Туганайлар

Керәшен кызларының тәңкәләре “фа-диез” тонында чыңлый...

22 сентябрьдә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә “Керәшеннәрнең традицион костюмы” дип исемләнгән фәнни-практик семинар узды

Анда катнашучы 50дән артык фольклор ансамбле җитәкчеләре, укытучылар, этнографлар, сәнгать белгечләре, фольклорчылар, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, музей, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белгечләре республикабызның Мамадыш, Зәй, Питрәч, Менделеевск, Лениногорск, Балык Бистәсе районнарыннан, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләреннән килгәннәр иде.

Семинарга керәшен традицион милли костюмнары белән кызыксынучы, бу өлкәдә алга таба да эшләргә теләге булган кешеләр җыелды. Ул энтузиастлар белән алга таба Яков Емельянов исемендәге үзәк хезмәттәшлек итәчәк. Бу турыда үзәкнең директоры Людмила Белоусова әйтте.

Бу семинарга Идел буе халыкларының традицион музыка сәнгатен өйрәнүче галимә Наилә Әлмиева Санкт-Петербургтан махсус кайткан. Музыка белгече булса да, аның да бу темага әйтер сүзе бар иде.

“Мин XIX гасыр ахырында туган кешеләр белән очрашып, алардан җырлар яздырдым. Аларны яздырганда, һәрвакыт, кешеләрдән традицион костюмнарын күрсәтүләрен дә сорый идем. Һәрбер йортта диярлек борынгы костюмнар, бизәнү әйберләре саклана иде әле. Бүгенге көндә бу – сирәк күренеш. Хәзер традицион милли мәдәният авылларда юк, ул сәхнәгә күчте”, – дип сөйләде Наилә Әлмиева. Семинар милли традицияләрне – сәхнә кануннары белән каршылыкка куймыйча – саклап калу юлларын табарга булышыр, дигән фикер белдерде ул.

Семинарда борынгы киемнәрне реконструкцияләүгә, фольклор коллективларының яңача тегелгән костюмнарына кагылышлы проблемалар да каралды. Казан дәүләт консерваториясе доценты, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының керәшеннәрнең һәм нагайбәкләрнең тарихын өйрәнү бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Лилия Мөхәммәдиева, шул ук институтның этнологик тикшеренүләр бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Светлана Суслова, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк методисты Вероника Михайлованын һәм этник костюмнар модельеры Валентина Максимованың милли костюмнар буенча докладлары тыңланылды.

Людмила Шкляеваның чыгышы керәшеннәрнең баш киемнәренә багышланды. Керәшен этник костюмындагы иң үзенчәлекле элементларның берсе булган баш киеме.  төрледән-төрле, бигрәк тә, хатын-кызларныкы. Людмила Шкляева һәрбер башлыкның үзенчәлекле яклары турында сөйләде. Ул, үз чыгышында,  традицион костюмнар тегүче осталарның хаталарын да искәртте. “Борынгы киемнәргә заманча элементлар өстәүче “осталар” бар. Керәшеннәрнең, башка халыклардан аермалы буларак, борынгы милли костюмнары сакланып калган. Шуңа күрә, нинди дә булса яңа формалар уйлап чыгаруга ихтыяҗ юк. Әлеге сакланган формаларны ярлыландырырга түгел, ә баетырга тырышырга кирәк”, – дип әйтте ул.

Геннадий Макаровның доклады керәшен хатын-кызлары костюмы элементлары һәм бизәкләренең исемнәре турында иде. Чыгышында ул кайбер мәсьәләләргә дә тукталды. “Хәзер охшаш кием элементларын бертөрле атау гадәте бар. Мәсәлән, түшлекне кайдадыр “сакал”, кайдадыр “яка” яки “тамакса” диләр. Һәрбер атаманың үз кыйммәте бар. Шуңа күрә, төрле костюм элементларын, үз төбәкләрендә алар ничек аталса, шулай калдырырга кирәк. Чөнки алар үзләрендә бай мәгълүмат саклый”, - дип сөйләде галим. Баксаң, керәшеннәрнең “эзәр” дигән кием элементларының атамасы борынгы иран теленнән килә икән. Иран, Венгрия белән бәйләнешләрне галимә Наилә Әлмиева да раслады.

Түбән Камадагы 31нче мәктәпнең технология укытучысы Светлана Неустроева һәм география укытучысы Алевтина Даутова җитәкчелегендә, 8 нче класс укучылары керәшен киемен кию тәртибен күрсәттеләр. Моның өчен алар Түбән Камада яшәүче Екатерина Стрелкова белән очрашканнар, анда сакланган борынгы киемнәрдәге һәрбер элементның билгеләнешен, кию тәртибен өйрәнгән. Үз тикшеренүләренең нәтиҗәсен алар видеога төшергәннәр. Керәшен киемнәре тегүче Валентина Максимова кызларның эшләрен югары бәяләде.

Иң соңгы докладны Валентина Максимова сөйләде. Ул керәшеннәрнең традицион костюмнары, кайбер киемнәрнең тегү үзенчәлекләре турында аңлатты. Валентина Петровна керәшеннәрнең күп кенә кием элементлары бүгенге көндә сакланмаганын,  ә кайберләрен тегү техникасы җуелганын әйтте. Мәсәлән, яшь киленнәрнең түгәрәк җаулыкларындагы күпереп торган эре кара бизәкләрне чигү техникасын хәзерге осталар белми.

Традицион костюмнар югалып беткән, дип әйтеп булмый. Кайберәүләр сугылган күлмәкләрне, тәңкәле бизәнү әйберләрен бүген дә сандыкларында кадерләп саклыйлар һәм бәйрәмдә киеп йөриләр. Алар арасында борынгы бизәкле, үзенчәлекле костюмнарны очратырга мөмкин. Ләкин күп очракта бу өске киемнәр – киндер күлмәкләр, алъяпкычлар. Ә менә тамакса, муенҗака кебек бизәнү әйберләрен, башлыкларны табу кыенрак. Киемнәрне музейларда саклый алабыз. Ләкин алар да мәңгелек түгел. Мәсәлән, киндер барлыгы 200 ел саклана икән. Валентина Максимова фикеренчә, киләчәк буын безнең мәдәниятебез турында фольклор костюмнарыбызга карап фикер йөртәчәк. Шуңа күрә бүгенге көндә ансамбльләр өчен традицион костюмнар тегү, аларның өлге-үрнәкләрен саклау һәм киләчәк буынга тапшыру төп бурыч булып тора.

“Туым жондызы” конкурсында еш кына килен башлыклары кигән нәни катнашучыларны күреп була. Валентина Максимова әлеге проблемага да тукталып китте. “Балаларның киемнәре аларга хәрәкәтләнергә комачау итмәскә тиеш. Балалардан кечкенә әбиләр ясамагыз”, –  диде белгеч. Аның фикеренчә, “килешсез кием бәбине – әби, әбине пәри итә”.

Валентина Максимованың мастер-классы бик җанлы булды. Катнашучылар белгечкә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм алып килгән костюмнарын күрсәттеләр. Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән Нина Фадеева 1880 елларда туган әбисенең күлмәген алып килгән иде. Ә Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылыннан Сергей Новиков 1940 еллардан соң тегелгән ирләр күлмәкләрен күрсәтте.

Икенче мастер-классны традицион бизәнү әйберләре ясау остасы Рөстәм Әхмәтов үткәрде. Керәшеннәр үзләренең бизәнү әйберләрендә тәңкәләр кулланган. Чөнки тәңкәләрнең чыңы явыз көчләрне куркыта дип ышанганнар. Рөстәм Әхмәтов фикеренчә, заманча тегелгән костюмнарда әлеге “чың” җитеп бетми. Бу – традицион элементларга игътибар бирелмәвен аңлата.

“Керәшеннәрнең җырлары бик бай. Җырлары кебек үк, бизәнү әйберләре дә катлаулы эшләнелгән булса кирәк. Бу элементларның күбесе сакланмаса да, тулысынча югалмаган”, – дип сөйләде ул. – Металл – җир байлыгы, ә җирнең үз магик чыңы бар. Янәшәдән керәшен кызлары үтеп киткәндә, тамаксадагы тәңкәләре матур итеп чыңларга тиеш. Бу чыңның үз тоны бар, ул “фа-диез” тонында яңгырый”...

Хәзер замана башка. Аның үз модасы, мәдәнияте һәм традицияләре бар. Урамнарда милли киемле слесарьне, шәфкать туташын яки укытучыны очратып булмый. Традицион костюмнар музейда һәм сәхнәдә генә саклана. Бүген безнең алда ул традицияләрне көндәлек кулланышка кертү түгел, ә  саклап калу, торгызу бурычы тора.

“Керәшеннәрнең традицион костюмы” семинарыннан фоторепортаж

“Керәшеннәрнең традицион костюмы” семинарыннан фоторепортаж

Тулырак: http://tuganaylar.ru/photo/kershennrne-traditsion-kostyumy-seminarynnan-fotoreportazh

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: