Туганайлар

Җитмешнең җиде мизгеле

13 сентябрь көнне Республика керәшен оешмасының Түбән Кама төбәге “Керәшен” этнографик үзәге җитәкчесе, шәһәрнең өч базар комплексы генераль директоры, Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре Тамара Баһаветдинова зур юбилеен каршылый.

Язмыш, тормыш син уйлаганча гына бармый: кайгысы да, шатлыгы да мөлдерәмә тулы була. Бала вакыттан ук әтисез калып, хезмәт юлын 15 яшендә столоваяда башлаган кыз, 25тә инде директор дәрәҗәсенә күтәрелә. Эш яратуы, төпле акыллы һәм көчле рухлы булуы белән менә шулай, кайвакыт ир-атларга да авыр булган, тормыш атын җөгәнли ул. Юбилее уңаеннан, Тамара Алексеевна белән тормыш, гаилә һәм яраткан эш турында әңгәмә кордык. 70 еллык гомерендә утка-суга салып сынаган һәм дәрес биреп, аны бүгенге дәрәҗәгә менгергән җиде истәлеген сөйләде ул.

Мама – җан, папа – дух

Без ун бала туганбыз, сигезебез исән үсте. Безне “папагыз белсә, кеше алдында оят булмасмы” дигән сүзләр белән тәрбияләделәр. Папа колхоз председателе, бик авторитетный, күркәм кеше иде, сугышта да катнашкан – настоящий коммунист.

Шулай, миңа 7 яшьләр тирәсендә, папа чирләп, Казанга больницага барырга җыена. Үзе белән мине дә ияртүен сорадым. Озак йөрдек. Өстемдә көрән күлмәк, билемә бау бәйләгәнмен, яланаяк. “Кызым, синең ашыйсың киләдер инде?” – дип сорады папа. Мин дәшмим, тын да алмыйм. Ул вакытта әти-әниләрне “тамак ачты”, “ардым” ише сүзләр белән борчу юк иде. Түзәсең. Папа бер кибеттән газетка төреп шикәр алды. Шуны суыра-суыра, нигәдер, тау башындагы Ленин университетына мендек. Басып, карап торабыз. Шунда папа: “Кызым, син директор булырсың”,- диде. И, Ходаем, мин укый да алмам, булдыра алмыйча, папаны оятка калдырырмын инде, дип, куркып, уйлап басып торганымны хәтерлим. Шунда ук ул миңа, трудовой кенәгә турында сөйләде. Кеше башта гади эшче булырга тиеш, шулай тәҗрибә җыя-җыя гына күтәрелә, аннан гына директор була, дип аңлатты. Бу сүзләрдән соң, гел директор булырга тырыштым.

Миңа 12 яшь чакта папасыз калдык. Мама безнең өчен җан булса, папа дух иде. Әйтеп калдырган сүзләреннән читкә тайпылмадык, барлыгын, рухи ярдәмен тоеп яшәдек. Мама барыбызны да кеше итте, берәм-берәм укырга чыгарды. Авылның комиссары, дип атар идем мин аны. Кайда кемне йомшартырга, җәлләргә, юатырга кирәк, мама – шунда. Хәтеремдә, авылга төшкән киленнәр дә мама янына күңелләрен бушатырга килә иде. Ике якны да чәйгә чакырып, көйләп-җайлап җибәрә иде ул. Шуңадыр да, авылда үзен бик күпләр “мама” дип йөртте.

Без астан күтәрелдек

Папа үлгәч, дәдәйләр янына Уралга киттем. Аннан икенчетуган сеңелләр белән Түбән Камага яңа төзүгә кайттык. Ул вакытта минем паспорт та юк иде әле. Баракларда тордык. Ял көннәрендә шул кечкенә будкаларда 25шәр кеше җыелыша идек. 15 яшемдә ТЭЦта фельдшер булып эшләүче тутам столоваяга өйрәнчек итеп эшкә урнаштырды. Нинди эш кушсалар, барысын да башкардым: повар ярдәмчесе дә кассир ярдәмчесе дә булдым.

Беренче хезмәт хакы итеп 21 сум 70 тиен акча алдым. Шуның 5 тәңкәсенә өйгә посылка салдым. Үземнең дә кияргә әйбер юк, шулай да, авылда калган биш энекәш-сеңлекәшкә ярдәм кирәгрәк, дип санадым. Алар аны һаман да елап искә алалар. Свитер җибәргән идең, бер аны чиратлап кидек, диләр.

Завпроизводством булгач, олы улым туып, җиде-сигез айга декретка киттем. Кая җибәрсәләр, шунда бардым, гомер буе белемемне арттырырга тырыштым. Баламны күтәреп Казанга укырга килгәч, подвалларда яшәдек. Булышучым булмады. Туганнар белән бер-беребезгә терәк булдык. 25 яшьтә Райпо җәмәгать туклануына директор итеп куйдылар. Шуннан китте инде директорлык хезмәтем. Ирешкән һәрбер эш урыныма тешем-тырнагым белән ябышып тордым. Гадел һәм принципиаль булдым. Ләкин, бер нәрсәгә үкенәм, “гибкий” була алмадым. Шуның өчен, гел эләгә иде үземә. Кырыс, таләпчән булсам да, кул астымда эшләүчеләр мине ташлап китмәделәр, кырыгар ел бергә эшләүчеләр бар.

Якыннарыма таянам

Безнең гаилә бик тату һәм эшчән. Барыбыз да лидер. Ниночка түти арабызда иң йомшагы, затлы керәшен хатыны, аны яратмаган бер кеше юк. Сеңлекәш Клавдия белән гомер буе бергә эшләдек. Олы дәдәйнең кызы белән малае да зур урыннарда булдылар, хәзер пенсиядә инде. 

Туганнарым, гаиләм белән шулай бердәм булып, ярдәмләшеп эшләмәсәк, мондый дәрәҗәләргә җитеп булмас иде. Сәүдә өлкәсендә ниләр генә булмый, 90нчы елларда төтеннәр чыкты. Нәрсә генә эшләп бетмәделәр, бик авыр булды. Азлар гына исән чыга алды. Кемдер эчүгә сабышты, кемдер бөтенләй югалды...

Ирем дә, улларыбыз да тыңлаучан булды. Шулай бервакыт, абыйсы энесен өйрәткәнне тыңлап торам. “Мама барысын да уйлаган, бернинди бәхәссез, ул кушкан эшне эшләргә кирәк, мин гел шулай итәм”, - дип, Сергей Русланны өйрәтә...

Бүгенге көндә дүрт оныгыма куанам. Баһаветдиновлар да бик яхшы булдылар. Мине бик хөрмәт итәләр. Православ бәйрәмнәрне дә, мөселманныкын яратабыз, үткәрәбез. Үземнең нәселдән 45 кешегә чиркәүдә укытырга бирсәм, ирем ягыннан мәчеткә 32 кешелек список язам. Болай эшләү дөрес, дип саныйм. Кайберәүләр, бәлки, мине аңламас. Ләкин миңа шулай рәхәт.  

Бирсәң, чын күңелдән бир

Характерым шундый: кая барсам да, кемгәдер бүләк эзлим. Мин бервакытта да “дежурный” әйбер алмыйм. Очсыз булса да, йөрәккә үтешле, кирәкле булсын, дип сайлыйм бүләкне. Бирергә, кунак итәргә яратам. Дустым Әлфия белән Гәрәп Әмирлегенә баргач, кайнанама бүләккә намазлык алырга булдым. Бер кибеттә күрдек кана, инглизчә белмибез. Бармак белән төртеп, куллар белән ишәрәли торгач, көчкә сатучы белән аңлаштык. Бу миңа аптырап, шикләнебрәк карап тора башлады. Түшемдәге качны күргән икән. “Сезгә ярамый”, - ди бу. Кайнанама бүләк сайлавымны белгәч, тезләнеп, кулымны үбә башлады. Үзем православный була торып, мөселман кайнанама намазлык алганым өчен рәхмәт әйтүе икән моның.

Әни соңгы көненә кадәр шул намазлыкта булды. Әти дә, кая гына барасы булса да, Тамара алган түбәтәйне, чалбарны, күлмәкне кидерегез, дия торган иде.

Эш хәсрәтне баса

Олы улыбыз Сергей 2000 елны фаҗигале төстә арабыздан китте. Бик тәртипле бала иде, идеялар белән яшәде, бар нәрсә дә кызыклы иде аңа. Гаиләбез өчен коточкыч зур кайгы булды. Ходай бүтән мондый хәсрәт күрсәтмәсен. Шушы хәлдән соң, үземнең дә яшисем килмәде. Түзә алмам, дип уйладым. Иман кенәгәләрен күп укыдым. Мама-папа да миңа рухи көч биргәннәрдер. “Мин шундый җазык эшләсәм, Сергей нәрсә әйтер”,- дип, бу хәлгә улымның күзлегеннән карадым. Эшләдем дә эшләдем. Кайгымны эш белән бастым.

Күңел кушуы

Мама арабыздан 64 яшендә китеп барды. Папа үлгәч, берүзе генә Балык Бистәсенең Алан-Полян авылында яшәде. Чирләгәч, үзебезгә алып килдек. “И, кызым, мин үлгәч, авылга алып кайтып йөрмәссез, расхудлары да күп, эшегездән дә сорарга кирәк була”, - дип кайгырып ятты ул. Элек аналар да бик тыйнак булган инде. Балаларга авыр булмасын дип, үзләре турында гел дә уйламаганнар.

Маманы, чиркәүдә укытып, җирләргә авылга алып кайттык. 27 июль иде, эссе. Авылда туганнар күп булса да, безгә алып керегез, дип чакырып торсалар да, кешене борчыйсы килмәде. Шунда үз эчемнән: “Ходаем, бераз рәт булгач, шушында кечкенә генә булса да часовня төзербез әле”, дип уйлап басып тордым. Авылга ныклап булышканым булмады, башта бер-беребезне үстерештек, аннан тормыш мәшәкатьләре китте... Ирем мөселман кешесе булса да, каршы килмәде, шушы яшьләргә җиткәч, киңәшләшеп, эшкә алындык. Авылдашлар да ярдәм итте. 2015 елның көзендә авылда безнең мама хөрмәтенә Гликерия Новгородская часовнясы ачылды. Шуңа нык сөенәм.

Мама белән папа көчле нәселдән булганнар. Маманың атасы ягында җиде священнослужитель булган. Берсен үзем дә хәтерлим. Аларның өйләрендә алтын белән йөгертелгән иман кенәгәләре, Библияләр дә күп иде. Бүгенге көнгә кадәр исән булган “Белемнек” китабы да кайсыдыр священнослужительдән калган. Мин аны башта елый-елый укыдым. Шулай, сеңдерә торгач, эзенә төштем. Коммунизм төзүчеләр Кодексы “Белемнек”кә нигезләнеп язылгандыр кебек тоела миңа. (Тамара Алексеевна мамасы Гликерия Григорьевнаның (Үкерҗә түти) әбисеннән калган “Белемнек” китабының копиясен редакциябезгә бүләк итеп бирде. Әлеге кенәгәдән газета битләренә үгетләр бирәбез – Ю. Г. )

Без, туганнар, барыбыз да Аллага ышанабыз, шулай да, күңеле белән кереп китеп, чиркәү юлында йөрүчеләр юк. Хәзер дин дә бизнеска әйләнеп бара бит. Халык, дәртләнеп, чиркәүгә, мәчеткә бара, ләкин куелган таләпләрдән аптырап калыпмы, әллә бүтән нәрсәдәнме, тиз сүнә.

Керәшеннәрнең алыштыргысыз җитәкчесе

1990 елларда Түбән Камада Урыс җәмгыяте эшли башлады. Православ булгач, күңел тарта, мин дә шунда йөри башладым. 2-3 тапкыр җыелышларына баргач, ә ник керәшеннәрнең мондый җәмгыятьләре юк соң, дип уйлана башладым. Ул вакытларда керәшеннәрне бик сикертмиләр иде бит. Шәһәрнең нык керәшен җанлы кешеләре: ветераннар Анна Бутяева, Максим Адылев, Техниклар йорты директоры Анатолий Богатырев, укытучы Василий Игнатьев, журналист Виктор Шадрин, фестивальләрдә катнаша башлаган Валентина Тупаеваларның бергә җыелыша башлаганнарын ишетеп, мин дә шулар янына килдем. Җитәкче кирәк, дия башладылар. Бер-ике кешене билгеләп карадык та, булдыра алмадылар. Җәмәгать эшендә эшләргә мөмкинлек тә, теләк тә кирәк бит. Шунда Виктор Шадрин: “Егетләр, булмый инде бу, әйдәгез әле, Тамара Алексеевнаны сорыйк. Булдырса, ул гына булдыра”,- диде. “Эшләп карыйм, аннары үзегезгә карарсыз”, - дип ризалаштым. “Тамара Алексеевна ир-атлар да курыккан эшкә алынды”,- дип сөйли Шадрин хәзер дә.

Семьяга кайгы килгәч, туктаган идем инде. Безнекеләрне санламадылар, булышучылары да булмады... Район башлыгы да, керәшеннәрне яңадан үз кулыңа ал, алайса рәт бетте монда, диде. Тагын, шушы җәмәгать эшенә кереп чумдым.

Бездә керәшеннәр күп. Аллага шөкер, якын итәләр, тыңлыйлар. Уйлап утырам әле менә, зур урыннардагылар, безнең оешманың правление членнары – барысы да авыл тәрбиясе алган кешеләр. Тыйнак алар, үзләренә генә хас кыяфәтләре бар. Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, чыгышы белән Нариман авылыннан булган Александр Павлов, Балчыклы егете Юрий Иванов, Келәтле авылыннан Геннадий Муллин – шундый да сабыр, акыллы кешеләр. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановка шаккатам: вакыты ничек тар булса да, керәшен оешмасы утырышларына йөри. Минем өчен ул үрнәк.

Җырлап-биеп йөрүчеләр, ансамбльләр байтак булса да, фән һәм тарих белән кызыксынучылар олыгая, кайсыберләре китеп тә бара башлады. Түбән Камада “Минем шәһәр урамнары” дигән проект старт алды. Керәшеннәр Актүбә, Чәбия урамнары тарихын халыкка яктырта. Бу урамнар урынында Түбән Кама төзелешенә кадәр шул ук исемдәге авыллар булган. Шуңа күрә керәшеннәр – шәһәр түзелешенә иң беренче булып өлеш кертүчеләр. Безнең бурыч – иң беренче булып, проектны башлап җибәреп, бу урамда чаралар уздыру. Киләчәктә дә үзара бердәм, бүтән халыклар белән дус яшәргә язсын!

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2018 - 04:02
    Без имени
    Сын кунелдэн котлим.с.Утяшкино Борисов М А.