Туганайлар

Кемнәр саклар безнең учакны?

5 октябрь - Бөтендөнья укытучылар көне буларак бәйрәм ителде. Питрәч районы, Керәшен Сәрдәсе авылында әлеге бәйрәмгә тагын бер күркәм юбилей, мәктәпнең урта белем бирү мәктәбе булып эшли башлавына 50 ел тулу датасы өстәлде. Хәтерлим мин әле бүгенгедәй... Бер карасаң, 50 ел мәктәп гомере өчен зур дата да түгел кебек. Шулай...

5 октябрь - Бөтендөнья укытучылар көне буларак бәйрәм ителде. Питрәч районы, Керәшен Сәрдәсе авылында әлеге бәйрәмгә тагын бер күркәм юбилей, мәктәпнең урта белем бирү мәктәбе булып эшли башлавына 50 ел тулу датасы өстәлде.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...

Бер карасаң, 50 ел мәктәп гомере өчен зур дата да түгел кебек. Шулай да, уйлый китсәң, әлеге ярты гасыр эчендә ниләр генә булмагандыр. Алты авылны үз эченә алган әлеге мәктәпне тәмамлаучылар арасында кемнәр генә юктыр да, илебезнең кайсы гына почмакларында хезмәт куймый торгандыр алар. Үзем дә мин әлеге мәктәпне тәмамлаучыларның берсе.

Очрашуга бик шатланып һәм нык дулкынланып килдем. Мәктәбемнең һәр бүлмәсе, һәр почмагы минем хәтеремә нинди дә булса бер истәлек булып уелып калган... Менә-менә, дәрес башлануын белдереп кыңгырау шалтырар да, учительскидан култык асларына класс журналларын кыстырып ашыга-ашыга Ольга Леонидовна Михайлова, Николай Петрович Никифоров, Иван Александрович Долговлар килеп чыгар төсле. Ә мин уку бүлмәсендә классташларым белән Укытучымның кергәнен көтеп басып торам... Кемдер соңарып ашыга-кабалана йөгереп керә. Кемдер үзенең дежур икәнен исенә төшереп тиз-тиз кара тактаны сөртергә тотына. Һәрберсе әкренәйтелгән кино лентасындагыдай бер-бер артлы күз алдымнан уза. Нинди кадерле, кире кайтарып булмаслык мизгелләр.

Без, октябрятларны пионерга алу минутлары да әле исемдә. Муеныма кызыл галстукны Тәпән (Топьянова) Нина бәйләгәнен дә хәтерлим. Ул - беренче укытучым - Анастасия Алексеевна Никитинаның безгә кадәр генә башлангычтан укытып чыгарган балаларының берсе, безнең "шефларыбыз". Пионердан комсомолга керү вакыты җиткәч, "алырлар микән?" дип борчыла-борчыла Устав өйрәнүләр. Боларның барысына да шушы мәктәп стеналары шаһит булды. Бер минекенә генә мени?! 50 ел эчендә күпме баланың күңеленә якты истәлекләр булып кереп урнашкандыр мәктәп еллары, укытучылары. Бәйрәмгә чакырылган укытучылар арасында 9-10 нчы сыйныфта класс җитәкчем булган Александр Иванович Федоровны күрәсем килде, Анастасия Алексеевнаны юксындым. Мин аларны сагынам. Кызганыч, икесе дә безнең арада юк инде.

Тарихта калган эзләр

Мәктәп авылда 1860 нчы елларда ачыла. Биредә укытудан тыш, балаларны төрле кул эшләренә өйрәтү түгәрәкләренә катнаштырганнар.

Бөек Ватан сугышы башлангач, ир-егетләр армиягә алына. Мәктәптә Волков Алексей Михайлович җитәкчелек итә башлый. Волкова Мария Владимировна укыта. Бу елларда авылда бары башлангыч мәктәп була. Алексей Михайлович сугышка киткәч, Волкова Мария Владимировна 1941-1955 нче елларда директор булып эшли.

1955-1956 елларда Керәшен Сәрдәсе башлангыч мәктәп директоры булып Ольга Алексеевна Никитина тора.

Аннан соң да күп еллар башлангыч классларга белем биргән Ольга Алексеевна очрашуга да килгән иде. Бәйрәмгә килгән күп укытучыларның үзе укыткан балалар булуын, алар белән горурлануын әйтеп узды. "Булдыра алганча тырышып белем бирергә омтылдык. Мәктәбебез районда алдынгы мәктәп исемлегендә йөрде. Хәзерге яшь укытучылар да бик көчле, бик тырышып хезмәт куялар",- диде өлкән укытучы.

Авылда башлангыч мәктәп 1966 нчы елга кадәр эшли. Ул елларда авыл балалары 5-8 нче классны Чыты (күрше авыл) сигезъеллык мәктәбенә йөреп укый.

1966 нчы елда авыл кешләре һәм "Заря" колхозы (җитәкчесе "Ленин," "Почет билгесе," "Хезмәт Кызыл байрагы" орденнары белән бүләкләнгән Николай Павлович Кулаков) үз исәпләренә мәктәп өчен ике катлы бина төзиләр, уку кирәк-яраклары белән тәэмин итәләр. Шулай итеп, авылда сигезъеллык мәктәп эшли башлый. Директор итеп, Чыты мәктәбендә математика фәнен укытучы Николай Алексеевич Никитин билгеләнә һәм 1985 елга кадәр хезмәт куя. 1967-1968 нче елларда мәктәм урта мәктәп булып теркәлә. Алга таба ике катлы урта мәктәп бинасы, спорт залы төзелә.

Мәктәпкә кагылышлы истәлекләрен сөйләргә сорагач та, Николай Алексеевич мәктәпне ничек итеп җиткергәннәрен, нинди авырлыклар аша үтәргә туры килгәнен бик теләп, бик җентекләп сөйләде. "Мәктәп төзелешендә авыл кешесенең берсе дә читтә калмады. Балалар күп. Салкын, буранлы кышларда, яңгырлы караңгы көзләрдә, язгы ташуларда күрше авылга кадәр 3-4 чакрым ара узулары җиңел түгел. Урта мәктәп безгә бик кирәк иде", - ди "Татарстанның атказанган укытучысы".

Хәзер җирле үзидарә җитәкчесе булып эшләүче Петр Дмитриевич Гавриловка да мәктәпнең нигезен казу "бәхетен" татырга туры килә. "Барыбызга да тигезләп бүлделәр, рәттән басып казыйбыз. Янымда казучы малайларның буйлары кыска, ә мин озын. Тигез генә казып барып булмый. Алар өчен дә тырышырга туры килде", - ди күңеленә кереп калган истәлеге белән уртаклашып.

КФУ доценты, педагогия фәннәре кандидаты, тел галиме Николай Валентинович Максимовны белмәүчеләр аздыр. Николай Валентинович төзегән программа-дәреслекләр бүгенге көндә киң кулланылышта. Алар белән Татарстан Республикасы күләмендә генә түгел, регионнарда һәм Россия мәктәпләрендә укыталар. Николай Валентинович ул авылыбызның, мәктәбебезнең горурлыгы. Аның мәктәп еллары хатирәләре безнең өчен дә бик кызыклы булды.

"Укырга керергә язылырга дип әтиемә ияреп мин дә килдем. Яланаяк, аягым чебекиләп үк беткән. Үз яшьтәшләрем белән бергә алмадылар, чөнки мин ел ахырында туганмын. Балалар күп, бер класска 25 әр бала алалар. Буз укыган ике катлы башлангыч мәктәпнең (хәзерге музей бинасы) авылда укымышлылыклары белән дан тоткан бабаларымның "родовой" йорты булганын мин бик соңлап кына белдем. Ул вакытта моны әйтүче булмады, ярамагандыр.

Мине укыткан укытучыларым күңелгә гел яшь булып кереп урнашканнар".

Мәктәбем - белем учагым

Бу истәлекләр инде - үткән көннәр, тарих. Бүгенгесе белән мәктәпнең хәзерге директоры Николай Васильевич Морозов таныштырып узды.

"Ике-өч ел гына элек капиталь ремонт ясалды. Бөтен уңайлыклары булган якты, җылы бинабызда 13 укытучы 26 балага белем бирә. Мәктәп тарихына күз салсак, шушы еллар эчендә барлыгы 1914 бала укып чыккан. Быелгысы ел исә соңгы чыгарылыш кичәсе булмау белән тарихка кереп калачак".

Әйе, быел, шундый матур ярты гасырлык юбилей елында, мәктәпне тәмамлаучы булмаячак икән. Башлангыч өч класста 9 бала укый. Тугызны бетерүчеләр бишәү буласы...

"Без укытканда бүлмәләр бик салкын була торган иде. Өсләребезгә пальтоларыбызны киеп укыттык. Хәзерге кебек шартлар булсамы?! Рәхәт хәзер, җылы, якты. Укытырга да укытырга гына",- дип соклануын белдерә бу мәктәптә 27 ел укыткан Мария Павловна Киселева.

Кичә гаҗәеп җылы, матур итеп оештырылган иде. Очрашуга килгән өлкән укытучыларның, кунакларның истәлекләре, хәтирәләре бер көлдерде, бер күзләрдән яшь китерде.

Мәктәп яны участогында хәзер дә яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Бу балаларга үзләренә ел әйләнәсе кулланырга җитә икән. Менә шулай, элеккеге гадәтләрне дә саклап, яңаларын да өстәп яши мәктәп. Республикада бердәнбер булган статуслы керәшен музей-йорты эшләп тора биредә. Уку-укыту өчен уңайлыклары бик булса да, балалар саны нык кимегән шул...

Республика керәшен оешмасы исполком җитәкчесе Людмила Даниловна Белоусова билгеләп узганча: "Керәшен Сәрдәсе авылының, аның мәктәбенең Татарстанда үз урыны бар. Бүгенге көндә Сәрдә мәктәбе Питрәч районы керәшен авыллары арасында татар телендә белем бирүче бердәнбер урта мәктәп. Ни аяныч, республикабызның кайбер зур-зур керәшен авылларында укыту рус телендә алып барыла. Авыл мәктәпләренең ябылу, кыскартылу процессларын да күреп, белеп торабыз. Шуңа күрә, Сәрдә мәктәбе - Питрәч төбәгендә үз тарихы, традицияләре булган, керәшен гореф-гадәтләрен, телен саклаучы учак ул".

Әйе, учак бит ул - яктылык, җылылык чыганагы. Белем учагы - мәктәп - авылның яшәвен, дәрәҗәсен күрсәтеп, киләчәген искәртеп торучы да. Тагын күп еллар яшәсен, дөрләсен иде әле Сәрдә авылының учагы. Үз янына җыйсын, җылытсын, яктыртсын иде...

Бәйрәмнән фоторепортаж карагыз.

Евдокия ИВАНОВА,

Казан-Керәшен Сәрдәсе

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: