Туганайлар

Иван Глуховның соңгы наказы

Бу көннәрдә керәшен дөньясы тагын бер зур югалту кичерде. Журналист, публицист, җәмәгать эшлеклесе, күп кенә хикәяләр, берничә повесть авторы карендәшебез Иван Гаврилович Глухов арабыздан китте. 78 яше туларга 10 көн калгач... Тормышка ашырасы күпме планнары, кешеләр күңеленә үткәзәсе күпме фикерләре ярты юлда өзелеп калды. Белүебезчә, Иван Гаврилович башлаган эшен беркайчан...

Бу көннәрдә керәшен дөньясы тагын бер зур югалту кичерде. Журналист, публицист, җәмәгать эшлеклесе, күп кенә хикәяләр, берничә повесть авторы карендәшебез Иван Гаврилович Глухов арабыздан китте. 78 яше туларга 10 көн калгач... Тормышка ашырасы күпме планнары, кешеләр күңеленә үткәзәсе күпме фикерләре ярты юлда өзелеп калды. Белүебезчә, Иван Гаврилович башлаган эшен беркайчан да ахырына җиткермичә туктый торган кеше түгел иде. Бу юлысында - язмыш аның кагыйдәләренә буйсынмады. Тормышта очраган әллә нинди авырлыкларны да җиңеп чыга алган йөрәк бу юлысында түзмәде...

Иван Глухов - Татарстан Республикасы Зәй районында туып-үскән, шул төбәктә чыныгу алган, олы шәхес булып формалашкан зат. Биредә ул гаиләле булган, партия, совет һәм хуҗалык эшләрен җитәкләгән, кыскасы, бөтен гомерен шушы төбәктә үткәргән. Кырык яшендә профессиясен алмаштырып, журналистикага килгән һәм бу юнәлештә соңгы сулышына кадәр хезмәт куйган тынгысыз җан.

Иван Гаврилович бөтен күзәнәкләре белән керәшен иде. Язганнары да - керәшеннәр турында булды. Зәй керәшеннәренә багышланган "Якын миңа туган як" китабы 2008 елда Республика журналистларының XI "Бәллүр каләм" конкурсы призына лаек булды. "Тарихта калган эзләр", "Яшик әле бергәләп" китаплары авыл хуҗалыгы үсешенә һәм авыл хезмәтчәннәренә багышланды.

"Халкым минем - керәшен" дигәне исә, исеменнән үк күренгәнчә, тулысы белән керәшен тормышын чагылдыра. Автор керәшен гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен яктыртып кына калмый, ә аларны ничек үткәрергә тиешлекне дә бәйнә-бәйнә аңлатып бирә. Әлеге китапта хакимият органнарының, кайбер фәнни, иҗади, иҗтимагый оешмаларның керәшеннәргә карата булган тискәре карашлары, гомумән, керәшеннәрнең хәзерге җәмгыять тарафыннан ничек кабул ителүләренә борчылып, күп ялгышларны фаш итеп язылган мәкаләләре дә урын алган. Шул ук вакытта күп нәрсәнең үзебездән дә торганын санап күрсәтә автор. "Безне танымыйлар, безгә игътибар юк, безне кимсетәләр, дип, югалуга ризалашып, күктән ярдәм көтеп утырырга кирәк түгел. Нәселебезне, халкыбызны югалтмау фәкать үзебезгә бәйле. Без беткәнгә ай-һай берәр урысмы, яки мөселман татарымы кайгырыр икән? Юк, әлбәттә. Шулай булгач, кабатлап әйтәм, яшәү өчен фәкать үзебезгә тырышлык күрсәтергә, юлларын табарга кирәк. Ә юллар бар", - дип яза автор. Һәм ул юлларны күрсәтеп тә бирә. Кыска гына итеп бәяләсәк, "Халкым минем - керәшен" дигән китап һәрберебезнең өстәл китабы булырга тиеш. Әлеге китапка кертелгән "Симет" дигән язмадан бер өзек бирәбез. Шушы кечкенә генә өзектә дә Иван Глуховның карендәшләрен ничек өзелеп яратуы, аларга туганнарча каравы аермачык чагыла.

Мария МАРТЫНОВА

Симет

"... Бер сәгать тә үтмәде, без зират капкасы төбендә идек инде. Керәшен хатыннары, карчыкларның күбесе оныкларын җитәкләп, зираттан кайту юлына чыкканнар. Барысы да тыйнак кына киемнәрдә - ак, ачык төсләр күренми. Карчыклар барысы да бертөрле итеп ашъяулыкка төрелгән табак тотканнар. Бүген алар үлгәннәргә карата изге эш башкарганнар - аларны искә алганнар, аларга багышлап иман укыганнар, тияберсен иткәннәр.

Мин авылдашым белән зират эченә атладым. Менә рәт-рәт тезелгән каберләр башланды. Соңгы елларда үлгән кешеләрнең кабер өсләрен әле үлән каплап өлгермәгән, шәрәлектән алар бераз шыксыз күренә. Зират эченә кергән саен, ул караңгылана бара. Авылдашым белән башта әти, әни, туганнарымның кабер өсләрендә булдык. Сөйләшмичә генә алар янында озак-озак басып тордык. Күз алдыма аларның исән гәүдәләре, йөзләре килеп басты. Бергә узган гомер, тормыш мизгелләре берәм-берәм баштан кичте.

"Зират ул музей кебек, анда экспонатларга карап тарихны искә төшергән шикелле. Монда да кабер өсләренә карап, бөтен бер чорны күзалларга була", - диде авылдашым, минем уй-фикерләремне сүздә кабатлагандай.

Әйе, биредә бездән алдагы чор кешеләре мәңгелек йокыга талган. Менә Емельянов Фока дәдәй кабере. Ул күптән үлгәнгә, инде кабер өсте дә төссезләнеп калган. Авыл халкы аны Пука дәдәй дип йөртә иде. Пука дәдәй әз белемле, аннан-моннан укый, тырмаштыргалап саннарны гына яза белә иде. Шулай булуга карамастан, аның крестьян хезмәте, җир-туфрак эше буенча белеменә тиңнәр булмагандыр. Без белгәндә, ул агротехник булып эшләде. Җитмештән узуына карамастан, басудан кайтып кермәде. Язгы чәчү вакытында басуда чәчүлек орлык өстендә куна кала иде. Соңгы елында ул басудан атна буена кайтмаган. Колхоз рәисе Бутаков миңа, Пука дәдәй бик бетеренгән, син аны өенә кайтар, басуда үлеп китмәсен тагын, дигәч, юмалый-юмалый өенә озаттым. Шул кайтудан Пука дәдәй яңадан басуга чыга алмады...

Пука дәдәй кабереннән берничә рәт алда Журавлев Панфил дәдәй күмелгән. Бу какча гәүдәле, җирән мыеклы, чәреш дәдәйне колхозның төп тәртәсенә җигелеп тартучы буларак хәтерлим. Ул чорларда борчак кулдан чабыла иде. Комбайн чапкычлары әле яңа гына кайта башлаган чак. Панфил дәдәй ел саен 15-17 гектар борчакны кул белән чаба. Ә бер елны ул аны 28 гектарга җиткерде. Ул елны авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында райбашкарма комитеты рәисе Әхмәтҗанов болай диде: "Быел алдынгы комбайнерлар 45-50 гектар борчакны теземнәргә салсалар, Сарсаз-Баграждан Журавлев Панфил дәдәй аны кул белән 28 гектарда чапты".

Әнә зират уртасыннан сузылган сукмак буенда Абдулов Ананий дәдәй кабере. Ул эшкә батырлыгы белән дан тотмаса да, туры сүзле, тапкыр-җор кеше иде. Оста сөйләгәнгә, еш кына аны җыелышларда сөйләтәләр. Җиңү көне митингларында, укучылар белән очрашуларда
Ананий дәдәй беренче оратор иде. Бер җыелышта аның: "Алып киттек нимесне Мәскәү астыннан эшереп, нимес кая керер тишеген тапмады. Берсе бер өйнең мич астына кереп качкан иде, аннан тибеп чыгардым эшереп," - дип сөйләгәне хәтердә. Икенче бер очрашуда: "Окопта ятам. Кулда винтовка. Нимесләрне күзәтәм. Шунда арттан: "Хәлләрең ничек? Нимесләрне кырып буламы, иптәш Абдулов?" дип берәү эндәште. Артыма борылып карасам, окоп өстендә иптәш Сталин басып тора. Куркудан котым очты, әмма үземне тиз кулга алдым: "Так точно, иптәш Сталин, кызылгвардияче Абдулов нимесләрне кыра ул," дип җавап бирдем," дип сөйләгәне истә. Шунда барыбыз да Ананий дәдәйне шаккатып тыңладык, барыбыз да ышандык, хәтта Сталинның татарча белүенә дә исләребез китте. Соңыннан укучылар, Сталин Ананий дәдәйне белгән, алар дус булганнар икән, дип тә сөйләп йөрделәр. Ышандык шул барыбыз да, чөнки Ананий дәдәйнең ышандырырлык итеп сөйли торган сәләте бар иде.

Каберләр, каберләр! Аларның һәрберсендә кайчандыр тормыш куган, нәрсәгәдер өметләнеп дөнья көткән адәм балалары ята. Әнә Әнтеп карт, Сатый дәдәй, Романов Семен, Трофим, Василий дәдәйләр, Василий Львович һәм бик күп башкаларның каберләре. Барысын да санап бетерә алмыйм. Гафу итегез, барыгыз да истә, күңелем түрендә. Һәммәгез турында тәфсилләп сөйләрлек сүзләрем, олылап язарлык хатирәләрем бар. Мин, башымны түбән иеп, уйларга-хисләргә чумып, авылдашым белән зираттан чыгып киттем. Ул елгы Симет менә шулай үтте."

Редакциядән: Иван Глуховны Баграж зиратында, үзе җылы итеп искә алган асыл затлы авылдашлары янәшәсендә җирләделәр. Язарга өлгермәгән истәлекләрен дә, әйтеп җиткермәгән сүзләрен дә үзе белән алып китте ул. Мәңгелеккә. Язып өлгергәннәрен кат-кат укып, үзләштереп, дөрес нәтиҗәләр чыгарып яши алсак иде. Бу китапта язылганнар - аның керәшеннәргә калдырган соңгы васыяте, соңгы наказы. Моны истән чыгарырга хакыбыз юк безнең.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим