Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары уку йортларында студентларның балалары өчен бүлмәләр ачарга мөмкиннәр

Россия университетларында студентларның һәм укытучыларның балалары өчен бүлмәләр ачарга ниятлиләр. Шул рәвешле алар, уку яки белем бирү процессыннан аерылмыйча гына, баласын карый алачак.

Президент Владимир Путин тарафыннан 2024 елның ил күләмендә Гаилә елы дип игълан ителүе яшь аналарга тиешле игътибарны арттырмый калмас. Студентларның балалары өчен махсус бүлмәләр ачу да шул хакта сөйли.

«Хәзерге вакытта без университетларда балалар өчен бүлмәләр булдыру белән шөгыльләнәбез, ягъни мондый эш алып барыла. Бу студентлар өчен дә, яшь укытучылар өчен дә кирәк, ул балалар өчен дә әйбәт, аларның да күңеле тыныч», - дип аңлатты фән һәм югары белем министры урынбасары Ольга Петрова Халыкара фәндә хатын-кызлар һәм кызлар көненә багышланган чарада.

Аның сүзләренчә, ведомство быел яшь әниләргә ярдәм итүдә тагын берничә чараны гамәлгә ашырырга ниятли. Бу хакта Татар-Информ хәбәр итә. 

Фәндә халыкара хатын-кызлар һәм кызлар көненә багышланган бәйрәмдә министр урынбасары яшь аналарга ярдәм йөзеннән, быел әле тагын берничә чара күреләчәген дә искәрткән.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев