Туганайлар

Казан - Чиләбе арасы, Урал кичеп барасы...

Казан белән Чиләбе арасын унбиш сәгать вакыт аерып торса да, анда яшәүче карендәшләребез - нагайбәкләр белән безне бәйләүче җепләр соңгы елларда ныгыды гына. Ике якта да фәнни конференцияләр, экспедицияләр, очрашулар, төрле мәдәни чаралар еш булып тора. Ара ераклыгыннан курыкмый, бер-беребезгә кунакка йөрешәбез, мөһим мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәбез. Күптән түгел беренче...

Казан белән Чиләбе арасын унбиш сәгать вакыт аерып торса да, анда яшәүче карендәшләребез - нагайбәкләр белән безне бәйләүче җепләр соңгы елларда ныгыды гына. Ике якта да фәнни конференцияләр, экспедицияләр, очрашулар, төрле мәдәни чаралар еш булып тора. Ара ераклыгыннан курыкмый, бер-беребезгә кунакка йөрешәбез, мөһим мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәбез. Күптән түгел беренче керәшен священнигы, Казан татар-керәшен мәктәбе җитәкчесе Василий Тимофеевның тууына 180 ел уңаеннан, Казанда уздырылган юбилей чараларына Нагайбак районыннан зур делегация каршы алган идек. Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, чираттагы чаралар Чиләбе өлкәсендә узды.

Галимнәр берләште

24 - 26 нчы сентябрь көннәрендә Чиләбе шәһәренең туган якны өйрәнү дәүләт музеенда нагайбакларга казак сословиесы бирелүгә 280 ел тулуны искә алып, "Нагайбәкләрнең тарихы һәм мәдәнияте" дип исемләнгән бөтенроссия фәнни конференция узды. Чарада Татарстаннан катнашкан авторитетлы делегация составында тарих фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының керәшеннәрне һәм нагайбәкләрне өйрәнү Үзәге җитәкчесе Радик Исхаков, үзәкнең фәнни хезмәткәрләре Геннадий Макаров, Лилия Мөхәмәдиева, Рөстәм Әминов, Татарстан милли музее фәнни хезмәткәре Наил Халиков һәм республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы исполком җитәкчесе Людмила Белоусова бар иде. Конференциядә Чиләбе өлкәсеннән Гаяз Самигулов, Ирек Атнагулов, Андрей Рыбалко кебек танылган тарихчы-галимнәр һәм этнологлар да катнашты. Мәскәү, Екатеринбург шәһәрләреннән дә керәшеннәрне өйрәнүче яшь галимнәр килгән иде.

Конференцияне Көньяк Урал дәүләт университеты белән Россия этнолог һәм антропологлар Ассоциациянең Чиләбе бүлеге, Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының керәшеннәрне һәм нагайбәкләрне өйрәнү Үзәге һәм Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы оештырды. Башлап йөрүче, тарих фәннәре кандидаты, Көньяк Урал дәүләт университетының өлкән фәнни хезмәткәре Гаяз Сәмигулов әлеге чараның зур әһәмиятен билгеләп үтте.

- Оештыру эшләре белән йөргәндә, нагайбәкләрнең тарихы һәм мәдәнияте белән бик күпләр кызыксынуын аңладым. Конференциягә фәнни хезмәтләре белән таныштырырга килгән галимнәрнең күплеге һәм катнашучыларның киң географиясе моны тагын бер тапкыр исбатлый, - диде ул.

Конференция барышында Татарстан, Чиләбе, Магнитогорск, Мәскәү, Екатеринбург галимнәре нагайбәкләрнең тарихына һәм мәдәниятенә багышланган фәнни хезмәтләре белән таныштырдылар, үзара фикер алыштылар. Зур игътибарны нагайбәкләрнең үзенчәлекле этник мәдәниятен анализлауга бирделәр. Һәрбер доклад катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Алар арасында тарих фәннәре кандидатлары Ирек Атнагуловның "2014-2015 еллардагы экспедиция материаллары буенча нагайбәкләрнең үзаңы" һәм Андрей Рыбалконың "Чиләбе өлкәсенең этник картасында нагайбәкләр" дип исемләнгән хезмәтләре, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаровның нагайбәкләр белән гагаузларның традицион бәйрәм йолаларындагы охшашлыкларны күрсәтүе, Чиләбе дәүләт туган якны өйрәнү музееның этнографик программалар секторы җитәкчесе Ольга Новикованың нагайбәк халкы киемнәренең һәрбер элементы турында җентекләп сөйләвен тыңлау, аеруча кызыклы булды.

Эш барышында галимнәр бер-берсенең хезмәтләрендә бәйләнеш нокталары таптылар. Моңа кадәр аерым эшләгән Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан галимнәре беренче тапкыр берләшеп, киләчәктә тыгыз элемтәдә торып, нәтиҗәле эш алып барырга килештеләр. Инде конференция нәтиҗәләре буенча, докладлар һәм материаллар урын алган "Кряшенское историческое обозрение" дип исемләнгән фәнни журнал да дөнья күрде. Җыентык тарихчыларга, этнологларга, мәдәният һәм сәнгать белгечләренә, шулай ук нагайбәкләрнең тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынучы һәрбер кешегә менә дигән кулланма.

Музейда нагайбәк халкына багышланган бай күргәзмә дә оештырылган иде. Конференциядә катнашучылар нагайбәкләрнең милли киемнәрен, көнкүреш хезмәт коралларын, бүгенге көндә дә бер карышусыз эшләүче туку станокларын үз куллары белән тотып карый алдылар. Моңа өстәп, Чиләбе өлкәсе музеенда борынгы экспонатлар белән танышып, инде тарихка кереп баручы, 2013 елның февралендә Чибәркүлгә төшкән метеоритны да күрдек.

Нагайбәкләр иле - асыл җир икән

25 сентябрь көнне, Чиләбедә узган конференция кысаларында, Татарстан галимнәреннән һәм җәмәгать эшлеклеләреннән торган делегация нагайбәклар күпләп яшәүче Нагайбак районына юл тотты. Сәяхәтебез Кассель (Кили) авылыннан башланды. "Ностальгия" ансамбле авылның этнографик музее каршында безне ипи-тоз белән каршы алды.

"...Арумысыз туганайлар, нихәлләрдә килдегез?

Арулыкны сораучылар, без - Килиләр булырбыз...",-

диеп җырлашып, кочаклашып, сөенешеп күрештеләр. Экспонатларга бай музейлары белән танышканнан соң, сый-хөрмәттән сыгылып торган өстәлгә чакырдылар. Музейларында ягылган пичтән яңа пешеп чыккан каз боткасы, көлчә, пәрәмәч белән сыйладылар. Боткасының тәме әле дә авызымда! Чияле майларын татып карасагыз... Телегезне йотасыз! Укучылар белән дәресләрне дә, төрле мәдәни кичәләрне дә, кич утыруларны да чын казак-нагайбәк йортында урнашкан, искечә җиһазланган музейда уздыралар икән алар. Бездә дә шушындый музейлар оештырырга кирәк, дигән уйлар йөгерде күңелемдә.

Аннан соң делегация Остроленко (Сарашлы) авылы мәдәният йортында конференциянең күчмә утырышын уздырды. Биредә нагайбәкләр тарихын өйрәнүче галимнәр җыелган халыкны кызыклы фәнни чыгышлар белән таныштырды. Һәрбер чыгыш "Уян, нагайбәк! Кадереңне бел, үзенчәлекле бай мирасыңны сакла!" дигән сүзләр белән тәмамланды, дисәм дә ялгышмам. Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы исполком җитәкчесе Людмила Белоусова сентябрь аенда Казанда нагайбәкләргә багышланып ачылган күргәзмә турында да сөйләде. Аның нәтиҗәсе буларак чыгарылган альбомнарны бүләк итеп тапшырды.

- Татарстанда нагайбәкләрне яраталар, алар белән кызыксыналар. Сезне һәрвакыт үзебезнең мәдәни чараларда, фестивальләрдә көтеп алабыз. Уникаль булуыгыз белән, һәрвакыт призлы, югары урыннар яулап китәсез. Ләкин җыр-бию белән генә алга таба яшәп булмаганын барыбыз да яхшы аңлый. Тарих, фән, сәнгатьне дә онытмаска кирәк. Соңгы вакыйгалардан соң, нагайбәкләр Татарстанда бер баскычка югарырак күтәрелделәр. Әлбәттә, керәшеннәр белән берлектә, чөнки безнең тарих - уртак! - диде Людмила Даниловна.

Остроленколылар кунакларга авылның иң яхшы коллективларының чыгышын тәкъдим итте. Янгыннан соң инде шактый экспонатлар тупларга өлгергән музейлары, китапханәләре белән таныштырдылар, такмаклый-такмаклый җырлап сыйладылар. Рәхәт, иркен, өйдәгечә җылы монда. Мәдәният йортларына бер дигән капиталь ремонт ясаганнар. Янәшәдә генә чиркәү дә күтәрелеп килә. Шулай бер көйгә яшәп ята карендәшләребез.

Ерактагы якын кешеләребезнең гомер иткән җирләренә беренче тапкыр аяк басканга, бераз дулкынлану хисләре дә тойдым. Карендәшләр белән бәйле бер генә очкан кошны да, үсеп утыруы бер генә агач-куакларны да күрми калмыйм дип, тәрәзәдән күземне дә алмый барам. Җырларда җырланучы Гөмбәй елгасын да узып киттек. Бездәге катнаш урманнарны монда очсыз-кырыйсыз далалар алмаштыра. Әнә кояш та бик еракка китеп, җылы нурлары белән алтын көзгә тагы да ямь өстәп, экерен генә байып бара... Шулай итеп, күңел сандыгына тагын бер онытылмас мизгел өстәлә...

Шомартасы асылташ

Кичен безне Троицки шәһәре каршы алды. Конференция программасы кысаларында оештырылган бу экскурсия - конференция координаторы Гаяз Сәмигуловтан казанлыларга бүләк булды. Троицки - татар халкы тормышында аерым урын алып торучы шәһәр. Габдулла Тукай да еш булган монда. Заманында Бөек Ефәк юлы да нәкъ Троицки аша узган.

Безне монда чыгышы белән Мамадыш керәшене булган эшмәкәр Виктор Окунев (Тябин) туганнарча каршы алып, кунак итте. Казаннан 1000 чакрым еракта - Уел елгасы буенда урнашкан Троицкида карендәшебезне очрату - безнең өчен көтелмәгән хәл һәм чиксез зур шатлык булды. Күңелемдә Ходай безне дөрес юлда, яхшы кешеләр белән йөртәдер, дигән уй сызылып үтте. Кайчандыр аның әти-әнисе шушында урнашып калып, яңа тормыш башлаган. Безне кабул иткән шәхси гостиницасы, кафесы, медицина үзәге булган карендәшебез җәмәгать эшләрендә дә зур активлык күрсәтә икән.

Иртәгесе көнне галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре борынгы урыннарга, храмнарга, туган якны өйрәнү музеена сәяхәт кылдылар. Гәҗәеп җирләр! Урамнарыннан узганда үзебезнең Алабуга шәһәре күз алдына килә. Шунысы күңелсез - Чиләбе өлкәсенең "асылташы" булган Торицки шәһәре бүген ялтырамый... Курчак шәһәре булырлык кала Уел елгасы буенда тирән уйга калган. Зур тарихлы борынгы биналар, урамнар ташландык хәлдә диярлек. Барысына да төзекләндерү кирәк. Эх, шомартып һәм ялтыратып, бар дөньяга күрсәтәсе иде бу асылташны!.. Гаяз Сәмигулов белән Виктор Окунев та шушы хыял белән янып йөри икән. Аларның инде берничә уртак проектлары да бар.

Якташыбызга нагайбәкләр белән керәшеннәр тарихына, мәдәниятенә багышланган берничә китап бүләк иттек. Ул шундук аларны карап чыгып, "Әниемдә боларның барысы да бар иде. Балачакка кайтып килгәндәй булдым", - дип, хәтирәләре белән бүлеште. Карендәшебез Казанны, Мамадыш якларын күрү хыялы белән дә яши икән. Кунакка чакырдык үзен. "Туган якларыма әлегә сәлам әйтә торыгыз", дип, безне ерак юлга хәстәрләде, артыбыздан кул болгап, озатып калды. Күрешкәнчегә кадәр, Виктор Петрович!

Таулардан биек бары таулар

Уңышлы узган конференция, карендәшләребез белән җылы очрашуга чиксез шатланып, кайтыр юлга кузгалдык. Сокланып, горур Урал тауларын кичәбез. Ерактан ук калкып чыгып, безгә әле берсе, әле икенчесе сәлам биреп кала... Сүзләр белән генә аңлатып бетермәслек бу матурлыкны беренче тапкыр күрүем. Мәһабәт агачлы урманнарга көзге муллык төсе сеңгән. Алар күзләрне иркәли. Инде ничә тапкыр тау юлларыннан узган, һәрбер борылышны хәтерләгән юлдашларым "монда һәрвакыт гаҗәеп матур" диләр. Бу сүзләргә бер шигем юк.

Тауларга бер менәбез, без төшәбез... Уйларыма чумып барам. Өскә менүләре ай-хай да авыр, ә түбән төшүләре бигрәк җиңел. Инде ничә еллардан соң, нагайбәкләрне күтәрдек, дөньяга таныттык, дип әйтә алабыз. Инде моннан соң да, Татарстаннан килеп "селкеткәннәрен" көтеп ятмасыннар, үзләре дә җиң сызганып эшләсеннәр иде, дигән теләк белдерәсе килә. Үзебезнең Татарстан керәшеннәренә дә ихтибарыбызны арттырып, эшлисе эшләр шактый әле. Кул тотышып, үрләргә бергә меник!

Казан - Чиләбе - Нагайбак районы - Троицки - Казан

Фоторепортажлар карагыз:

 

Чиләбедә нагайбәкләргә багышланган конференция узды

 

Нагайбәкләрдә кунакта

 

Шомартасы асылташ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: