Туганайлар

“Керәшен дигән калык бар”

Үткән еллар тарихын искә алып кабаттан кайтып тәкъдим ителгән бу язмабыз үз вакытында "Керәшен энциклопедиясе" исеме астында танылган, "Татарика. Энциклопедия" дип аталган, Максим Глухов төзегән әлеге зур хезмәтнең 20 еллыгы уңаеннан һәм авторның үзенә - тарих фәннәре кандидаты, танылган публицист һәм язучы Максим Степанович Глуховка (1937-2003) 80 яшь тулу уңаеннан...

Әлеге китап татар энциклопедиясендә төрле фикерләр тудырды. "Ә, керәшен энциклопедиясе икән ич бу! Керәшеннәрдә октябрь революциясеннән соң булган мәгълүм күтәрелеш кебек, үзләрен татардан аерым бер халык итеп расларга тырышу түгелме бу?"- дип бик кискен бәя бирделәр аңа берәүләр. Икенчеләр авторның гаять зур эзләнү алып баруын, киң мәгълүматлы булуын, керәшеннәрнең танылган шәхесләрен, гореф-гадәтләрен, үзләренә генә хас милли бәйрәмнәрен җентекләп өйрәнүен билгеләп үттеләр. Өченчеләр: "Нигә юкка эчегез поша соң? Әйдә, мондый китаплар да дөньяга чыксын!" -дип битарафлык күрсәтүләрен белдерделәр.

Без автор белән әлеге фикерләргә карата аның үз сүзен ишетергә теләп очраштык.

- Әйе, октябрь революциясеннән соң керәшеннәргә күпмедер дәрәҗәдә мөстәкыйльлек бирү булган. Өлкә һәм өяз советлары каршында керәшен бүлекләре эшләгән, керәшеннәр өчен аерым газеталар басылган, махсус нәшрият булган, китаплар чыгарылган. Моннан тыш керәшен театры һәм педагогия техникумы эшләгән әле,- ди Максим Степанович. - Әмма мин "боларны кабат кайтарырга кирәк" дигән максат куймадым. 1997 елның "Бердәмлек һәм килешү елы" дип игълан ителүен яхшы беләм. Әгәр керәшенне татардан аерып карарга чакырсам, бу Татарстан халыклары татулыгына кизәнү булыр иде. Сүз уңаеннан ике киленем дә татар кызлары икәнен әйтим әле. Безнең гаиләдә "син татар", "син керәшен" дигән сүз кузгалганы юк. Бер-беребезне бик хөрмәт итеп яшибез.

- Шулай да, керәшеннәргә багышлап шундый китап чыгарудан максатыгыз нинди соң?

- Мин, барыннан да элек, керәшен дигән бик үзенчәлекле этник төркем барлыгына игътибарны юнәлдерергә теләдем. Аның теле, гореф-гадәте, йолалары борынгы төркиләрдәге шактый үзенчәлекләрне саклап калган. Керәшен теле гарәпләр йогынтысыннан да саф килеш сакланган.

- Питрәч районындагы Янсуар дигән бик борынгы керәшен авылы мәктәбендә укыганда бер өлкән яшьтәге югары белемле тарих укытучысы безгә: "Килки балык түгел, керәшен калык түгел",- дип, шушы якның сөйләм теле белән әйтергә ярата иде...

- Бу керәшен, гәрчә ул югары белемле укытучы булса да, надан кеше, дияр идем. Мөгаен, үзенең керәшен булып тууына хурланып яшәгәндер әле. Ә ул, барыннан да элек, үз халкының борынгы тарихына күз ташларга тиеш иде.

- Максим Степанович, Сез керәшеннәрнең урыслар тарафыннан чукындыру сәясәте алып бару нәтиҗәсе икәнен бөтенләй танымыйсызмы әллә? Бу ачы хакыйкатьтән качып булмый бит.

- Христианлык безнең бабаларыбызга урысларга караганда да элегрәк таныш булуын әйтим. Ләкин Х гасырда алар әле православный булмыйча, христиан-несторианлыкта торганнар. Бу хакта күп тарихи чыганакларда теркәлгән. Әле яңарак кына аны "Ватаным Татарстан"да күренекле галим-филолог Рифгат Әхмәтьянов та язып чыкты.

Чукындыру процессына килгәндә, Казанны яулап алгач тарихта әлеге традиция белән бәйле бик күп вакыйгалар билгеле. Чукындырылган татар авылларының исемлеге дә бар. К ире мөселманлыкка кайтканнары да ачыкланган. Шулай да бу күренеш массовый характерда булмаган. Көчләп тагылган дин һәм гореф-гадәт озак яши алмый бит ул. Шул ук нәрсәне әнә үз тормышыбызда идеология өлкәсендә дә күрергә мөмкин.

Максим Глуховның хатыны Роза Ивановна улы Вениамин белән

- Керәшен фән һәм сәнгать эшлеклеләреннән: "Безнең ерак бабаларыбыз арасында христиан динендәге төркиләр дә күп булган",- дигән фикерне кистереп әйтү соңгы вакытта аеруча еш яңгырый башлады. Ул Сезнең китапка да кергән...

- Борынгы Хазар каганатында, Кавказ таулары итәгендә һәм Азов диңгезе буйларында зур территорияне алып торган Бөек Болгар дәүләтендә, аннан соңрак Алтын Урдада диннәр иреге булган бит! Әлеге төрки дәүләтләрдә ислам, яһүд, христиан диннәре, шулай ук мәҗүсилек янәшә яшәгән. Шунысы кызыклы, Алтын Урда башкаласы Сарай шәһәрендә беренче мәчетләрне төзеткән Үзбәк ханның (1312-1340 елларда хакимлек итә) мондый Указы билгеле. "Православие чиркәвенең барлык даирәләре һәм монахлар бары тик православие митрополиты хөкеменә генә буйсыналар. Урда хакимнәре һәм кенәз суды аларга кагыла алмый. Православие диненнән көләргә яки чиркәү, монастырь, часовняны мыскылларга батырчылык иткән һәм кешене, урыс яки монгол булуына карамастан, үлем җәзасы көтә!"- диелгән анда. Мондый эчтәлектәге Указны игълан итәргә, үзенең православие диненә карата битараф булмавына, мөгаен, Үзбәк ханның христиан динендәге төрки гаиләдә тууы һәм үсүе дә этәргеч биргәндер.

- Болар бик кызыклы фактлар. Әмма Урта Идел буендагы, Урал төбәгендәге бүгенге керәшеннәр белән ул чордагы христиан төркиләр арасында нинди бәйләнеш бар соң?

- Безнең тюркологлар һәм тарихчылар, борынгы бабаларыбыз Төньяк Кавказдан, Иделнең түбәнге төбәгеннән күтәрелгән, диләр бит. Менә бәйләнеш шунда! Алар Урта Идел буена үзләре белән христианлыкны да алып менгәннәр. Димәк, Казан ханлыгын яулап алганнан соң үткәрелгән көчләп чукындыруга кадәр үк озак еллар элек безнең якларда христиан динендәге төрки халыклар яшәгән булып чыга.

- Сез китабыгызда татарларның килеп чыгышына бәйле "болгар теориясе"нә тагын бәйләнгәнсез. Бу уңайдан кискен тәнкыйть сүзләре ишетүдән курыкмыйсызмы? Үз фикерегезне раслый алырсызмы?

- Мин "болгар теориясе"н уйдырма дип саныйм. Ул фәнни нигезләнгән нәрсә түгел. Һәм үз фикеремне раслау өчен, күпләргә билгеле чыганакларга таянып, китабымда ышанычлы дәлилләр дә китерәм. Шуны да әйтим: күренекле татар галимнәре арасында минем тарафдарларым байтак. Киләчәктә: "Әйе, без Алтын Урда кешеләре булган",- дип күпләр горурланып әйтер әле.

- Энциклопедиягезгә татарның күп кенә күренекле шәхесләрен дә керткәнсез. Аларны сайлап алу принцибы ничек булды?

- Болар - үз иҗатларында халыклар дуслыгына дан җырлаучы язучылар, җырчылар, галимнәр, сәнгать эшлеклеләре, журналистлар... Әгәр "син керәшен", "син урыс" дип чирканып әйтә икән, мин андый кешене, әлбәттә, китабыма кертә алмыйм. Чөнки минем максатым изге - халыклар дуслыгын ныгыту.

- Китабыгыз ахырында бик күп гыйльми чыганаклар күрсәткәнсез. Сез аларның барысы белән дә танышмы?

- Татар халкының килеп чыгышына, аның тарихына карата төпле фикер әйтергә теләгән һәр галим өчен бу танышлык мәҗбүри шарт. Мин Ибн-Фазлан һәм Ибн-Русте, Шиһаб Мәрҗани язмаларыннан башлап, бүгенге көндә үзем бик хөрмәт итә торган татар галимнәре Равил Фәхретдинов, Дамир Исхаков, Марсель Әхмәтҗанов, Фирдәвес Гарипова һәм башкалар хезмәтләре белән якыннан таныш.

Әңгәмәдәш

Нургали БУЛ АТОВ.

Фотолар Глуховлар архивыннан

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: