Туганайлар

Күңелне үлчәүгә салып булмый

25 июнь көнне Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылының Изге Николай чиркәве унъеллык юбилеен каршылый. Авылдашларны, күршеләрне, керәшен активистларын, ун ел буена чиркәү учагын сүндермичә тоткан прихожаннарны Димитрий әтей бәйрәм келәвенә чакыра.

Элек, үзләренең чиркәүләре булмау сәбәпле, авыл халкы келәүгә күрше Урыс Сәрдәсенә йөргән. 2005 елда чыгышы белән шушы авылныкы булган изге күңелле кеше - Николай Мухин әлеге комплексны - чиркәү белән священник йортын төзеткән. Ун ел элек авылда беренче тапкыр иман йорты үз ишекләрен ача. Вакыт үтә... Зурлыгы, байлыгы, матурлыгы белән тирә-юньгә дан тоткан Керәшен Сәрдәсе авылы да кечерәя, картая бара. Иман йорты ачылуны зарыгып көткән әби-бабайларның да күбесе инде арабызда юктыр. Чиркәү ачылган көнне иң беренче келәүне әле генә семинарияне тәмамлаган Чистай егете Димитрий Сизов уздыра. Отец Димитрийның да Изге Николай чиркәвендә хезмәт итә башлавына быел бер дистә ел. Шушы вакыт эчендә ниләр эшләнелгән? Иман йортлы бул- гач, Керәшен Сәрдәсендә нинди үзгәрешләр күзәтелә? Сүнеп баручы авылда чиркәүнең роле нинди? Бу турыда, унъеллыкка күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә дә ясап, Изге Николай чиркәвенең священнигы, Татарстан Митрополиясенең керәшен духовный миссиясе секторы җитәкчесе Димитрий Сизов белән сөйләштек.

- Отец Димитрий, Сез, Чистай керәшене, ничек итеп бу якларга килеп чыктыгыз?

- Ул вакытта Питрәч керәшеннәре турында ишеткәнем дә юк иде. Безнең Чистай якларында сөйләшү дә, гадәтләр дә башкачарак.

2006 елның кышы, бишенче курсны тәмамлап йөрүем. Казан Тихвин чиркәве священнигы отец Павел Павлов белән Владимир Харитонов мине шушы җирләрне күрсәтергә алып килделәр. Бу урын - керәшен священнигы өчен дип, Митрополия белән алдан ук сөйләшенелгән булган. Ул вакытта минем өчен ике юл бар иде. Берсе - Россиянең берәр борынгы монастырена китү. Икенчесе - Татарстанда керәшен священнигы булу.

Тормышымны приход эшләре белән бәйләргә уйламаган идем. Отец Павел, кирәкле сүзләр табып, күндерде. Кем дә булса керәшеннәрнең дини хокукларын якларга, сакларга тиеш бит инде. Элек-электән үк керәшеннәрнең православиеда калу-калмаулары турында борчу яши. Иске керәшеннәрнең дә күпләп исламга күчү очраклары еш булган. Бу керәшеннәрнең кайсы халык белән янәшә яшәвенә дә бәйле. Этнос югала бара. Катнаш гаиләләр күбәя, халыкта милли үзаң начарлана. Керәшеннәрнең үз мәктәпләре булмау да моңа бер этәргеч булып тора. Татар мәктәпләрендә укыганнар татар үзаңы белән тәрбияләнәләр, урыс мәктәпләрендә укыганнар урыслаша баралар. Керәшен халкы, аның үзаңы, киләчәге - ул минем йөрәк ярам. Керәшенчә чиркәү телендә келәү итү - минем өчен бик җитди нәрсә.

- Ә шулай да, башка юлны сайлап, монастырьга киткән булсагыз, керәшеннәр турында онытыр идегезме? Сайлаган юлыгызны дөрес, дип саныйсызмы?

- Мин дә, бик күпләр кебек, урыслашкан булыр идем. Җиңел булмаса да, керәшен- нәргә багышлаган хезмәт юлым дөрес, дип саныйм. Авырлыкларсыз, каршылыкларсыз гына берни дә бирелми бит. Өлкән яшьтәге дин кешеләре мәңгелек дөньяга күчү турында да уйлана. Аларга да үзләренең миссияләрен тапшырырлык яшь буын әзерләргә кирәк. Арабызда, аз булса да, дәвамчылар күренә. Бүгенге көндә семинариядә ике-өч кеше укый. Бу бик җаваплы эшкә ризалашучылар күп була да алмый. Тормышыңны Аллага багышлар өчен, иң башта Аны яратырга кирәк. Шуннан соң гына, йөрәгең җитеп, бу эшкә тотынырга була.

- Керәшен Сәрдәсендә беренче келәү иткән көнегезне хәтерлисезме?

- 2006 елның 25 июнендә - отец Павел белән Казаннан Сәрдәгә килдек. Минем священниклыкка хиротониядән соң ун көн вакыт кына үткән иде әле. Яңа иман йортында беренче келәүне үзем уздырдым. Кояшлы, матур ял көне иде. Халык та күп җыелды. Келәүдән соң бәйрәм трапезасы булды. Питрау уразасы барса да, мондагы халык, аңлап бетермәгәнгәдерме, өстәлләрне мулдан әзерләгән иде. Мин калдым. Священник йортында бернинди җиһаз, ризык, уңайлыклар юк иде. Бер атнадан соң, авыл җирлегеннән хәлемне белергә килделәр. Башта, шәһәр тормышыннан соң, бер белмәгән авылга ияләшү авыр булды. 2009 елга хәтле Интернет та юк иде, шуңа күрә, алдагы өч елда бары чиркәү тормышы һәм уку белән шөгыльләндем. Моның өчен язмышыма бик рәхмәтлемен. Уйларга, анализларга өйрәндем, сабырлык, акыл тупладым.

- Отец Димитрий, монда алга таба да яшәр идегезме?

- Саулыгым булганда, яшәр идем. Мондагы тыныч тормыш үз эченә алды. Аң-белем белән эшләр өчен яхшы урын. Әйе, приход кечкенә. Кереме дә аз. Чиркәү налогларын җыелган акчадан түлибез. Приход эшләреннән кала, халыкка аң бирү, миссионерлык белән шөгыльләнәм. Кайвакытта шул эшләргә акча җитмәве борчый. Беренче елларда дини китаплар да юк иде. Хәзер, финанс авырлыклары белән булса да, әкренләп китаплар бастырабыз.

- Ун ел вакыт эчендә авылда, халык аңында нинди үзгәрешләр күзәтелә?

- Чиркәү эшендә зур урынны кешенең эчке дөньясы алып тора. Ә күңел ул күренә торган нәрсә түгел, аны үлчәүгә салып булмый. Мин бу авылга килгәндә җазык әйтеп, арынучылар юк диярлек иде. Бүгенге көндә халыкта җылылык сизелә. Зур булмаса да, приходыбыз бар. Көнлек келәүләргә унлап кеше йөри. Бәйрәм келәүләрендә җырлаучылар да бар, халык та күпләп җыела. Бу авылдан гына түгел, якын-тирә җирләрдән дә чумылдыру, кәбен койдыру кебек йолаларны башкарырга керәшеннәр безнең чиркәүгә киләләр. Шулай итеп, Керәшен Сәрдәсендә Христосның барлыгы турындагы миссиябезне үтибез, дип саныйм. Кешеләргә якын булырга тырышабыз, аларның тормыш рәвешләреннән читләшергә теләмибез.

- Атнакөн мәктәбе балаларын нәрсәләр кызыксындыра?

- Атнакөн мәктәбе элек яхшы гына эшләде, уңышлары да күзгә күренә иде. Хәзер Сәрдә мәктәбендә балалар бик аз, ә алдагы чыгарылыш класс укучылары төрле якларга таралыштылар. Дәресләрне чиркәүдә үткәрә идек. Кемнедер яшәү мәгънәсе, дини тормыш кызыксындыра. Кемнедер мораль кагыйдәләре... Барысын туплап әйткәндә, күпләрнең тормыш философиясен аңлыйсы килә. Кайберәүләр, яшьли дингә тартыла башласалар да, ялтыравык тормышка кызыгып, җазык җыя башлыйлар, дингә карата суыналар. Җазык белән дини тормышны бергә күз алдына китереп булмый.

- Соңгы арада бәхәсләр тудырган керәшен балаларына махсус мәктәп ачу идеясе турында да фикерләрегезне әйтеп китегез әле. Керәшен Сәрдәсендә православ мәктәп яки класс оештырып булыр идеме?

- Бу зур эшне мин үзем генә булдыра алмас идем. Шулай да, бу безнең теләк белән генә түгел, ә сәяси ризалык белән башкарылырга тиеш, дип саныйм. Иерархия ризалыгы да кирәк. Каршылыклар юк, чөнки эшне башлап җибәрергә ярдәм итүчеләр дә күренми. Каршылыклар бит нәрсә дә булса эшләгәндә туа.

- Ярдәм, сезнеңчә, нәрсәдә чагылырга тиеш?

- 19 гасырда ни өчен православ миссионерлык киң колач җәйгән булган? Чөнки, беренче чиратта, эшләрлек җирлек булган, икенчедән - моның белән чиркәү, дәүләт, җәмгыять кызыксынган. Миссионерларның эше хуплау тапкан. Хәзер бу мәсьәләгә бөтенләй башкача карыйлар. Бүгенге көндә бушка ярдәм итәрдәй энтузиастлар да юк дәрәҗәсендә.

- Сез ун ел буена дини яктан белем бирү эше белән шөгыльләнәсез. Керәшен балаларына мәктәп ачуны үзегезнең бер максатыгыз итеп санамыйсызмы?

- Яши-яши, бу дөньяда үзеңнең көчең җитәрлек эш белән генә шөгыльләнергә кирәк, дигән уйга килдем. Башкарып чыга алмастайларына барлык энергияңне биреп, иң кирәклесенең үтәлми калуы бар. Бүгенге көндә максатыбызны Татарстанның шәһәр һәм районнарында керәшен чиркәүләре булдыруга юнәлттек. Аннан соң, аларның барысында да приходлар булдырып, халкыбызны тупларга, дини яктан ныгытырга кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: