Туганайлар

Иске Тәрбит авылы халкы "Көзге бал"да катнашкан

19 октябрь көнне Кайбыч районы Иске Тәрбит авылында "Көзге бал" бәйрәме оештырылган.

Чарага балалар, авыл яшьләре чакырылган. Килгән кунаклар кызыклы конкурсларда катнашкан, көзгә кагылышлы сорауларга җавап эзләгән. Шулай ук бәйрәмдә "Иң зур көзге уңыш" дип исемләнгән конкурс оештырылган. Әлеге конкурста беренче урын бакчада үсүче иң зур яшелчәләрнең берсе - кавынга бирелгән.

Фотолар ВКонтакте социаль челтәрендәге "Кайбицы/ Новости района/ Кайбыч таңнары" группасыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: