Туганайлар

Изге Николай чиркәве юбилей келәвенә чакыра

Иртәгә, 25 июнь көнне Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылының Изге Николай чиркәве унъеллык юбилеен үткәрә.

Авылдашларны, күршеләрне, керәшен активистларын, ун ел буена чиркәү учагын сүндермичә тоткан прихожаннарны Димитрий әтей 8.00 сәгатьтә бәйрәм келәвенә чакыра.

Бәйрәмгә Казаннан "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле дә киләчәк.

Унъеллыкка күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә дә ясап, Изге Николай чиркәвенең священнигы, Татарстан Митрополиясенең керәшен духовный миссиясе секторы җитәкчесе Димитрий Сизов белән сөйләштек.

Интервью: Күңелне үлчәүгә салып булмый

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: