Туганайлар

Келәтле тарихы – зур байлык

Халыклар дуслыгы йортында зур бәйрәм узды. Туган як төбәген өйрәнү оешмасы җитәкчесе Айдар Хәмзин һәм «Медтехника» Кама аръягы сәүдә-сервис берләшмәсе генераль директоры Геннадий Муллин тарафыннан оештырылган бу чарага Келәтле авылы халкы, шул авылда туып, башка шәһәрләрдә яшәүчеләр, дәрәҗәле кунаклар килгән иде. Чараны Микайлу көнен бәйрәм итүдән башлап җибәрделәр

Ул көн Престол бәйрәме булып санала. Элек-электән, авыл хуҗалыгы эшләре тәмамлану уңаеннан, Микайлу көнен зурлап уздыру гадәткә кергән. Кешеләр бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр, һәр йортта аларны мул табын белән каршы алганнар, токмачлы аш, пироглар һәм койка белән сыйлаганнар. Бәйрәм бер атна дәвам иткән чөнки аннары пост башланган. Әлбәттә, Микайлу көне бигрәк тә авылларда зурлап уздырылган. Халыклар дуслыгы йортында бәйрәм уңаеннан «Сүрәкә», «Балчыклы җиңгиләре» һәм «Серле мәләнчек» ансамбльләре җырлы тамаша әзерләгән.

Борынгы җырулар керәшен халкы күңелен бөтен нечкәлекләре белән ачып бирә. Ата-бабалар башкарган бу көйләр йөрәкләргә үтеп керә. Артистлар бирегә килгән кунакларны биетеп тә алдылар. Фойеда әзерләнгән мул табын янына килеп, сыйлардан авыз иттеләр. Аннары Халыклар дуслыгы йортында урнашкан керәшен милли-мәдәни оешмасының музеен да кереп карадылар.

Кичәнең икенче өлешендә келәтлеләргә «Мәңге җәшә, Келәтле!» китабы тәкъдир ителде. Әлеге басма – озак вакыт эзләнүләр, әңгәмәләр, материал туплау нәтиҗәсе. Аны чыгару теләге белән янып, һәрьяклап ярдәм күрсәткән, матди өлешен үз җилкәсендә күтәргән, тумышы белән Келәтледән булган, авылның алтын баганасы – Геннадий Муллин.

– Күптән уйлап йөреп, тормышка ашырырга теләгән эшне башкарып чыктык. Бу – бик тә сөенечле хәл. Китап язарга «Туган як» газетасында озак еллар дәвамында эшләгән көчле журналист Фирая Моратовага тәкъдим иттем. Безнең Келәтлене һәм Ключ Труда бистәсен аннан да яхшы белгән журналист юк. Авыл тәртибен, кешеләрен ул белә, бергәләп эшләү җиңел булды. Архивтан материал күп кайтты. Без 1725 елга кадәр барып җиттек. Ә бу – зур байлык, – дип, тәэсирләре белән уртаклаша Геннадий Николаевич.

Ата-бабалар исемен белүнең әһәмиятен ул бик яхшы аңлый. Шуңа күрә 10 ел элек унынчы буынга кадәр нәсел агачын ачыклаган. Китапта бабалары турында мәгълүматны табучылар да рәхмәтләрен җиткерә икән. 500 данә белән чыккан басманың берсе дә сатуга куелмаган, аларны Келәтле халкына, китапханәләргә таратканнар. 

«Мәңге җәшә, Келәтле!» китабын тәкъдир итү кичәсен керәшен оешмасының актив әгъзасы, озак еллар дәвамында «Туган як»та эшләгән аның элекке редакторы Виктор Шадрин алып барды. Беренче итеп, ул сүзне туган як төбәген өйрәнү оешмасы җитәкчесе Айдар Хәмзингә тапшырды.

– 1995 елларда Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы булып эшләгәндә мин күп нәрсәгә битараф кала алмадым. Мәсәлән, күп авылда Бөек Ватан сугышчыларына багышланган һәйкәлләр бар, ә Келәтледә юк. Николай Николаевич һәм Геннадий Николаевич Муллиннар белән киңәшләшеп һәйкәл салдырдык. Аннары клублары да юк икән. Анысын да булдырдык. Беренче чара – 8 Март бәйрәме бик зурлап узган иде. Инде халык «кибет юк» дигәч, бер вагон китереп куйдык, – дип хатирәләре белән уртаклашты ул.

Ә бүген Келәтле авылында һәйкәл дә, менә дигән клуб та, күле дә, Питрау бәйрәмнәрен карап утырырлык гүзәл урын да бар. Күптән түгел, Валерий Иванов тырышлыгы белән чишмәсе дә төзекләндерелде. Аны укытып, зурлап ачтылар. Келәтле чишмәсе чиста һәм тәмле суы белән электән дан тота. Бирегә су алырга шәһәрдән килүчеләр да байтак. 

«Мәңге җәшә, Келәтле!» китабында авылга багышлап язылган шигырьләр дә урын алган. Берсе Анастасия Усачева тарафыннан иҗат ителгән. Кичәдә ул аны сөйләде. Әйтерсең, үзе анда туып үскән – һәр сүзендә шулкадәр горурлык, соклану, ярату! Никифор Тукмачевның Келәтле турындагы шигыренә исә Ренат Гайнуллин көй дә язган.

Китапта урын алган фотолар авторлары – Фирая Моратова үзе, шулай ук Илья Шалафаев (басма дизайнеры да ул), Валерий Афанасьев. «Мәңге җәшә, Келәтле!» китабы республика күләмендә дә танылган. Аның турында «Туганайлар» керәшен газетасында язганнар, «Республика. XXI век» журналында мәкалә басылган.

Кичәнең хөрмәтле кунакларының берсе – керәшен оешмасы җитәкчесе Тамара Баһаветдинова. Ул бәйрәмгә килүчеләрне үз итеп: «Арулармы сез, хөрмәтле керәшен кардәшләрем!», – дип сәламләде.

– Керәшен оешмасы эшли башлаганнан бирле Муллиннар, Павловлар, Ивановлар, бердәм булып, зур эшләр башкаралар. Андый асыл затларны бездә «алтын багана» диләр. Ул алтын баганаларның берсе – Геннадий Николаевич. Андый зур эшне башкарып чыга алуы бер дә гаҗәп түгел. Аларның нәселләрендә һәрвакыт җиренә җиткереп эшлиләр, – диде ул.

Тамара Алексеевна Казан кунагына –  тумышы белән Келәтледән булган, Г.Камал академия театрында уйнаган, керәшен йолаларын саклап калуга, үз халкының дәрәҗәсен күтәрүгә зур өлеш керткән Аграфена Васильевага Керәшен медале тапшырды.

– Зурлаганыгыз өчен рәхмәт. Беләсезме, артист кеше китап укыганда башта өстән генә карап чыга. Аннары җентекләп укый. Ә монда язылган һәр сүз күңелгә үк сеңеп барды. Үзем турындагы язмаларны күреп сөендем. Килер көннәребез, туар таңнарыбыз хәерле булсын. Бер табыннарда җыелырга язсын, – дип, теләкләрен җиткерде Аграфена Антоновна.

Бу авылдан чыккан талантлы шәхесләр күп. Мәсәлән, җырчы Лариса Басыйрова. «Сүрәкә» ансамбле артисты Мария Савельева (кыз чакта – Муллина)  әнисе һәм әтисенең кунаклар килгәч җырлаган җыруын башкарды. Афанас авылында яшәүче Лидия Чеботарева да – Келәтле кызы. Ул туганнары белән «Серле мәләнчек» ансамбле оештырган. Сәхнәдәшләре белән әтисе Иваннан откан җыруын башкарды. Ата-бабалардан калган бу җыруларны онытмыйча барлау – тел, милләт җәүһәрләрен саклап калу дигән сүз.

Келәтле безгә шулай ук танылган спортчылар бирде. Людмила Артамонова җиңел атлетика буенча Россия җыелма командасына кертелгән. Екатерина Закирова «Шинник» спорткомплексында җиңел атлетика буенча тренер булып эшли. Ә Сириядәге сугышта катнашкан Евгений Гурьянов исә «Батырлык ордены» белән бүләкләнгән.

Лилия Заһретдинова фотолары

Материал "Туган як" газетасының электрон сайтыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: