Искәндәр Гыйләҗев: "Баграж минем күңелемә дөнья дагы иң матур авыл булып кереп калды"
Искәндәр Гыйләҗев – тарихчы-галим, фәннәр докторы, профессор, җәмәгать эшлеклесе. Бүгенге көндә Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедия се һәм төбәкне өйрәнү институты директоры һәм Казан университетында профессор.
- Искәндәр Аязович, Сез Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең олы улы. Аяз ага балачак, үсмер елларын Зәй районының Югары Баграж авылында уздырган, бу турыда язып калдырган истәлекләре дә бар. Ә Сезне бу авыл белән нәрсә дә булса бәйлиме?
- Бик матур, онытылмас балачак хатирәләре бәйли. Ел саен диярлек, җәйге каникулларда Урта Багражга әби белән бабай янына кунакка кайта идем. Югары авылдан бабайлар тора-бара Урта Багражга күчкән булганнар.
Язмыш кушуы беләндер инде, Мирсәет бабам Зәй районы Югары Баграж авылына балалар укытырга килгән. Берничә ел элек әлеге борынгы, тарихлы мәктәп үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп узды, һәм без бөтен гаиләбез белән шул тантанага кунак булып кайттык.
Югары Баграж авылы мәктәбенең 100 еллык юбилей кичәсендә.
Эчкерсез, чиста күңелле кешеләр яши торган, искиткеч матур урманы, елгасы, таулары белән, әкияти урын булып истә калды Баграж. Мин, шәһәр баласы, шушы авылда саф татарча итеп сөйләшергә өйрәндем. Күршеләребез Василий белән Марина Тавлиновлар бик риясыз, ихлас кешеләр иде. Аларның уллары Микулай белән Иван – минем дуслар. Икенче күршебездә Кузьминнар яшәде, миңа иптәшкә аларның да уллары бар иде – Сашка. Кызганычка каршы, Микулай да, Сашка да, Тавлиновлар да, Алексей дәдәй Кузьмин да мәрхүмнәр инде.
Соңгы кайтуыбызда күрдек – авыл бик нык үзгәргән, яртылаш бушаган. Дөресен әйтим, бик моңсу булды. Күпме сагынсаң, юксынсаң да – балачак кире кайта торган чор түгел шул...
Урта Баграж авылында Гыйләҗевлар йорты.
Сарман районының Мортыштамак авылында туган бабам – муллалар, имамнар нәселеннән. Революциядән соңгы болгавыр чорларда язмыш аларны төрлечә сынаган. Җанына тынычлык эзләп килгәнме бабай бу керәшен авылына, әллә яшь укытучы буларак җибәргәннәрме – тәгаен генә хәзер әйтә дә алмыйм. Бәхете булганмы ул аның, әллә фаҗигасеме? Ничек кенә булмасын, шунысын әйтә алам – Мирсәет бабамның да, Могаттәрә әбиемнең дә авылда авторитетлары бик зур иде. Авылдашлар алар өчен өзелеп торды. Утынын, печәнен китерәләр, бәрәңге бакчасын эшкәртергә булышалар. Багражны мин үземнең “университетларым” дип тә әйтә алам. Моңарчы тормышны бер яклап кына күргән шәһәр баласы буларак, мин анда үзем өчен бөтенләй икенче дөнья ачтым. Иң беренче эш хакымны да мин биредә, “Үрнәк” совхозында, борчак басуында эшләп алдым. Җиде сум иде ул. Инде Казанга кайтып, укулар башлангач, бабайның авылдан шул акчаны салганы исемдә.
Күңелгә кереп калган эпизодлар бик күп. Ул балык тотулар, су коенулар дисеңме... Кышкы озын кичләрдә күрше Алексей дәдәй бабай янына кич утырырга керә, мин аларны йотылып тыңлап утырам...
Казаннан Зәй аэродромына самолет белән төшәбез. Аннан авылга ун-унике чакрым кайтасы бар. Берсендә әти, әни, мин “Беларусь” тракторы арбасына утырып кайттык. Күз алдыбызда тракторның алгы тәгәрмәче ычкынып, алдан тәгәрәп китте, чак юл казасына тарымадык...
Инде үсмер чагымда, самолеттан төшкәч, аэродромнан Кашкатауны ориентир итеп алып, басу буйлап турыга ничәдер чакрым җәяү кайтканым да истә.
Гомумән, Баграж минем күңелемә дөнья дагы иң матур авыл булып кереп калды. Кая гына барсам да, мин башка авылларны Баграж белән чагыштырам. Аракы, Минәй чишмәләре суы кебек тәмле суны минем беркайда эчкәнем юк.
Хәзер бабайлар очында торган Гена дәдәй Андриянов та юк инде. Гаҗәеп кеше иде ул. Аучы. Урманда аңа селәүсен (рысь) ташланган. Шул ерткычны җиңеп, авылга күтәреп кайтып, бар авылдашлар ны шаккатырган гаярь ир иде. Бу турыда газеталарда да яздылар.
Тавлиновлар нигезендә дә читтән кайткан кешеләр яши. Өебез исән, аны авылдашлар карап тора. Бабай утырткан агачларның да күбесе исән-сау әле. Чишмә дә урынында. Ул чишмәгә әти Баграж халкына рәхмәт йөзеннән истәлек ташы куйдырды.
Тулырак язманы "Туганайлар" газетасының №8 санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев