Туганайлар

Казан губернасы керәшеннәре ышануларында мәҗүсилек күренешләре

"Безнең Мирас" журналының июль санында керәшеннәрнең ышануларына багышлап басылган хезмәтнең дәвамын тәкъдим итәбез. Аны 1876 елда Казан керәшен-татар мәктәбе укытучысы Семен Максимов язып калдырган. Дәвамы. Башы газетабызның 15 (331) санында, шулай ук сайттан да укый аласыз.

Өй иясе

Өй иясенең эшчәндеге төнлә генә мөмкин, көндез аны берәү дә күрми. Әле школада укыган вакытымда мин боларның барысына да ышанып, үзем бер дә күрмәгәнлектән: "Нигә мин бер дә күрмим соң Өй иясен, башкалар күрә, нишләп соң мин күрмим?"- дип уйлый идем. Шулай уйлап, мин бервакыт арыганчы эшләдем дә кичтән иртә ятып йокладым. Бераз йоклаганнан соң уянып киттем дә, нәрсәдер уйлый башлаган идем, кинәт җеп эрләгәндәге орчык тавышын ишеттем... Ничек безнекеләр шулай иртә торып эрли дә башлаган, дип бик аптырадым. Күзләремне ачып карый башлагач, мин тагын да хәйранга калдым, чөнки өйдә ут алынмаган, ә орчык тавышы ишетелә бирә... Орчык тавышы килгән урынга бик озак текәлеп караганнан соң, миңа сәке өстендәге тәрәзә янында кемнеңдер орчык эрләве күренде. Шул өрәктән куркып мин баштан ары бөркәнеп яттым, тиздән йокыга да киттем. Иртәгесен мин өйдәгеләргә төнлә нәрсә күргәнемне сөйләдем. Алар миңа Өй иясен күргәнлегемне әйтте. Шуннан соң мин Өй иясенең барлыгына, аның төннәрен орчык эрләвенә чынлап ышандым. Соңыннан миңа Өй иясе кешеләр эшләгән барлык эшләрне дә эшли, дигәнне ишетергә дә туры килде.

Өй иясенең холкы турында керәшеннәр: ул кешегә усаллык теләми, яхшылык теләп йортка уңыш китерә, диләр. Хуҗаларның сәламәтлеге хакында кайгырта, аларның байлыкларын арттырырга булыша һ.б.

Өй иясенең хөрмәтсезлеккә ачуланып кешегә җәза китерүе дә бар. Өй иясенең үченнән куркып, керәшеннәр аны онытмыйча хөрмәт күрсәтергә тырышалар. Өй иясенә яхшы мөнәсәбәтләрен күрсәтү өчен аның хөрмәтенә ботка пешерәләр, кайберләре каз да суя, йорт җекләренә тимер ватыклары куялар (корыч кыстыралар), чорма өстенә бәләкәй янчыкларга акча салып эләләр. Йортта берәрсе авырып китсә яисә тормыш көйсезләнә башласа, керәшеннәр: "Искә алмаган өчен, аның хөрмәтенә корман уздырмаганга безгә Өй иясе ачуланган",- диләр. Ачулы үчен искәртү өчен керәшеннәр еш кына хатыннарын күремче карчыкка Өй иясенең ниятләрен белергә җибәрәләр. Күремче, боларның Өй иясеннән курыкканнарын аңлап, акча күбрәк алу өчен аларны ялганлап, белгән кеше булып кыланып: "Эйе, эйе, сезгә Өй иясе ачуланган, берәр төрле корман бирергә кирәк",- дип тегеләрне тагын да куркыта. Керәшен хатыны, күремче сүзләренә ышанып, тизрәк корман уздыруны кайгырта башлый. Андый вакытта керәшеннәр күпчелек очракта "җорт урынын уздырыу" корманын бирәләр. Моның өчен керәшеннәр казан тулы борай боткасы пешерә, аны өч яисә дүрт табакка салып эскәтерле өстәлгә куя. Өстәлгә, шулай ук чүмеч белән су (мөмкинлек булса су урынына чүмечкә сыра яисә шәраб салалар), берничә кашык һәм җиз акчалар куялар. Өстәл янындагы тар сәкеләр өстенә киез җәяләр, киез өстенә мендәрләр куялар. Бар да әзерләнеп беткәч, олылар - ирле-хатынлы (ата-ана яисә хатыны белән олы дәдәй) кулларына ботка салган табаклар алып, тәреләр (иконалар) каршына басалар да, нәрсәдер пышылдап, Өй иясенә келәү итәргә тотыналар. Аларның төп келәү уйлары йортның иминлегенә, җәмәгатьләрнең исән-саулыгына юнәлгән. Тәреләр каршында Өй иясенә әйтелгән теләү сүзләренә баш орулар кушыла, ләкин гадәттәге чукынулар юк. Келәү беткәннән соң хуҗалар боткалы табакларны өстәлгә куялар, үзләре идән астына төшеп (түбән өй) бер почмакка тимер кисәге куялар (корыч кыстыралар). Минем уйлавымча, "корыч кыстыру" Өй иясе хөрмәтенә башкарыла, тик мин аның мәгънәсен аңлата алмыйм.

Йорт хуҗалары идән астыннан чыккач, ике табак ботканы, кашыклар салып, сәке астына, Өй иясенә куялар. Өстәлдәге вак җиз акчаларны җыеп кечкенә янчыкка салалар да, чормага меңгереп эләләр. Бу янчыкка берәү дә тими, акчалары да тотылмый. Ел саен янәшә эленгән янчыкларда Өй иясе "кулында" вак җиз акчалардан зур капитал җыела... Чормадан төшкәч, бөтен гаилә, өстәл янына утырып, калган табаклардагы ботканы ашыйлар. Сәке астындагы табакларны икенче көнне иртән алып, боткасын ашыйлар. Еш кына сәке астындагы корман боткасын тычкан-күселәр хуҗалардан алдан ашап өлгерә...

Иркен тормышлырак керәшеннәр, байлыклары тагы да арта башласа, Өй иясе хөрмәтенә, баерга булышканы өчен сарык яисә сыер суялар, ботканы ит белән алыштыралар. Бу эшләр ике-өч елга бер башкарыла. Мал-туар чалу - Өй иясен аеруча хөрмәтләү билгесе. Гадәттә, ботка белән корман китерү һәр ел саен көз көне оештырыла.

Абзар иясе

Керәшеннәр Өй иясеннән башка тагын Абзар иясе дә барлыгын беләләр. Абзар иясе - йорт хайваннарын, мал-туарны яклаучы үзенә башка рух. Ул абзарда яши, абзар хуҗасы булып санала. Аның нинди рәвештә йөргәнен бик төгәл белеп бетермиләр. Байтак бабай-әбиләрдән аның эт сурәтендә йөргәнлеген ишеткәнем бар. "Фәлән кеше Абзар иясенең абзарда атларның ялларын тарап утырганын күргән",- дип сөйләүчеләр дә бар. Абзар иясен күрүчеләр әйтүенчә, атларның ялларын тарап-үреп утырганда ул ут кебек ялтырап, анык сурәтсез булып күренә.

Абзар иясе. Ә.Фәсхетдинов рәсеме

Һәрвакыт абзарда яшәгәнлектән, Абзар иясе күбесенчә үзенең яраткан атлары турында кайгырта, ашарына бетсә, аларга печән сала, ялларын чишмәслек итеп чуалта. Абзарда ике ат булып, аларның берсен Абзар иясе яратмаса, ул төнлә гел ашамлыксыз кала. Кешеләр йоклагач, Абзар иясе аның ашамлыгын алып, үзенең яраткан атына сала. Шулай эшләп ул яраткан атын көрләндерә, ә яратмаганын бөтенләй арыкландырып, йөнтәйтеп бетерә. Шуның өстенә Абзар иясе яратмаган атын газаплап төн буе абзарда куып йөртә, хәтта атланып та чаба. Кайвакытта иртән ат тирләгән булса, хуҗа атымны Абзар иясе яратмый, төнлә абзарда ул атланып йөргән, дип уйлый. Шул сәбәпле, яңа ат сатып алганнан соң керәшеннәр аны яхшы ашатып, көрләнүен күзәтәләр. Әгәр дә, яхшы ашатуга да карамастан, атны Абзар иясе яратмаганлыгын аңлыйлар һәм аны тизрәк сатып җибәрү юлын эзлиләр. Атның арыклыгына башка сәбәпләр эзләп тормыйча, аны саталар.

Беркөн шулай мин күрше керәшенгә кердем. Ишегалдында яхшы гына ат йөри иде. Күршенең улы, минем иптәш, атка карап миңа: "Кара әле, Семён, менә бит бу атны Абзар иясе бик ярата. Әнә, кара ялларын ничек итеп чуалтып бетергән, үзе дә шундый шома, ә без бит аны аерым туйдырмыйбыз",- диде. Мин аңар: "Нишләп инде Абзар иясе аның ялларын чуалтып торсын! Атыгыз каядыр ышкынгандыр, шуннан аның яллары чуалган",- дидем. Иптәшем миңа яңадан: "Юк, аның яллары нигә алай үзенә-үзе чуалсын? Атның куллары юк ич. Менә кара, бүген мин синең алда атның ялларын сүтәм, ә иртәнгә алар тагын чуалган булырлар",- диде. Мин аңар каршы: "Бик шулай булуы бар! Сез бит атыгызның ялларын бервакытта да яхшылап юып-чистартып тарамыйсыз, атыгыз ышкына да аның яллары искечә чуала",- дидем. Мин уйдырмаларга каршы тагын бик күп сүзләр әйттем, ләкин ул миңа ышанмады, үз уенда, атның ялларын Абзар иясе чуалта, дигән ышануында калды.

Керәшеннәр уйлавынча, Абзар иясе дә, Өй иясе кебек, аны онытмаган хуҗаның мал-туарына зыян китерми. Әгәр дә йорт хуҗасы Абзар иясенә хөрмәт күрсәтергә оныта икән, ул хайваннарга төрле зыян китерә: үләт җибәрә, кысыр калдыра һ.б. Абзар иясенең ачуын китермәс өчен керәшеннәр ел саен "Абзар урынын уздыруы" корманын оештыралар.

Бу корман алдан ук тамгалап куелган берьеллык бәрән чалудан тора. Гадәттә, һәр хуҗа Абзар иясенә корманга беришле төсле бәрәнне чала, мәсәлән, караны. Шуннан соң инде хуҗа ел саен кара бәрән чалырга тиеш була - башка төстәге корман бәрәнен Абзар иясе кабул итми. Әгәр дә хуҗаның берәр елда кара бәрәннәре булмый икән, ул елны корман китерелми, каралар туган елга калдырыла.

Абзар иясе хөрмәтенә корман чалуның керәшеннәрдә төгәл билгеләнгән көне юк. Гадәттә, ул көз көне, кыр эшләре беткәч, түбәндәгечә башкарыла: кояш баеп, караңгы төшкәч, тамгалап куелган бәрәнне абзарга кертеп, дүрт аягын бергә бәйлиләр дә чалалар. Чалучы йортта иң олы кеше булырга һәм ул башына бүрек кияргә тиеш. Чалынган малның эчке әгъзаларын шунда ук абзарга күмәләр, итен пешерергә өйгә алып керәләр. Йорттагы иң олы хатын-кыз бу итне төн уртасы җиткәнче пешереп өлгертергә тырыша. Төн урталары җиткәч, пешкән ит казаннан табакка салына. Йорт хуҗасы белән хатыны табакны кулларына тотып абзарга чыгалар да билгеләнгән җирдә Абзар иясенә мал-туарлар файдасына келәү итәләр. Келәүдән соң йорт хуҗалары корман итен күтәреп өйгә керәләр, барысы да өстәл артына утырып корман итен ашый. Бу итне шул төнне ашап бетерү тиеш. Корман бирүче йорт хуҗасының гаиләсе аз булса, ул вакытта чалынган бәрәнне пешерергә салгынчы буйга - башыннан койрыккача урталай кисеп казанга салалар, икенче яртысын калдыралар. Керәшеннәр уйлавынча, бәрәннең пешерелгән яртысы бөтен бәрәнне алмаштыра. Бәрәннән калган сөякне хуҗалар, корман ашыннан соң, шунда ук абзарга алып чыгып, чалынган бәрәннең эчке әгъзалары янына күмәләр.

Абзар иясенә корман багышланган көнне керәшеннәр өйләренә чит кешене кертмиләр, ишегалдына да уздырмыйлар. Бу көнне килгән кунакларга алар: "Бүген без сине каршы ала алмыйбыз, иртәгә килерсең",- диләр. Килгән кунак борылып китә.

(Ахыры бар.)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: