Иске Карабаянның зур һәм кечкенә өметләре
Теләче районының Иске Карабаян (Колбагыш )авылында барлыгы 50 хуҗалык бар. Кайчандыр гөрләп торган авыл бүгенге көндә тыныч кына яшәп ята. Җәй көне авылда Троица бәйрәме үтә. Бу вакытта авылны танып булмый. Чөнки бәйрәмгә дип ерак җирләрдән авылдашлар кайта, кунаклар килә. Авыл кабат җанлана, яши башлый.
Китапханә булмаса, авыл бетә
Иске Карабаян авылында китапханә һәм медпункт бердәнбер сакланып калган социаль объектлар. Икесе дә бер бинада урнашкан. Моңа кадәр китапханәнең урыны башта – клубта, аннан башлангыч мәктәптә булган. 1993 елда хәзерге бинасына күчерелгән. Китапханә мөдире – Светлана Демидова. Медпункт фельдшеры – Гөлнар Хәлилова. Ул Олы Нырсы авылында да эшли, Колбагышта понедельник һәм четверг көннәрендә генә кабул итә.
Бинаның яртысын китапханә алып тора, ә калган өлешендә – медпункт. Китапханәнең ике бүлмәсе бар. Беренчесендә төрле язучылар иҗатына багышланган китап күргәзмәләре урын алган, анда керәшеннәргә багышланган почмак та бар. Икенче бүлмәдә китаплар белән тулган киштәләр тора. Китапханә фондында 6 меңләп китап саклана икән. “Узган ел 140тан артык китап өстәлде. Газета, журналлар да кайтып тора. Подписка кыйбат булгач, авыл халкы аларны китапханәдән алып торып укый. Йөри алмый торган өлкәннәргә китапларны өйләренә барып тапшырам”, – дип сөйләде Светлана Демидова.
Китап укырга, үз авыллары белән беррәттән, күршедәге Карабаян һәм Тәмтедән барлыгы 78 кеше йөри. Шуларның 4есе генә балалар. “Халык ярдәмендә төрле бәйрәмнәргә багышлап кичәләр үткәрәбез. Картлар көне дә, инвалидлар декадасы да, сайлау алды кампанияләре дә оештырыла”, – ди китапханәче.
Светлана Демидова үзе Теләче районының Субаш авылында туган. 2012 елда Иске Карабаянга килен булып төшкән. Ире Пётр белән өч бала – Лилиана, Юлия һәм Семённы үстерәләр. 2017 елда ул 23 ел китапханәче булып эшләгән Юлия Фёдорованы алмаштырган.
Китапханәдә ремонтның күптәннән булмаганы күренә. Җитмәсә, бик салкын да. “Җылылыкны өзделәрме әллә сездә”, – дип сорагач: “1993 елга кадәр монда башка оешманың конторосы булган. Анда ут та, җылылык та кертелгән ул чагында. Безгә җылылык эләкмәде. Миңа кадәр эшләгән китапханәче вакытында да җылылык юк иде инде. Мин дүртенче ел эшлим. Бездән генә тормый шул. Җылылык торбалары уздыру буенча тиешле оешмаларга мөрәҗәгать итеп тә, үзебез артыннан йөреп тә карадык, әлегә хәл ителмәде”, – дип җавап бирде Светлана Демидова. Бүлмәләр электр җылыткычлары ярдәмендә җылытып тоталар. Ләкин ул гына җитми. Китапханәче салкын ел фасылларында фельдшер белән бер бүлмәдә эшләгән.
Китапханәдә җылылык булырга тиеш. Ул биредә эшләүче китапханәче һәм газета-журнал укырга йөрүче кешеләр генә түгел, ә монда саклана торган китаплар өчен дә бик мөһим. Чөнки китапларны тиешле бер тәртиптә һәм шартларда гына саклап була. Мәсәлән, китаплар торган бүлмәдә – 18-22 градус җылылык һәм 45-60 процент дымлылык булырга тиеш. Ә китапханәдәге җылылык һәм дымлылык урамдагы һава торышына, ел фасылына карап үзгәрә.
“Безнеке кебек кечкенә авылларда шушындый бер урынның булуы мөһим. Китапханә дә булмаса, авыл бетә инде ул”, – диде Светлана.
Колбагышта җөрәкле кешеләр яши
Иске Карабаян авылын халык Колбагыш дип тә йөртә. Бу атаманың килеп чыгышы болай аңлатыла. Элек бу җирләрдә бер бай яшәгән, ди. Ул байның коллары да булган. Үләр алдыннан шул бай: “Бар байлыгымны колларыма башырам”, – дип әйткән. Шулай итеп, Колбагыш дигән атама килеп чыккан, имеш.
Авылда яшәүче Нионела Прокопьева безгә авылның үткәне, ырымнары, йолалары турында сөйләде: “Иске Карабаянга кешеләр Питрәчнең Әлбәден авылыннан күченеп килгәннәр. Алар бик кыю нәселдән булганнар, күрәсең. Бу урыннарда куе урман үскән. Шул кешеләрнең Мәтвей исемлесе юлсыз-нисез җирдән урманның яртысына кадәр кергән. Мәтвей барып җиткән җирне хәзер дә беләләр. Йөрәк кебек тоташкан ике елга арасын “Мәтвей җөрәге” дип атыйлар”.
Авылда чишмәләр дә күп икән. Шуларның берсе “Чәвәр” дип атала. “Чишмә аккан җирдә чәвәр дигән кешеләр чүнник (умарталык) тотканнар. Шуңа күрә бу җиргә “Чәвәр” чишмәсе дигән атама береккән”, – дип сөйләде Нионела Прокопьева.
Аның өенең түр почмакларында – тәре аллары, стеналарында – матур картиналары, балаларының, оныкларының, әти-әниләренең, авыл кешеләренең фотосурәтләре эленгән. Күпләп гөлләр үстерә. Өенең бер почмагын самовырлар коллекциясе бизәп тора. Аяк астында, мыр-мыр килеп, бөтерелеп йөрүче мәчесенә кадәр бар. Җылылык, яктылык бөркелеп торган чын авыл өе. Нионела түти үзе дә күңелебезгә хуш килде. Ачык күңелле, оптимист әби ул. Бик тәмле итеп коймаклар да пешерә. Без, журналистларны авыл коймагы белән дә сыйлады, кайнатмаларыннан да авыз иттерде. Шул арада үзе матур иттереп җырыу да сузды:
“Безнең илләребез лә, ай, илкәвек,
Асыл кошның сез баласы.
Ай, безнең җөргән җирләр лә, ай, гөркәвек.
Бездән дә лә гумерләр, узып бара, җакшатаның сез баласы,
Ай, кыйблалардан искәндей, ай, җилкәвек...”.
Бу җырыуны Нионела әби Иске Карабаян авылында яшәгән Акыллы бабайдан өйрәнеп калган.
Нионела Прокопьева Теләче районының Петровский авылында туган. 1962 елда Иске Карабаян авылының Купи Павелына кияүгә чыккан. 46 ел лесник булып эшләгән ире Павел белән алар дүрт бала үстергәннәр. Кияүгә чыкканчы фермада дуңгыз караган Нионела Колбагышта төрле эшкә йөргән. “Авылда эшләгән җирләрем күп булды, тегермәне дә, фермасы да калмады. Хәзер генә бернәрсә дә юк”, – диде ул.
Павел белән алар 60 елга якын бәхетле, парлы тормыш кичергәннәр. Ире берничә ел элек үлеп киткән. Хәзер шушы матур өйдә Нионела әби ялгызы гына яши. “Йөргән җиреннән, беркемгә дә комачау итмичә, минем берүземне калдырып, Рождество көнендә китте дә барды”, – дип әйтеп куйды ул. Күрәсең, бик яратышып яшәгәннәр. Бу сүзләрне әйткәндә Нионела әбинең күзләреннән яшьләр килде.
Биектаудан кайтканнар
Хәзер авылда бернәрсә булмаса да, Иске Карабаянга шәһәрләрдән күченеп кайтучылар да бар. Шуларның берсе – Степановлар гаиләсе. Алар биредә узган елның май аеннан торалар. Чыгышлары белән Тәмте авылы кешеләре. Гаилә башлыгы Владимир ни өчен бу авылга кайтуларын: “1984 елда Тәмтедә төп нигезебез янгач, әти-әни бу авылга күченеп килгәннәр”, – дип аңлатты.
Владимир Степанов 40 ел шофер булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Хатыны Мария белән Биектауда яшәгәннәр. “Бу йортны төзекләндереп, дача кебек кебек кенә тотарбыз дигән идек. Ике улыбыз да олылар инде, үз гаиләләре бар. Алар да бераз үзләренчә яшәп карасыннар дип, авылга бөтенләйгә кайтып китәргә булдык”, – дип сөйләде ул.
Колбагышка кайткач, үз хуҗалыкларын булдырганнар. Бозау, тавыклар сатып алганнар. Ә Мария түти чиү белән мавыга башлаган. Көннәрен ул тәре алларына матур бизәкләр чигеп үткәрә.
Колбагыштан кайтканда Светлана Демидова әйткән сүзләр турында уйладым. “Китапханә дә булмаса, авыл бетә инде”, – диде ул. Авылның киләчәген китапханә белән бәйләү, бәлки, күпләргә сәер булып тоелыр. Хәзер китап укучылар юк диярлек. Ләкин китапханә – Колбагышның бердәнбер юанычы. Монда булган кичәләрдә авыл кешесе бер-берсе белән очраша, аралаша һәм киләчәккә планнар да кора.
Халыкның яратып йөри торган бердәнбер урыны булган китапханәгә җылылык кертелмәү хәзерге вакытта авылларга мөнәсәбәтнең ни дәрәҗәдә икәнен раслый. Киләчәктә хәл яхшы якка үзгәрсен иде, чөнки авылларның киләчәге җитәкчелекнең мөнәсәбәтенә, проблемаларны хәл итүләренә дә бәйле бит.
Колбагышның үткәннәрен, йолаларын, традицияләрен саклаучы Нионела Прокопьева; тырышып эшләүче, киләчәккә өмет белән караучы Светлана Демидова; Биектаудан күченеп кайткан Мария һәм Владимир Степановлар шикелле Иске Карабаянны яшәтергә тырышучылар булганда, керәшен авылларының бүгенгесе генә түгел, киләчәге дә бардыр...
Милена НОВИКОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев