Туганайлар

Изге урыннарны кадерсезләмик

Безнең Сәвәләй авылында изге урыннар шактый. Шуларның берсе - Ваныйлар коесы. Ул коега бәйле хәлләрне "Туганайлар"ның укучыларына да сөйлисем килә. Гыйбрәт булсын, башкалар андый ялгышлыклар эшләмәсен, дип.

Бу коены 1800 елның азагында бертуган братлар - Алексей, Сергей, Семен Бутяевлар казыган. Мин белә башлаганнан бирле, шул кое буенда, яңгырлар яусын, игеннәр мул булып уңсын, дип, Боламык пешерәләр.

Сугыш чорларында әлеге коеның бурасы череп төште, баганасы белән сиртмәсе дә ташландык хәлгә килде. Сугыштан соң Әнтип Микайласы - Михаил Бутяев, бу урын саклансын дип, юан тимер багана утыртып куйды. Заманалар чуалып, "яхшылык" белән "яманлык"ның ни икәнен белми торган кешеләр килеп, әлеге багананы казып алып, металлоломга илтеп тапшырганнар. Ни кызганыч. Шулай да кое урыны тәмам югалмады. Сәвәләй әбиләре, Боламык традициясен әлегә кадәр саклыйлар. Тик инде боламыкны өйдә пешереп, бу урынга күтәреп кенә киләләр. Шунда иман укыла, чәчкән иген басуына ботка чыгарып күмелә. Аннан инде калган өлеше килгән кешеләрнең табакларына бүленә. Ваныйлар коесының бурасы булмаса да, бу урынның изге икәнлеген белмәгән кеше юк Сәвәләйдә.

Мария түти үзе төзегән картадан Ваныйла коесы урынын күрсәтә

Тик менә бер елны бу урынны кадерсезләргә кемнәрнеңдер йөрәкләре җиткән - шашлык пешереп, музыка акыртып бәйрәм итәргә булганнар.

Димий Илҗәсенең - Петров Ильяның оныклары Әлмәттәге күршеләрен табигать кочагында "гулять итәргә" алып кайта. Урау-урау юллар белән менеп, машиналарын Урта Тау маңгаенда туктаталар. Үзләре, ярдан аска төшеп, Боламык пешерә торган урында ут тергезеп, шашлыкка урын көйлиләр. Бөтен Югары Очны яңгыратып, музыка акыра. Бу хәлне белеп, күпләр сискәнеп куя: Боламык урынында әле берәүнең дә күңел ачарга җыелганы булмый...

Гулять итеп, ашап-эчеп туйгач, машина янына менәләр. Кунак хатын рульгә утыра. Борылыйм, дигәндә, үз баласын үзе таптата. 10-11 яшьлек малайның гомере, шулай, фаҗигале рәвештә өзелә.

Әллә ялгышлар, әллә язмышлар йөртә адәм балаларын дөрес булмаган юлларда. Бөтен нәрсәне дә язмышка гына да сылтап калдырып булмый. Нәрсә яхшы, нәрсә яман икәнен һәркем аера белергә тиешле. Авылдашларга да, бөтен карендәшләргә дә: шәфкатьле, миһербанлы булыйк, изге урыннарны кадерсезләмик, әби-бабайлардан килгән йолаларыбызны онытмыйк, дип әйтәсе килә. Шуларны истә тотсак, бездән әйбәт халык булмас. Халык тәрбиясе ул иң зур көчкә ия.

Пенсионер Мария Чукрашева, Сәвәләй - Чаллы

Редакциядән. Мария түти - Сәвәләй авылы тарихын бөртекләп җыючы.Һәр йортны, изге урыннарны күрсәтеп, үзе авыл картасын төзегән. Авыл кешеләре, колхоз тормышы, географик урын атамалары белән бәйле хәлләрне сәгатьләр буена сөйли ала ул. Кыскасы - Мария түти - Сәвәләй энциклопедиясе

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: