Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ишле булу — зур бәхет

Гаилә — һәр кешенең ышанычлы сыеныр урыны, ул җылы учак кебек. Сине аңлап, киңәшләрен бирүче әти-әниең, ярдәм кулы сузарга торучы бертуганнарың булса, бу — зур байлык. Әйләнә-тирәбездә үрнәк гаиләләр шактый. Сезне Мамадыштан керәшен гаиләсе, биш бала тәрбияләүче Антоновлар белән таныштырырга булдым.

Хыяллары тормышка аша 

Венера Имамова һәм Анатолий Антонов, икесе дә, Мамадыш районының Зур Арташ авылындагы күп балалы гаиләләрдә туып-үскәннәр. Армиядән яңа кайткан Анатолий һәм тугызынчы класс укучысы Венера, клубка чыккач танышалар. Өч-дүрт ел дуслашып йөргәннән соң, 1998 елда гаилә коралар. 

Венера, урта мәктәптә 11 класс бетерүгә, Зур Арташ мәктәбендә башлангыч классларны укыта, шул ук вакытта, читтән торып Алабуганың педагогия институтында белем ала. Ире Анатолий колхозда эшли. 

1999 елда алар беренче тапкыр әти-әни булалар — кызлары Диана дөньяга килә. Балалар бакчасы булмаган Зур Арташ мәктәбендә укучыларның да азлыгын, авыл җирендә эшнең дә юклыгын күздә тотып, яшь гаилә Мамадыш шәһәренә күченеп китәргә уйлый. 

2006 елда алар, үз көчләре белән, Мамадышта зур йорт салып чыгалар. Күченеп килгән елны аларның икенче кызлары Вероника туа.

«Ирем бик тырыш, аз сөйли, күп эшли. Кеше өстендә, фатирда торырга туры килмәде, икебезнең тырышлык белән өй җиткердек. Мин икенче бала белән больницада ятканда, беренче класска баручы Диананы мәктәпкә әтисе үзе әзерләндерде. Өйне дә үзе карады, хуҗалыкны алып барырга да өлгерде», — дип искә ала Венера Антонова ул елларны. 

Кызлары Вероника 1 яшь тә 9 айлык чакта, Венера эшкә чыга — балалар бакчасына кече тәрбияче булып урнаша. 

Күп бала турында хыялланган Антоновлар гаиләсе, 2010 елда тагын да ишәя, бәхетләре ике мәртәбә арта дисәм дә дөрес булыр, чөнки игезәк кызлары Лиана белән Алина туа. 

«Нәселебездә игезәкләр бар иде, шуңа гаҗәп булмады инде. Олы кызым Диана сеңелләрен карашты. Ул минем киңәшчем дә, сердәшчем дә һәм иң зур булышчым да булды», — дип сүзен дәвам итте Венера. 

Балалар бакчасында урыннар җитмәгәч, Венерага игезәк кызлары белән өйдә утырырга туры килә. Һәм ул, шәһәр җитәкчеләре киңәше белән, үз өендә кече яшьтәге балалар өчен бакча ачарга кыюлык итә. Бу бакчага 3 кыз 2 малай йөри.

«Дәүләт балалар бакчасыннан берни белән дә аерылмый: шул ук «йокы сәгате», ашау, уеннар, урамда йөрү. Тиешле документ эшләрен үзем алып бардым, төрле оешмалардан килеп тикшереп тә йөрделәр, җитешсезлекләр тапмадылар. 2 еллап эшләдем, аннары, бишенче балам белән декрет ялына киттем», — дип сөйләде ул. 

2014 елда гаиләдә төпчек уллары Вячеслав тугач, Антоновлар гаиләсе тагын да җанланып китә, өйдә балаларның бәхетле чыр-чуы тынып тормый.

Җырчы, биюче, спортчы һәм шахматчылар

«Агач — яфрагы, кеше баласы белән матур» дигән әйтем бар. Венера балаларының сәләтләре һәм уңышлары турында сөйләгәндә, исем китеп тыңлап тордым. Чыннан да, башкаларга үрнәк алар. Бишесе дә төрле түгәрәкләргә йөрүче, тырыш, акыллы укучылар — мәктәпнең горурлыгы. 

Мамадыш шәһәренең Яруллиннар исемендәге сәнгать мәктәбендә баян классын тәмамлаган, шунда укыганда, берьюлы хорда да җырлаган олы кызлары Диана укытучы һөнәрен сайлаган. Казан федераль университетының Алабуга филиалында укып, аны кызыл дипломга тәмамлый. 

Бүгенге көндә Мамадыш мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта, класс җитәкчесе, шулай ук, педагог-оештыручы булып эшли. Магистратурада да укый. «Ел укытучысы» конкурсының муниципаль туры призеры Диана хәзерге вакытта зона ярышларына әзерләнә. 

Икенче кызлары Вероника Мамадыш сәнгать мәктәбенең бию классын тәмамлый, шуның белән беррәттән, 4нче мәктәптәге спорт түгәрәгенә йөри. Акробатика, йөгерү, чаңгыда шуу белән шөгыльләнә. Бәләкәйдән спортны үз иткән Вероника физкультура буенча мәктәп олимпиадаларында катнаша.

Казанда җиңеп, Курск, Екатеринбург һәм Түбән Новгород шәһәрләрендә узган Россиякүләм олимпиадаларда призер булган кыз ул. Сабантуй, Питрау бәйрәмнәрендә дә йөгерешеп гел беренчелекне ала. Быел мәктәпне тәмамлагач, Казанга спорт һәм туризм институтына укырга керергә тели.

Игезәк кызлары Лиана һәм Алина да олы туталарыннан калышмый. Биюгә йөреп, сәнгать мәктәбен кызыл дипломга тәмамлыйлар, Вероника кебек үк, спорт белән шөгыльләнәләр.

Моның белән генә чикләнмичә, шахмат түгәрәгенә дә йөриләр. 7нче класста укучы бу кызлар Татарстан шәһәрләрендә уза торган шахмат турнирларында катнашалар, һәрдаим диярлек җиңүчеләр исемлегендә булалар. 

Кече уллары, 3нче класста гына укучы Вячеслав та әти-¬әнисенең горурлыгы. Шахматка, футболга йөри. Өстәвенә, «отличник». Мәктәп олимпиадаларында катнашып призер була. Йортта әтисенең кечкенә булышчысы да ул.

Балаларга спортка карата мәхәббәт кайдан килгән дисәм, Венера үзе дә яшь вакытта йөгерергә яраткан. Татарстандагы, спорт ярышларында, «Аргамак» спартакиадасында катнашкан. Диплом һәм медальләре санап бетергесез.

«Гаиләм белән, җәен — велосипедта, кыш көне чаңгыда йөрибез. Ел саен Җөридәге Питрау бәйрәмендә йөгерергә тырышам, балаларым да катнаша. Гел җиңүчеләр рәтендә булабыз», — дип горурланып сөйләде ул. 

«Ана даны» медале иясе 

Балаларның үз сәләтләрен үстерүдә әти-әнинең өлеше зур дип саныйм. Антоновлар 5 балаларын да төрле түгәрәкләргә, конкурсларга йөртәләр, гаилә, балалар дип янып яшиләр. Минемчә, бүгенге заманда биш бала үстерүчеләр, чын дәрәҗәсендә, герой гаиләләр. 

2018 ел Венера өчен истәлекле ел була. Күп балалы әни буларак, аңа «Ана даны — Материнская слава» медале тапшырыла. 

«Үзеңә тапшырылган эшне төгәл үтәргә кирәк» дигән девиз астында яши алар, балаларын да шулай тәрбиялиләр. Бәхетле, тату гаилә сере нәрсәдә соң, дип тә сорадым алардан.

«Икең бер сүздә булып, бер-береңне ишетеп, аңлап, хөрмәт итеп яшәүдә», — дип, беравыздан җавап кайтардылар 25 ел буе бер-берсенең җан җылысын тоеп, очраган авырлыкларга бирешмичә, башкаларга үрнәк булып яшәүче Антоновлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев