Туганайлар

Каләм очында - сагыш

Алты миләш Никифор ТУКМАЧЕВ Дөнья мәшәкатен ташлап, Бер кайтып, җаен табып, Алты миләш утыртырга Йөримен, хыялланып. Зур авылның кайгысы зур, Сугышка киткән ирләр. Алты гына малай идек Без - кырык беренчеләр. Дүртебез үсте әтисез, Икебезнең - инвалид... Кайгы өсләренә кайгы - Бер килсә ул, килә бит. Санадым әллә ничә мин,...

Алты миләш
Никифор ТУКМАЧЕВ

Дөнья мәшәкатен ташлап,
Бер кайтып, җаен табып,
Алты миләш утыртырга
Йөримен, хыялланып.
Зур авылның кайгысы зур,
Сугышка киткән ирләр.
Алты гына малай идек
Без - кырык беренчеләр.
Дүртебез үсте әтисез,
Икебезнең - инвалид...
Кайгы өсләренә кайгы -
Бер килсә ул, килә бит.
Санадым әллә ничә мин,
Барладым - әллә ничә,
Биш яшьтәшем дөнья куйган
Оныклар да күрмичә.
Алты миләш очратсагыз,
Авылым якларында,
Без ул - кырык икенчеләр
Җиде юл чатларында.

Куеп иңне иңгә
Егор УТКИН

Салкын окопларда әткәйләрнең
Без канында, хыялында булдык.
Алар белән бергә яраландык,
Ятып калдык, бураннарда туңдык.
Ə дөньяга бераз соңлабрак,
Давыл тынгач тудык.
Без дөньяга килдек давыл тынгач,
Яшәр өчен көлеп, яшәр өчен янып.
Якты көнебезне, якты илебезне
Бар бит торучылар мушкаларга алып.
Дары исе безгә туганда ук сеңгән,
Тик без төзүчеләр,
Сугыш безгә нигә?
Ләкин Ватан дәшсә, миллион Матросовлар,
Газинурлар басар куеп иңне иңгә.

Күкләр аяз булсын
Софья МОРОЗОВА

41 нең июнь иртәсендә
Əтиләрне яуга алдылар.
Ə әниләр, өйдән озатканда,
Сабыйларын кочып калдылар.
Сугыш чоры, авырлыклар чоры,
Тылдагылар ярдәм иттеләр.
Төннәрендә оекбашлар бәйләп,
Фронтларга бүләк иттеләр.
Ул көннәрдә халык бердәм булды,
Бөтен кеше бердәй тырышты.
Шуңа күрә илем җиңеп чыкты
Күпме афәт биргән сугышны.
Яудагылар арсландай булды,
Берлинны да камап алдылар,
Тик күпләре кире кайталмады -
Еракларда ятып калдылар.
Безнең әтиләр дә кайталмады,
Моңсу туды шуңа иртәләр.
Һәр адымда кайгы сагалады,
Без күрмәдек назлау, иркәләү.
Чабаталар иде аякларда,
Туфли барлыгын да белмәдек.
Əтиләрдән калган бишмәт кидек,
Матур күлмәкләр дә күрмәдек.
Атлар булмаганга, үгез җигеп,
Хатын-кызлар иген үстерде.
Станокка басты, урман кисте,
Уңай якка җилен истерде.
Хәзер инде тормыш матурланды,
Пешерәбез ипи бодайдан.
Күгебез аяз, илебез тыныч булсын,
Шуны телик инде Ходайдан!

Әтиләр кайта сугыштан
Ульяна КАПИТОНОВА

Əтиләр кайта сугыштан
Дүрт ел гомер уздырып,
Кайта алар фашистларның
Ояларын туздырып.
Өч-дүрт малай бергәләшеп
Җыелганнар бер чатка.
Əтиләрен бик көтәләр,
Сөйләшәләр шул хакта.
Берсе әйтә: "Минем әти,
Кайтып килә ди, имеш,
Күкрәгендә медальләре,
Гел алтын да, гел көмеш".
Икенчесе алга баса,
"Минем әти, вәт әти.
Аның кигән киеме дә,
Фуражкасы да тәти.
Фуражкасында да йолдыз,
Погонында да йолдыз.
Кайтып җитәр минем әти
Йолдызлар белән балкып.
Без алырдай булдык аны
Тыныбыз белән тартып".
Өченчесе алга баса,
Калышмый тегеләрдән:
"Минем әти дә, кайтам дип
Телеграмма җибәргән.
Без әтинең кайтуына
Ике каз симертәбез.
Без әтине, таң атуын
Көткән кебек, көтәбез".
... Эх, әтиләр, әтиләр!
Кайтмады шул әтиләр,
Бик аз кайтты әтиләр.
Əтиләрне көтә-көтә,
Зарыгыплар бетә-бетә,
Сиксән яшне үтә-үтә,
Туксан яшькә җитә-җитә,
Үлеп китте әниләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: