Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юкәчедә Казанский бәйрәме узды

21 июль көнне Мамадыш районының Юкәче авылында, Алла Анасы изге Мария тәресе табылган көн хөрмәтенә Казанский бәйрәме узды.

Казанский — Юкәченең престол бәйрәме. Алар аны ел да 21 июль көнне үткәрәләр. Авыл халкын, кайткан кунакларны Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитин сәламләде.

Бәйрәмгә Татарстанның халык артистлары Вадим Захаров, Олег Фазылҗанов, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солистлары Оксана Дмитриева, Снежана Абрамова, Регина Павлова, шулай ук, Римма Никитина килгән. Керәшен фольклор ансамбле бәйрәмнең бер бизәге булган. 

«Халык башка елларга караганда да күбрәк булды. Бәйрәм бик күңелле узды. Артистлар белән беррәттән, керәшен ансамбльләре дә чыгыш ясады. Барлыгы 10 ансамбль килгән иде: Алабугадан «Ак каз», «Сүрәкә», Мамадыш районыннан «Карендәшләр», «Туганайлар», «Покрау», «Талир тәңкә» һәм тагын башкалар», — дип сөйләде Шәдче авылы җирлеге башлыгы Валерий Шрыков.

Халык уеннары да шактый булган: ласта киеп йөгерү, капчык белән сугышу, аркан тарту, әтәч тоту уены, чаңгыда йөрү. Һәркем үзенә ошаган кызыклы уеннарда катнаша алган.

Юкәченең престол бәйрәмен оештырудагы ярдәмнәре өчен, фольклор ансамбльләренә Шәдче авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан рәхмәт белдерелде. Авылның социаль-икътисади тормышында актив катнашканнары, Юкәченең үз бәйрәмнәрен уздыруда керткән өлешләре өчен, шәхси хуҗалык җитәкчеләре Елизавета Китаева, Николай Грушев, Николай Николаев та шундый ук рәхмәткә лаек булдылар.

Россиядәге Гаилә елы һәм, шулай ук, уртак гаилә тормышларына 35әр ел булган бәхзетле парлар Лариса һәм Михаил Ерамолаевлар, Ольга һәм Валерий Смирновларны бәйрәм сәхнәсенә чакырып хөрмәтләделәр. Шәдче авылы җирлеге башлыгы Валерий Шрыков аларга үзенең соклану һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде, гаилә бәйрәмнәре белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фотолар «Нократ» сайтыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев