йөрүче татар телле урыслар күрше тирә авылларда байтак. Мәсәлән, кайбер авылларда керәшеннәр дә, урыслар да яшәгән. Соңра урыслар татар теленә күчеп, керәшен хисабына кергәннәр. Заманында мин Кадер авылында укытучы булып эшләп алган идем (1955-1956 нчы еллар), Туңылҗа исемле керәшен авылыннан Кадер мәктәбенә татар телле урыс балалары да йөри иде. Халык сөйләвенә күрә, Туңылҗа авылына калмыклар нигез салган. Туңгыл исемле калмык җитәкчесенең исеме авыл исеме булып киткән. Сәвәләй авылында элек чуашлар утырган да, имеш, алар христианлашып, татар теленә күчеп, керәшен санын арттырганнар. Болар турында "Зәй энциклопедиясе"ндә дә язылган.

Татарлашу (мөселманлашу) урта гасырларда бик тә куәтле булган; хәтта Казан ханлыгы егылгач та, чукыну белән беррәттән, татарлашу гадәте озак еллар дәвам иткән.

- Алтын Урда, Болгар, Казан дәүләтләре эчендә яшәгән кайсы халыклар татарлашкан? - дигән сорауга:

- Мари, чуаш, удмурт һәм башка халыкларның күпмеседер исламны кабул иткән яки үз динендә калып, татар теленә күчкән. Татар телен бу халыклар исламга кадәр күп еллар элек үзләштергән, әлбәттә. Бу гадәтнең калдыклары шушы көннәргә чаклы килеп җиткән. Татарча белмәгән чуаш, мари, удмурт сирәк иде әле утыз-кырык еллар элек кенә. Бүгенге Татарстанның Чуашстан, Мари, Удмуртстан, Мордвага чиктәш төбәкләрендәге татарлар кайчандыр татар телен һәм ислам динен кабул иткән чуашлар, удмуртлар, мариларның токымнары.

Татар телле христиан кавеме

1552 елдан соң ирексезләп чукындыру гасырлары дәвамында элек чуаш, мари вә башка халык булып, әле күптән түгел генә ислам кабул иткән кешеләр икенче бер дин - христианлыкка күчәргә мәҗбүр булганнар. Тел кала - дин үзгәрә. Шулай итеп, татар телле христиан кавеме барлыкка килә. Бу христианнарның икенче бер өлеше исламны кабул итмәгән татар телле мәҗүсиләрдән тора. Исламны әйләнеп узып, алар мәҗүсилектән турындан-туры христианлыкка күчкән халык. Ул керәшеннәр беркайчан да мөселман булмаган. Ягъни исламны "сатмаган". Мәскәү контроле йомшаруга ук бу христианнарның кайсылары Библияне җиргә күмеп, янә Коръән укый башлый. Җәза әтрәтләре килүгә алар Коръәнне күмеп, Библияне яшергән урыннан алып укырга мәҗбүр булалар. Кайсылары гомерлеккә христиан булып китә, кайберләре мөселманлыгын югалтырга теләмичә, ераккарак күченә, кабат исламга кайта. Шулай итеп, борынгы авылларда берничә зират барлыкка килә. Шушы ук халыкның бабалары мәҗүсилек зиратына да, мөселманнар зиратына да, христианнар каберлегенә дә җирләнгән. Әлбәттә, мәҗбүри чукындырган чорларда чын мөселман-татарлар арасында да христиан динен кабул итүчеләр булган, бигрәк тә нугай татарлары Мәскәүгә китеп, чукынып, кенәз кызларына өйләнеп, хәрби дәрәҗә, җир, бүләкләр алган. Йосыпов, Шереметьев, Мусин, Карамзин, Державин, Аксаков, Кутузов, Давыдов, Куприн, Куратов, Рахманинов һәм башка бихисап урыс кенәзләре татар токымыннан. Боларның борынгы бабалары үз теләкләре белән чукынган һәм урыслашкан халык. Ләкин Казан, Болгар, Алтын Урда җирендәге борынгыдан килгән мөселман халкы арасында чукыну бөтенләй булмаган, дип әйтергә була, һәрхәлдә бик сирәк булган. 1552 елдан соң кайбер татарлар чукынып, малын саклап калган, ләкин тора-бара алар урыска әйләнгән.

Татар халкының төп өлеше, затлы нәселләре сугышларда кырылып, әсирлектә үтерелеп, бер өлеше чукындырудан качып, Урал, Агыйдел, Зәй якларына күченә. Зәй төбәгенә якын урыннарда чуашлар, мари халкы күпләп утырмаган. Димәк, бу якларга керәшеннәр кайчандыр (ХVIII йөздә) Әби патша заманнарында күчерелгән кавем түгелме икән, дигән уйга этәрә. Чөнки гасырлар буена ислам динен тоткан нәсел чукынуга караганда үлемне яки күчеп китүне яхшырак санаган. Чын мөселман-татар христиан динен кабул иткән очракта да, аның гадәте тиз генә үзгәрмәс иде: кием, ихата, йолалар, гадәтләр, төскә мөнәсәбәт шул килеш сакланган булыр иде. Керәшеннәрнең алача, кызыл, караңгырак төсләргә тартылуы урыс, чуаш, мари, башкортларныкына бик якын. Көйләрдә дә шул ук уртаклык нык сизелә. Керәшеннәрнең борынгы көйләре күрше тирә татар булмаган халыкларның көйләре белән дә аваздаш.

Димәк ки, Зәй керәшеннәре патша гозере белән бу якларга китерелгән халык, дип әйтергә җирлек бармы? Әллә алар шушы урында утырган мөселман татарлар булып та, христиан динен кабул иткән керәшеннәрме? Алайса, ни өчен бер үк авылда яшәүче мөселман-татар каралты курасы белән керәшеннең каралты-курасы нык аерыла? Киемнәре белән дә нык аерыла иде.

(Дәвамы бар).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: