Туганайлар

Керәшен җанлы подполковник

Керәшен җанлы булу ул нәрсә? Мәйданнарга чыгып, мин керәшен, дип кычкырып йөрүме ул? Керәшеннәр турында дистәләгән исемдәге китап бастырып чыгарумы? Әллә, ипләп кенә, яраткан хезмәтеңне башкарып, тирә-яктагыларның хөрмәтен казанумы? Алабуга шәһәрендә яшәүче ветеран карендәшебез Иван Иванович Трофимов белән аралашкач, бу сорауга җавап табылды кебек. Уй-фикерләре белән эш-гамәлләре туры килгән кеше...

Керәшен җанлы булу ул нәрсә? Мәйданнарга чыгып, мин керәшен, дип кычкырып йөрүме ул? Керәшеннәр турында дистәләгән исемдәге китап бастырып чыгарумы? Әллә, ипләп кенә, яраткан хезмәтеңне башкарып, тирә-яктагыларның хөрмәтен казанумы?

Алабуга шәһәрендә яшәүче ветеран карендәшебез Иван Иванович Трофимов белән аралашкач, бу сорауга җавап табылды кебек. Уй-фикерләре белән эш-гамәлләре туры килгән кеше генә керәшен җанлы була торгандыр. Нәкъ менә Иван Иванович шикеллеләр.

Подполковник Иван Трофимовның күкрәгендәге медальләрен санап чыгу өчен генә дә сәгатьләр кирәк булыр иде. Дистәләгән Мактау кәгазьләре, мактаулы исемнәре тагын. Алабуга шәһәрендә һәр елны уздырыла торган конкурста "Мужчина Елабуги" исемен алучы, "Признание" почет билгесе иясе һәм башкалар, һәм башкалар. Ветеран-активистның үзе белән якыннанрак танышып үтик.

- Иван Иванович, тумышыгыз белән кайсы яклардан Сез?

- Мин Алабуга районы Иске Үтәгән дигән авылдан. Кызганычка каршы, Иске Үтәгән - җир йөзеннән юкка чыккан авыллар исемлегендә инде. Ямьле болыннарында яланаяк чабып йөрүләр, урман аланнарында ауный-ауный җиләк җыюлар, челтерәп аккан чишмәләренең суын уч төбенә җыеп эчүләр - боларның һәммәсе дә хәтергә уелган. 50 ел буена хәрби хезмәт башкарганда, миңа илебезнең кайсы гына төбәкләрендә булырга туры килмәде. Кайда гына яшәсәм дә, үземнең кече Ватанымны - Иске Үтәгән авылын хәтеремнән чыгармадым. Аны илебезнең иң гүзәл почмакларының берсе дип саныйм.

- 50 ел читтә йөргәннән соң, ничек бу якларга кайтасы иттегез? Мәскәү, Санкт-Петербург кебек, кайнап торган шәһәрләрдә яшәгән кешегә Алабуга бик тыныч, провинциаль булып күренмиме?

- Нәкъ менә тыныч, күңелгә газиз булганы өчен, шушы шәһәрне сайладык та инде. Монда мин культпросвет училище, педагогия институтын тәмамладым, шушы шәһәрдә гомерлек мәхәббәтемне - Альбина Анатольевнаны очраттым. Алабуга мине хәрби хезмәткә озатты, хезмәтемнән туктагач, һич икеләнмичә, үз шәһәремә кайттым.

Алабуга, беренче карашка гына, тыныч, провинциаль шәһәр булып күренә. Ә чынында исә, монда тормыш кайнап тора. Менә мин үзем - 77 яшьлек пенсионер, шулай булса да, бер генә көнем дә буш түгел. Бүген мәктәпкә чакыралар, иртәгә ветеран янына барасы, аннан ары - Казанга чыгып китәсе... Менә шулай, берсе икенчесенә бәйләнеп, көннәр, еллар үтә тора. Язын, җәен - бакчада, көзен, кышын - җәмәгать эшләрендә. Алабуга шәһәре ветераннары правлениесенә сайланганнан бирле, гел шулай. Мин анда балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча лекторлык төркемен җитәклим.

- Менә сез ярты гасыр гомерегезне хәрби хезмәткә багышлагансыз. Хәзерге яшьләр - бер елына да риза түгел. Хезмәт итүнең кирәклегенә аларны ничек ышандырырга?

- Алабуга шәһәре яшьләре турында, хәрби хезмәткә барасылары килми, дип әйтмәс идем. Хәрби училищеларга керүчеләр дә шактый. Дөрес, теләүчеләр санына караганда, керүчеләр саны әзрәк. Бу - бүгенге яшьләрнең сәламәтлеге тиешле дәрәҗәдә булмау белән бәйле. Аннары, математика буенча белемнәре йомшаграк. Безнең заманда белем бирү системасы ничек оештырылган иде? Дүртенче класстан башлап, һәр елны имтихан тапшыра идек. Унынчы класска хәтле шулай. Уку йортына кергәндә дә, имтихан белән алалар иде. Бу - белемнәрне тирәннән үзләштерергә стимул бирде. Ә хәзер алай түгел.

Мин үзем мәктәпкәчә яшьтәге балалар алдында да, укучылар, студентлар, призывниклар алдында да чыгышлар ясыйм. Сугыш чорында совет халкы күрсәткән батырлыкларга тукталам. Бездә геройлар искиткеч күп бит. Мисал эзләп әллә кая барасы түгел. Үземнең керәшен икәнемне, ә керәшеннәр арасында геройларның аеруча күп булуын да аерып әйтергә онытмыйм. Керәшенлегең өчен горурлану хисе шулай барлыкка килә бит ул.

- "О времени, о себе, о кряшенах" дигән китабыгыз бар. Китап язарга нәрсә этәрде?

- Әйткәнемчә, мин керәшен авылында тудым. Гап-гади керәшен семьясында үзебезнең йолалар, бәйрәмнәр, традицияләр эчендә кайнап үстем. Пединститутка укырга керергә килгәч, миннән автобиография яздырдылар. "Мин, Трофимов Иван Иванович, керәшен малае, 1939 елда Иске Үтәгән авылында туганмын",- дип язып бирдем.

Икенче көнне имтихан комиссиясендә утырган берәү мине бөтен абитуриентлар каршына бастырып: "Керәшен дигән халык юк. Бары - чукынган татарлар гына бар. Запомни навсегда," - дип, ярты сәгать буена "тәрбияләде". Шул чакта ничек гарьләнгәнемне күрсәгез. Бар бит андый халык, мин бит менә каршыгызда торам - чукынган татар түгел мин, дип кычкырасым килде. Кычкырмадым - кычкырсам - бөтен хыялларымның челпәрәмә киләсен бик яхшы аңлый идем.

Шул вакыттан бирле, керәшеннәр турында нәрсә очратам, барысын да туплый бардым. Хәрби хезмәттә булганда, язарга утырырга вакыт тимәде. Ялга чыккач, бу эшкә ныклап тотындым. 2013 елда беренче китабымны бастырып чыгардым. Аннары, икенче китабымны әзерләдем. Анысына - "Деревенька моя" дигән исем куйдым.

2010 елда, Алабугага торырга кайткач, престол бәйрәме көнне туган авылыбызга - Иске Үтәгәнгә киттек. Без, дүрт брат - Трофимовлар, ташландык авыл, ташландык зират каршысында басып торганда, нинди хисләр кичергәнебезне белсәгез иде. Авылы бөтенләй юк, бары тик зираты гына бар. Аның да коймалары яртылаш авып төшкән, бер өлеше, яндырудан, корымланып калган... Менә шул чакта үз-үзебезгә сүз бирдек: авылыбыз зиратын мондый хәлдә калдырмыйбыз, дидек. Җиң сызганып, эшкә тотындык. Шәһәрдә торучы авылдашлар да кушылды. Кем физик көче белән, кем пенсия акчасыннан өлеш чыгарып, зиратны тотып алдык. Моның белән генә туктыйсы килмәде - шушы авылдан сугышка китеп, башларын чит җирләрдә салган авылдашларыбыз хәтере дә бар бит әле. Аларның да исемнәре сакланырга тиеш. Шулай дип уйлап, батырлар истәлегенә обелиск ясатырга булдык. Анысы да килеп чыкты. Җир йөзеннән юкка чыккан авылда ачылган беренче һәйкәл иде ул. Бездән күреп, башкалар да үз авыллары урынында шундый обелисклар төзи башлады.

Бу бик кирәк эш дип саныйм. Безнең хәзерге тыныч тормышыбыз өчен башларын салган авылдашларның исемнәре онытылырга тиеш түгел. Менә шундый уй белән башланган эш иде ул. Минем китабымда сүз җир йөзеннән юкка чыккан бер Үтәгән авылы турында гына бармый, шундый язмышлы меңләгән авыллар турында да сөйләнә анда. Иң мөһиме - хәзерге яшьләр, киләчәк буыннар үзләренең каян чыкканнарын, әби-бабаларының кем булганнарын белеп үссеннәр - менә шул уй тынгылык бирми.

- Алга таба нинди планнар белән яшисез?

- Мин башлаган эш - бүгенлек я иртәгәлек кенә түгел. Ул - перспектив эш. Алга таба да шул юнәлештә эшләрмен, дип торам. Өченче китабым турында уйланам. Аны родословныйларга багышларга исәплим. Үзен хөрмәт иткән һәр кеше, җиде буынга хәтле булса да, әби-бабаларын белергә тиеш. Минем чыгышым - Тарасовлар һәм Трофимовлар нәселләреннән. Тарасовларны, колхоз төзү елларында, кулаклар, халык дошманнары, дип, тамга салып, Ерак Көнчыгышка озатканнар. Шунда алар мәңгелеккә ятып калганнар. Яшьләребез әнә шул тарихны да белергә тиешләр. Алга таба шундый ялгышлыклар ясалмасын, бөтен кешегә сабак булсын өчен.

- Язмамны кем ул керәшен дип башлаган идем. Иван Ивановичның "О времени, о себе, о кряшенах" дигән китабындагы сүзләр белән тәмамлыйсым килә: "Главное наше предназначение на этой земле - творить добро. Только в этом случае у нас у каждого есть надежда остаться в памяти потомков," - дип яза автор. Бу сүзләр һәрберебезгә кагыла, минемчә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: