Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иваново шәһәреннән Мария Семеновна: «Сөенәм мирасыбызны сакларга тырышучы кешеләребез булганга»

Мария Максимова Алексеевск районының Кр. Баран авылында туып-үскән.

Читтә яшәсәләр дә, күңелләре белән гел  үз туган җирләрендә  булганнар бик күп. «Ямьле булса да торган җир, сагындыра туган җир» дип юкка әйтелми.

«Сигез шушы авылда китапханәче булып эшләдем. Тормыш юлым Иваново шәһәренә алып китте. Авыл белән Иваново арасы 800 километр. Хәзер шушы шәһәрдә 42 ел яшибез. Миңа 74 яшь. Шулкадәр үз ягыбыз, авылыбыз күңелгә якын. Безнең авылдай матур җир беркая да юк, диярсең. Үз йола-гадәтләбезне сакларга тырышабыз. Авылга зур бәйрәмнәрдә кайтырга тырышабыз. Кайткач, иң беренче зиратка барабыз. Авылымның «Каен башы алу», «Олы көн«дә «Күкәй җыю» йолалары исемнән бер дә чыкмый. Әби-әниләребез җырлаган үзебезнең авыл көйләре әле дә колакта яңгырап тора сыман. Бигрәк тә «Каен башы» алганда җырлаган җырулары үзәкне өзәрлек иде. Тройсын алдыннан урам буйлап төшеп, каенга эләргә бүләк җыюлары, аны суга агызулары үзе бер сокланып туялмаслык гадәт иде. Ә кияүгә чыкмаган кызлар такыяларын суга агызып, үзләрен дә ерак китәчәкләрме сыный иделәр. «Такыя еракка китсә, димәк гомерең читтә үтә. Якында тукталса, туган ягында каласың». 1970 елларда авылда 1000 кеше яши иде. Хәзер буш калган йортларны күреп йөрәк әрни. Халык кими, авыл көннән-көн кечерәя бара. Элгәре халык бик актив, чаялар иде. «Туганайлар»ны укып, авыл халкы, якыннарым белән сөйләшеп керәшеннәрнең барлык яңалыклары белән танышып торам. Авылларда да, Казанда да бик матур чаралар үткәрелеп тора. Чын күңелдән сөенәм мирасыбызны саклауга тырышлык куючы кешеләребез, яшьләр булганга. Югалмасын иде үз традицияләребез, онытылмасын йолалар»,— диде Мария Семеновна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев