Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Субаш мәктәбендәге музейда керәшен почмагы

Шушы көннәрдә генә «Туганайлар» газетасы журналистлары Балтач районының Югары Субаш авылында булдылар. Авылга килеп мәктәпкә керми китәләрме инде?!

Инде күптән ремонт эшләре күрмәгән булса да, мәктәп әле гөрләп тора. Без урта мәктәпнең тарих укытучысы карендәшебез Илнур Николаев янына кердек.

Шундый ачык, авылның тарихын бер сулышта сөйләп бирә торган укытучы булуына сөендек. Авыл кешеләрен әйбәт белә, һәркайсы хакында хөрмәт белән, олылап искә ала.

Үзе дә керәшен булгач, керәшеннәр турындагы мәгълүматны да саклап яшәүче инде Илнур Николаев. Ул безнең мәктәптә үзе оештырган музейга да алып керде, бай экспонатлы музей белән таныштырды. Музейның бер почмагын керәшеннәрнең тормыш-көнкүрешенә бәйләнгән экспонатлар: керәшен кызлары кигән матур милли күлмәкләр, керәшен шәле, милли уен коралы – гөслә, чүлмәкләр, самавырлар алып тора. Кызыксынган кешегә рәхәтләнеп барып карарлык.

Иң кызыгы, Илнур Николаевның үзе үскән, талдан үрелгән бишек булды. Шулай ук «бәби арбасы» да күз алдында калды. Элек, урак өстендә, олырак балалар шушы арбага салып эне-сеңелләрен әниләре янына имезергә йөрткәннәр.

Шулай ук, технология укытучысы Ленур Фаязовның тырышлыгын да телгә алып китәргә кирәк. Ул программа буенча укучыларны агачтан чокып ясау сәнгате белән таныштыра. Анда аларның агачтан ясалган күргәзмәләрен таң калып күзәттек.

«Минем максатым агачтан чокып ясау өлкәсендә технологик белем һәм күнекмәләр формалаштыру. Укучыларның һөнәри юнәлеш алуына ярдәм итү», — диде ул.

Ә менә балаларның туку станокларында эшләргә өйрәнүләре бигрәк тә кызыксыну уятты. Ленур Ахметович үзе туку эше ничек башкарылганын безгә дә күрсәтте. Элгәреге әбиләребез тукыган паласлар, бистәр-сөлге, киемнәр күз алдына килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев