Туганайлар

Иван Чурин: «Авылда яшьләргә урын бар»

Октябрь ае - көзнең иң мул, бай вакыты. Элек-электән әби-бабаларыбыз Покрау бәйрәменә кадәр бөтен кыр һәм бакча эшләрен бетереп, амбар-келәтләрен тутырып, кышка әзерләнгән. Шуңа күрә Покрау бәйрәмен уңыш бәйрәме дип тә атаганнар.

Бүген дә октябрь ае - авыл хуҗалыгы өчен мөһим вакыт. Шулай ук кырларда эш төгәлләнгән, урып-җыю кампаниясе тәмамланган, димәк, нәтиҗә ясарга вакыт килеп җиткән. Быел Татарстаныбыз рекордлы уңышка ирешкән - игенчеләр 5 миллион тонна ашлык җыеп алган. Шул уңайдан, республикабыз җитәкчелеге авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнендә зур тантана оештырды - Казан теннис академиясендә узган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов агрономнарга, терлекчеләргә, механизаторларга, ветеринарларга үзенең рәхмәтләрен җиткерде. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, алдынгы районнар җитәкчеләре, тармакның иң яхшы механизаторлары һәм ветераннары катнашты. Алар арасында Чистай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының Чистай бүлеге җитәкчесе Иван Чурин да бар иде. Авыл хуҗалыгының бүгенге торышы, яшьләрнең авыл тормышына мөнәсәбәте турында сөйләшер өчен без Чистайга юл тоттык.

- Иван Петрович, авыл хуҗалыгына кайчан, ничек кереп киттегез?

- Мин 1960 елны авылда тудым, 1974 елда 8 классны бетереп, Буа ветеринария техникумына укырга кердем. Аны тәмамлагач, 1978 елда районыбызга кайттым. Шуннан соң авыл хуҗалыгыннан чыккан булмады. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе булганчы мин ветеринарный фельдшер, ветеринарный врач, комплекс бригадасы бригадиры, колхоз җитәкчесе булып эшләдем. Сыер да саудым, бозау да эчерттем - эш вакытында барысы да булды. Районыбызның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе буларак, мин быел унсигезенче урып-җыю кампаниясен уздырдым. 161 мең тонна ашлык җыйдык - моның хәтле бөртек җыйган юк иде әле. Моның мораль шатлыгы бар - без бу уңыш белән горурланабыз, ләкин материаль яктан хәл авыррак - сатып булмый, бәясе арзан.

- Чистай районында "успешный" фермерлар бармы?

- Районда фермерлар бик күп, йөздән артык. Ләкин мине бер нәрсә борчый: күбесе технология буенча эшләмиләр. Кеше бит "мин җир алдым да, хуҗа булдым да, мин чәчкән җирдә ашлык күп булырга тиеш" дип уйлый. Яисә "терлектән күп сөт алырга була" ди. Ләкин һәр эшнең җае булырга тиеш. Эшләгәч, син мораль һәм материаль яктан канәгатьләнү алырга тиеш бит. Ә без чыгабыз да, сөрдекме-сөрмәдекме, грунт нинди икәнен белмичә, ашлама кертмичә чәчәбез дә, уборка вакытында Алладан яхшы уңыш булуын сорыйбыз. Бу дөрес түгел. Технологияләрне үтәп эшләүче фермерлар районда утызлап кына.

Бездә 12-13 гаилә терлекчелек фермалары бар, аларда да шул ук хәл. Сыерны ашатмасаң, ул сөт бирми. Сыер ике төрле продукция бирә: тирес һәм сөт. Ничек ашатсаң, продукцияне дә шулай аласың. Кемдер сава ун литр, кемдер - утыз литр. Ул сыер начардан түгел, кешенең мөнәсәбәтеннән. Мин бу күренешне "технологик наданлык" дип кабул итәм. Фермерлар тиешлесенең 10 процентын булса да эшләп барса, мораль һәм экономик яктан күбрәк файда алыр иде.

Күптән түгел Актау авылына барып кайттык, фермерлар белән сөйләштек. Авылларында терлек бик күп, күбесендә 20-30 баш терлек бар, савым сыерлары байтак. Ә фермерларга ярдәм итү программаларында ике генә кеше катнашкан, ә бит аларның һәрберсе программаларда катнаша ала. Мин үзем авылларга ешрак йөреп, программалар буенча аңлату эшләрен алып барып, фермерларга булышырга тиеш, дигән фикергә килдем. Чөнки алар арасында тырыш егетләр күп, ләкин алар бөтен нәрсәне белеп бетермиләр.

- Авыл хуҗалыгына яшьләр киләме хәзер?

- Яшьләр кайда акча күбрәк эшләп була - шунда бара. Алар "успешный предприниматель" булырга тырыша. Мин яшьләр авылда калмый дип әйтмәс идем. Казанда укып, районыбызга кайтып, фермерлык эше белән шөгыльләнүчеләр бар. Үземнең улым да Казанда Энергетика университетын тәмамлап, авылга кайтты. Фермер хуҗалыгын булдырды, иске колхозның бөтен мөлкәтен сатып алды. Башта "яшь фермер" программасында катнашып, дәүләт грантын алды, аны үзләштергәч, икенче грант отты. Хәзер аның гаилә терлекчелек фермасында егермедән артык савым сыеры, җирләре бар, уңышлы гына авылда яшәп ята. Олы улым аңа булыша, үзе Казанда эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Кызым да янымда, агрономлыкка укып кайтты, фермерлык белән шөгыльләнә. Авылда эшләргә җиңел булмаса да, аның бер уңай ягы бар - син беркайчан да ач булмыйсың. Авылга кайткан яшь специалистларның льготалары да бар: фермер хуҗалыгына эшкә кергәннәргә йөз мең "подъёмный" түләнә, ай саен өч ел буена бишәр мең доплата бара. Шәһәрдә андый ярдәм юк. Авылдан яшьләр китә-китүен, ләкин шәһәрдә аларның барысы да үзен таба алмый, югалып кала.

"Авыл бетә", "авылда кеше калмый" дип паникага бирелә күбесе. Минем мондый трагичность юк. Мин оптимист. Кешенең теләге булса, авылда фермер хуҗалыгы оештырыру мөмкинлеге һәркем өчен бар. Дөрес, башлап җибәрергә авыррак, беренчел капитал кирәк, ансыз булмый. Кемнең эшләргә теләге бар, кулыннан эше килә - ул аны эшли, булдыра. Кем инде "җир алдым да, җир үзе булдырыр" дигән фикер белән килсә, файдасы юк. Терлек белән дә шулай ук. Авылда эш юк, халык эшсез дип әйтмәс идем. Синең кимендә биш сыерың бар икән - син эшсез түгел, сыер савырга өйрән дә, акча эшлә.

- Дәүләтнең авыл хуҗалыгына карашы нинди?

- Мин бу сорауга читләтеп җавап бирәм. Алыйк Марий-Элда эшләп килүче "Звениговский" ит комбинатын. Аның җитәкчесе Иван Казанков, тумышы белән Әлки районыннан. Ул безнең районда бер хуҗалык сатып алды. Аның белән сөйләшкән вакытта ул болай диде: "Миңа еш кына "Нигә Сез Марий-Эл республикасында эшләмисез?" дигән сорау бирәләр. Мин аларга "Татарстанда авыл хуҗалыгы өчен уңай климат булдырылган. Россияда Татарстандагы кебек авыл хуҗалыгын алып бару моделе беркайда да юк. Татарстан Президенты тарафыннан бик зур булышлык бара. Марий-Элда да җитәкчелек шундый климат булдырса, мин бөтен мари җирләрен эшкәртер идем, миңа Татарстан кирәк булмас иде" дип җавап бирәм". Сезнең сорауга җавабым шул. Бездә региональ программалар шактый. Әйе, беркемгә дә бернәрсә дә бушка бирмиләр. Әгәр син эшләргә телисең икән, сиңа бөтенесе белән бертигез булышлык бар. Мәсәлән, быел алты башлап җибәрүче фермер, программаларда катнашып, 1,5 миллионнан алып 3 миллион сумга кадәр грант алды. Алар бөтенесе дә гади фермер - авыл егетләре. Эшне башлап җибәрергә, башлагач - эшләп китәргә менә дигән мөмкинлек. Дәүләт акча бирде дип, аңа машина-квартир алырга түгел, ә кирәкле техника алып эшләп китәргә кирәк.

Авыл халкы хаман "менә колхоз булса, безнең балаларга эш булыр иде, аларны эшкә өйрәтер иде" дип уйлый. Булмый. Этне бәйдән җибәргәч, кая барырга белмәгән кебек һаман бәргәләнәбез. Колхоз беткәнгә унбиш еллап үтте, әле без эшкә өйрәнмәгән. Менә шунысы аяныч. Кем колхозда матур итеп эшләде - алар бүгенге көндә булдыклы фермерлар, үзләрен югалтмадылар. Кемне колхозда көчләп эшләттек - алар югалып калдылар... Аларга авыр, ә фермерларга андый эшче кирәк түгел, чөнки ул бер көн килә, ике көн килми. Ә зарланган кешене яратмыйм. Зарланып, сиңа кем нәрсә бирә?

- Быел Сез Чистай районы керәшеннәренең лидеры булып сайландыгыз. Бу өлкәдә эшләрегез ничек бара?

- Чистай керәшен оешмасы җитәкчесе булып күптән эшләмим. Элек мин бу юнәлешкә әһәмият бирми идем. Оешмага җитәкче итеп минем кандидатураны Алексей Тихонович Ефимов тәкъдим итте. Бүгенге көндә без аның белән бергә киңәшләшеп эшлибез. Миңа бу эшне йөкләгәннәр икән - мин аны хәлдән килгәнчә алып барырга тырышам.

Алексей Тихонович Ефимов

Ярты ел эчендә без районыбызның керәшен авылларын йөреп чыктык, халык белән сөйләштек, үзебезгә нәтиҗәләр ясадык. Шул нәтиҗәләр нигезендә оешмабызның эш планын төзедек, нинди проблемаларга игътибар итәргә, ничек үзебезнең гореф-гадәтләрне саклап калып, аларны халыкка чыгарырга, үзебезнең уңай эшләребезне күрсәтергә икәнен аңладык. Районыбызда яхшы авыллар да бар - анда керәшеннәр үзләренең нәселе белән горурлана, гореф-гадәтләрен саклый. Бетеп бара торган авыллар да бар...

Бахта авылының "Карендәшләр" ансамбле районда гына түгел, Татарстанда да билгеле. Ә быел шәһәребездә "Багалмам" керәшен фольклор ансамбле төзедек. Коллективыбыз беренче тапкыр республикакүләм "Питрау" бәйрәмендә катнашты, районда үткән сабантуйларда, ярминкәләрдә чыгыш ясады. Конкурсларда да катнаша башладылар. Хәзер үзләренең программалары белән авыллар буенча концерт белән йөриләр. Халык та аларны матур, җылы каршы ала. Спонсорлар табып, коллективка керәшен киемнәре тектердек. Алдагы көннәрдә шәһәр кырыенда урнашкан Йолдыз авылында ансамбльнең яшьләр төркемен оештыру эше алып барыла. Бу коллективларның җитәкчесе булып Вячеслав Митрофанов эшли.

"Багалмам" керәшен фольклор ансамбле

Киләсе елга керәшен авылларының берсенә яңа клуб салырга, дигән фикер бар. 18 ноябрьдә якташыбыз, үзебезнең бөек артисткабыз Вера Минкинага 100 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан файдаланып, аның туган авылы - Бахтада урнашкан клубны ремонтлау өчен республика программасына кертергә йөрибез. Бу мәсьәлә авырлык белән бара, ләкин без кулыбызны төшермибез.

Оешмабызга җыелу, эш урыны өчен бер бүлмә алдык. Ул педагогия училищесының тарихи бинасында урнашкан. Хәзер ул бүлмәне ремонтларга спонсорлар эзлим, кышка бүлмәбезне керәшен стилендә бизәргә, дигән план бар. Педагогия училищесы бинасы районыбызның туристик маршрутына керә. Киләчәктә Чистайга килгән туристларга үзебезнең гореф-гадәтләрне күрсәтергә, дигән уй бар. Моны без администрациянең туризм бүлеге белән килештек.

Рухи тормышка килгәндә, бу өлкәдә дә эш бара. Үзебезнең керәшен священнигыбыз бар. Отец Валерий әкрен генә "пожертвование" җыеп, чиркәү сала башлады. Аңа булышыр өчен авылларыбызда халык җыеннары ясап, күпме дә булса "пожертвование" җыярга иде дигән исәп белән йөрибез. Әлбәттә, без бу чарада зур сумма җыя алмаячагыбызны аңлыйбыз. Монда мәсьәлә акчада түгел, ә кешенең рухи яктан үсеше - һәрбер кешедә "бу зур эштә минем дә өлешем бар", дигән мораль яктан канәгатьләнү булырга тиеш, дип уйлыйм.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: