Туганайлар

Исемең белән кайт

Бу истәлек 1943 елда немец фашистлары тарафыннан җәзалап үтерелгән, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән алты бала атасы, әтием Семенов (Морозов) Михаил Матвеевичка багышлана. "Әтием, мин синең хатыңа каршы 72 елдан соң җавап язам әле. Кәгазь битенә түгел, күңел дәфтәремә язам. Язып кына калмыйм, аны киләсе буыннар колагына сөйлим. 1943...

Бу истәлек 1943 елда немец фашистлары тарафыннан җәзалап үтерелгән, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән алты бала атасы, әтием Семенов (Морозов) Михаил Матвеевичка багышлана.

"Әтием, мин синең хатыңа каршы 72 елдан соң җавап язам әле. Кәгазь битенә түгел, күңел дәфтәремә язам. Язып кына калмыйм, аны киләсе буыннар колагына сөйлим.

1943 нче елда ул хатыңны алгач, җавап язганбыздырмы, юктырмы, анысын инде хәтерләмим. Әни язмый калмагандыр. Ярый, исән-сау гына яшәп ятабыз инде, дигәндер. Өйдәге хәлләрне язып үткәндер. Алты балаң исеменнән кушың, Катяң дигәндер (сезнең бер-берегезгә яратып "кушым" дип дәшкәләгәнегез хәтеремдә калган). Һәрберебез исеменнән күптин-күп сәлам, дип тә өстәгәндер. Кем уйлаган бит әлеге хатыңның соңгысы буласын. 16 январьда язылганхатыңнан соң, "20 январьда хәбәрсез югалды" дигәнен дә китереп тоттырдылар. Озак та тормый, "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнде, дигән язуың да килеп җитте.

Бүген болай хәтеремне яңартып утыруымның сәбәпләре дә бар бит әле. 1943 елда, хатың, "хәбәрсез югалды" дигән язуың белән бүләкләнү турындагы кәгазьләрне тоттырып әни мине военкоматка җибәрде. Хатларны шунда утыручы кызларга биреп калдырдым. Шуннан соң 75 сумлык ятимнәр пенсиясенә тагын 25 сум өстәделәр. Менә шул калдырган хатлардан, соңгы хатың, ничә еллардан соң, килеп чыккан бит, әти. Документлар арасыннан архивтан табылуы турында әйттеләр. Тик орден белән бүләкләнү турындагысы гына каядыр юкка чыккан. Озак көттерми район ветераннар советыннан берәү килеп тә җитте. Хәлләрне белеште. Хаттагы балалар (без, 6 балаң) турында сорашты. Барыбызның хәлләре турында сөйләп бирдем. "Ярдәм кирәкмиме, ни белән булыша алабыз?"- дип сорады. Берни дә кирәкми, дидем. Бар әйберем дә җитә. Ач-ялангач түгел, дүрт балам бар, Аллага шөкер. Алар ярдәм итәләр, дидем. Бик озак сөйләшеп утырдык. Орден турында белешербез, очына чыгарга тырышырбыз, дип китте.

Беләсеңме, әти, бу хәбәр булыр алдыннан таң атканда мин бит сине төшемдә күрдем. Бик ачык итеп кердең. Кайтып киләсең икән. Күрше Чыты авылына җиткәнсең. "Әле генә кайта алмыйм, эшләрем бар, кызым",- дип машинадан төшеп калдың... Уянгач та, ни булыр икән, бу нәрсәне аңлатты икән, дип уйланып яттым. Әлеге хәбәргә булган икән.

Эй, әти, бик көттек без синең кайтуыңны. Берсеннән-берсе кечкенә калган алты балаң, әниебез.... Бер генә кул, бер генә аяк белән булса да кайтсаң иде, дип теләдек. Син сугышка киткәндә (1941 елның сентябрь ае) миңа 14 яшь, ә кечкенә улың Микулайга дүрт ай гына иде бит. Ул сине белми дә калды.

Сугыш беткәч, солдатлар кайта башлады. Әтиләре кайткан семьяларның, балаларның хәлләре дә әйбәтләнеп китте. Укырга да мөмкинлекләре чыкты. Ә мин 4 классны гына тәмамлый алдым. Иң олысы бит мин. Әнигә булышырга кирәк, балаларны үстерешәсе. Син кайтсаң, укымый калмаган булыр идем дә бит. Шулай булса да, сугыш елларында, сугыштан соң да әле гел санау-чутлау, җаваплы эшләрдә
йөрттеләр үземне. Укыткан бу-лыр идең. Син бит үзең дә укыган кеше, шул заманда ук техникум бетергәнсең. Балаларым дип, өзелеп тора идең. Мин өченче бала булып туганмын. Миңа кадәрге икесе, тугач та озак яшәмәгәннәр. Мине инде көтеп алып, үлмәсә ярар иде дип, куркып яшәгәнсез. Әнием сөйләгән бер хәл исемдә. Син кайдадыр, авылдан читтә эшләгән вакыт булган. Бер көнне сыер үлеп киткән, күпкән булгандыр инде. Синең яныңа кемнедер чаптырганнар. Син кайтып та җиткәнсең. Беренче сүзең: "Кая балам, Марина кая? - дип сорагансың (Ул вакытта әле балалардан мин генә). - Сыер бәла түгел, икенчесен алырбыз. Балам, үзең исән бул, Катям",- дип, сыерның үлгәненә ни әйтер икән дип курыккан әниемне бер сүз белән дә әрләмәгәнсең. Менә ничек яратканың бит син безне. Син булсаң, без нинди бәхетле булыр идек... Инде үзем 88 яшькә җитеп килсәм дә, һаман да ятим үскән, "әти" дип әйтергә тилмергән вакытлар күңелне әрнетә. Ул вакытта күргән азаплар искә төшеп күзләргә яшь, бугазга төен тыгыла.

Әйбәт кеше булганлыгыңны авылдашлар да гел әйтеп торды. Ялган яратмадың, турысын, дөресен әйтә идең, кеше әйберенә кагылмадың. Безгә дә шундый тәрбия биреп калдырдың. Алты балаңның бишесе: игезәк кызларың Бира белән Найдый, улларың Бәчелей белән Микулай әле исән-сау, әти. Метрей улың гына үлеп китте. Ул да исән булыр иде әле. Эш вакытында, саламны эскерткә өйгәндә егылып төшеп, урын өстенә калды. Утыз елга якын урын өстендә ятып китеп барды, бичара. Әниебез озак яшәде, 99 яшенә җитеп үлде.

Үзеңнән зур нәсел калды,әтием. Алты балаңнан 24 онык. Онык, оныкларның балалары белән йөзгә тулабыз.

Җиңүнең 70 еллыгына багышлап бик зур эшләр башкарыла. Секретный архивларны ачарга да рөхсәт бирелгән, ди. Менә шулардан соң сиңа кагылышлы тагын бер хәбәр килеп җитте бит әле безгә, әти. "Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен сержант Семенов Михаил Матвеевич Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән" дигән хәбәр дә бар. Синең 20 январьда Украинаның Луганск өлкәсе Н.Серебрянка станицасы өчен барган сугышта немец фашистлары тарафыннан кулга алынганыңны, допроста берни дә сөйләмәгән, дәшмәгән өчен җәзалап, телеңне кисеп алганнарын да белдек. Канга баткан хәлеңдә салкын карга чыгарып атканнар. Ул вакытларда чатнама суыклар була иде бит. Бу хәбәрне бик авыр кичердек. Йөрәккә үткән әтисез үсү, аны югалтуның инде сүрелеп барган ачысы, фашистларга булган нәфрәт тагын калкып чыкты. Ничек түздең икән, ул вакытта ниләр уйладың икән, әти? Балаларым ятим кала, бәгырькәйләрем минем, дип уйлагансыңдыр инде. Безне, балаларыңны, хатыныңны, туган нигезеңне башка күрә алмаячагың йөрәгеңне өзгәләгәндер. Илем өчен үләм, Ватаным мине онытмас, дигән уйлар үткәндер башыңнан. Үзеңнең дөрес эшләвеңә, Ватаның, балаларың, туганнарың алдында күңелең саф булуына ышанып киткәнсеңдер...

...Кайт инде, әти, күрше авылга кайтып җиткәнсең бит. Эшләреңне тәмамла да, кайт. Герой исемең белән кайт. Туган ягың, авылың мәктәбенә, урамнарына исемеңне алып кайт. Без, балаларың, моны бик көтәбез. Инде киләчәк буын балалары да синең белән горурланырлык исемең белән кайт!

Илебезгә тынычлык, барчагызга исәнлек-саулык теләп калучы Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылыннан Марина әбиегез НИКИТИНА сөйләгәннәрне кызы

Евдокия ИВАНОВА язып алды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: