Туганайлар

Казан губернасы керәшеннәре ышануларында мәҗүсилек күренешләре

"Безнең Мирас" журналының июль санының шактый өлешен керәшеннәргә багышланган материаллар алган. Бу редакциянең керәшеннәр тормышына беренче тапкыр гына кагылуы түгел. Журнал битләреннән укучыларыбыз өчен кызыклы булырлык материаллар таптык. Шуларның берсе - "Казан губернасы керәшеннәре ышануларында мәҗүсилек күренешләре" дип атала. Баксаң, Шүрәле, Тукай әсәрләренә кергәнче үк, Питрәч керәшеннәре арасында яшәгән икән....

Казан керәшен-татар мәктәбе укытучысы Семён Максимовның 1876 елда Казан Император университеты типографиясендә рус телендә басылган "Остатки язычества в современных верованиях крещенных татар Казанской губернии" исемле китабын - мифик затлар турындагы җыентыкны бу өлкәдә иң яхшы һәм тәфсилле хезмәт, дип әйтергә була. Татар халкының академик героена, милли философик категориясенә әверелеп барган Шүрәле, Өй, Абзар, Су, Урман ияләре, Албасты, Пәриләр беренче мәртәбә матбугатта шул китап битләрендә дөнья күргән, булса кирәк.

Кызганычка каршы, китапның авторы, аның тормыш юлы һәм иҗаты турында без бик аз беләбез. Уйлавыбызча, Семён Максимов Лаеш өязе Пановка волостеның (хәзерге Питрәч районы) Кәвәл авылы кешесе булырга тиеш. Ул, Казандагы керәшен школын тәмамлагач, шунда ук учитель булып эшләгән.

Китапның оригиналы белән таныштырган өчен Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Тексттагы кайбер сүзләр керәшеннәрнең сөйләш-диалект үзенчәлекләрен саклап тәрҗемә ителде.

Николай ПЕТРОВ-ТЕКIN

Алла-Бабай. (Тәңре-Бабай)

Алла-Бабай дип, бүген инде сирәк булса да, керәшеннәр Күкне һәм Җирне булдырган Олы затка әйтәләр. Керәшеннәр аны бүген күбесенчә ислам-гарәпчә "Алла" дип атыйлар. Тәңре-Бабай - Алла-Бабай дип әйтү башлыча ислам диненең йогынтысы зур булмаган керәшеннәр, "руслашкан" керәшеннәрдә сакланган. Руслар белән бергә яшәгән урыннардагы керәшеннәрдә иске "Тәңре", "Тәңре-Бабай" атамалары бигрәк нык сакланган. "Алла" дип әйткәнгә алар бик нык үпкәли, хәтерләре кала. Аларда әүвәлге Алла-Бабай турында шул исемнән башка бик аз нәрсә сакланган. Гомуми әйткәндә, керәшен Алла-Бабай исемендә күзгә күренмәгән Алланы һәм үзләренә ислам, христиан диннәреннән кергән барлык ишеткән-белгәннәрен кушып аңлый. Асылда "Тәңре" - борынгы мәҗүсиләрдә Аллага саналган Күк исеме. Христианлыкка кергәннән соң керәшеннәр "Тәңре"дән "Тәре" сүзен ясаган, алар христиан иконаларын шулай исемли. Керәшеннәр телендә "Бабай" карт кешене күздә тота. Шунлыктан, керәшеннәр Алла-Бабайны ак сакаллы карт зат, дип уйлый. Алар аңлавынча, нәкъ менә шул Алла дөньяны, җирне яраткан. Ул барысына да җитешүче, ул булмаган урын юк, аның торган урыны биек күктә санала, исеме дә шуны раслый. Ул барлык кешеләрнең дә гаделлектә, дөрес яшәүләрен тели һәм җазыклылардан тәүбә көтә, тәүбәсезләргә авыр җәзалар юллый. Шуларга өстәп, керәшеннәр әйтүенчә, Алла-Бабай күкне күкрәтә, җиргә яңгыр яудырып үсемлекләрне, игеннәрне уңдыра, җазыклыларның чәчкән игеннәрен боз яудырып кырып бетерә.

Алла-Бабайның күкне ничек күкрәтүе турында керәшеннәр болай сөйли. Шайтанны куркытырга кирәк булганда, ул бик зур арбаларга яхшы юртаклар җигә дә, арбаның түренә утырып, күктә Шайтанны куып йөри, бер кулына дилбегә, икенчесенә озын чыбыркы алып атын куалый; зур арба тиз чабудан күк тетри, безгә күк күкрәве ишетелә. Аның чыбыркысы шартлаудан яшен яшьни, утлар күренә. Башкачарак аңлаулар да бар: Алла-Бабай, үзенең бик зур арбасына арканнар белән күп итеп гер сыман авыр түгәрәк әйберләр бәйләп, күк буйлап чабып йөри. Шунлыктан, арба артына тагылган герләр сикерешеп күкне күкрәтә. Һәрхәлдә, алар аңлавынча, күкне Алла-Бабай күкрәтә. Мондый вакытта алар балаларына: "Әнә, Тәңре-Бабаң җөри!" Яисә: "Тәңре-Бабаң күкрәтә! Ул яңгыр яудыра, сиңа дәү булырга икмәк үстерә", - дип әйтә.

Шуннан аңлашылганча, күк күкрәү вакытында керәшеннәр арулана, күктә йөрүче Алла-Бабай алдында үзләрен тыйнак тотарга тырыша. Балаларына бер урында хәрәкәтсез, тыныч кына утырырга кушалар, өйдән чыгып йөрергә, икмәк ашарга да ярамый. Керәшен гаиләсе белән өстәл артында ашап утырган вакытта күк күкри башласа, ашау-эчү туктатыла, табын җыештырыла. Сөйләшү, көлешү, бигрәк тә сүгенү зур әдәпсезлек санала. Ышанучы керәшеннәр күк күкрәгәндә кач кыла.

Алла-Бабай хөрмәтенә керәшеннәр әле дә төрле корман китерә: көз көне быел туган бәрән яисә каз, үрдәк чала. Кайберәүләр корман урынына тәре алдында шәм яндыра, ярлыларга яңа үскән уңыштан хәер өләшә. Бу - корманнар Алла-Бабайга иген уңышы, йорт хайваны, кош-кортлар үрчүе өчен рәхмәт белдерү рәвеше. Моннан тыш, яз, җәй көннәрендә Алла-Бабай хөрмәтенә яңгыр явуны, игеннәр уңышын теләп башка корман йолалары да уздырыла (сыер, сарык, тавык, балык һәм ботка).

Керәшеннәрнең ышануыннан күренгәнчә, Алла-Бабай Күк Алласы итеп хөрмәтләнә, җир уңдырышлыгы, кеше, мал-туар иминлеге аның карамагында. Күк Алласына өстәп, керәшеннәр тагын берничә түбәнрәк дәрәҗәле җир Аллаларын да беләләр. Алар төрле урында күзәтү алып бара, җирнең төрле урыннарында хакимлек итә. Өй иясе, Абзар иясе, Су иясе, Урман иясе, Шүрәле, Пәри шундыйлардан.

Өй иясе. Ә. Фәсхетдинов рәсеме

Өй иясе

Өй иясе, керәшеннәр ышануынча, үзе торган өйне яклаучы рух. Өй иясе, инде исеменнән дә күренгәнчә, йортта иң олы хуҗа. Олы йорт хуҗасы буларак, Өй иясе, яшь кеше булып, беркайчан да күзгә чалынмыйча олы яшьтәге ир яисә хатын-кыз рәвешендә күренә. Һәр йортның да, һичшиксез, үзенең иясе бар, ул мич башында, мич астында яисә идән астында була. Керәшеннәр әйтүенчә, Өй иясе йортның төрле почмакларында яши, ләкин кайда икәнен төгәл күрсәтмиләр.

Керәшеннәр Өй иясенең йортта тормыш иминлеге өчен кирәк булуына шиксез ышана. Шунлыктан һәр йорт хуҗасы йорт нигезен алыштырганда аны үзе белән алып китәргә тырыша. Бу максатта алар хатыны белән төнлә иске өйгә бара да, зур хөрмәт белән Өй иясен чакырып, аның ияреп килүенә шикләнмичә, яңа өйләренә кайта. Тик юлда кеше очрамаска тиеш. Бу очракта Өй иясе юлдан борылып иске өенә кайтып китә. Ул вакытта, кире барып, Өй иясен зур хөрмәт белән яңадан чакырырга мәҗбүр булалар...

Йорттан берничә гаилә аерылганда Өй ияләре ничек барысына да җитә торгандыр - әйтү бик кыен. Башка чыгучы һәр угыл, әтисе рөхсәте белән, Өй иясен үзенә чакырып алып китә, шул ук вакытта иске йорт та иясез калмый.

Йорт хуҗалары белән шулай яшәп, Өй иясе төрле эшләр башкара: тегә, эрли һ.б. Мин үзем әби-бабайлардан берничә мәртәбә: "Фәлән кеше Өй иясенең эшләгәнен күргән, аның йөргән аяк тавышларын ишеткән, имеш",- дип ишеттем.

(Дәвамы бар.)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: