Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшләребез маскировка челтәрләре үрәләр

Карендәшләребез арасында махсус хәрби операциядәгеләр өчен маскировка челтәрләре үрүне туктатмыйлар.

Бакалы районының Умирово авылыннан бер төркем волонтерлар маскировка челтәрләре үреп , үз җылылыкларын һәм кайгыртуларын кертүне дәвам итәләр.

“Аларны ясау технологиясе шактый күп вакыт, игътибарлылык, тырышлык, схемаларны аңлау сәләтен таләп итә, әмма безнең осталар инде бик җитезләр һәм 2 көн эчендә 3 маскировка челтәре үрделәр”, – дип хәбәр итте Умирово авылыннан Ирина Маркова.

Марий Элда яшәүче  Дружино, Малые-Нослы авылларының да  битараф булмаган халкы махсус хәрби операциядәгеләр өчен, хәрби техниканы һәм башка объектларны маскировкалау өчен киң кулланыла торган маскировка челтәрләре үрә. Алар аңлыйлар – хәтта шундый гади нәрсә дә кемнеңдер гомерен саклап кала ала.

“Көчләрен дә, вакытларын да кызганмыйча, челтәрләр ясарга килгән һәркемгә рәхмәт.

Без егетләрнең кулларыбызның җылысын һәм игелеген тоюларын һәм аларның барысы да исән һәм сәламәт булуын бик телибез! Солдатларга ярдәм итеп, без Җиңүне якынайтабыз”,– дип яздылар Дружино авылы мәдәният йортыннан.

Фотолар: Умирово, Дружино авыллары мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев