Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ишәле авылы тарихы

Чистай районының алты авылында – Бахта, Актау, Ишәле, Югары Кондрата, Чуаш Ялтанында һәм Йолдыз поселогында керәшеннәр яши. Чистай шәһәрендә дә карендәшләребез күпләп гомер итә.

Ишәле авылына 18 гасырда нигез салына. 1860 елларга кадәр халык дәүләт крестьяннары категориясенә караган.

Ишалькино (Ишәле) - Чистай-Нурлат автомобиль юлы янында, Чистай шәһәреннән көньякка таба 40 километр ераклыкта. Анда керәшеннәр һәм чуашлар яши.

Халкы элгәредән игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. 20 гасыр башында Ишәледә земство мәктәбе, 2 тегермән, 3 вак кибет эшләгән.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Чистай өязенең Яңа Адам волостена кергән. 1920 елдан Татарстан АССРның Чистай кантоны составында була. 1930 елның 10 августында Чистай районында, 1935 елның 10 февралендә Кызыл Армия районында, 1958 елның 23 маенда Чистай районында.

Авылда эчә торган су кытлыгы проблемасы XX гасырның 80нче еллар ахырында гына хәл ителә. Моңа кадәр авыл халкы чишмәдән файдаланган. Чишмәләрнең дә берсе зур җир кишәрлеген су басу куркынычы аркасында халык тарафыннан томаланган.

Хәзер авылда чишмә калган. Халык сыйфатлы су белән тәэмин ителгән.

Электрлаштыру 60нчы еллар башында башкарылган. Чуаш Ялтаны авылында элемтә бүлеге урнашкан.

Газлаштыру 90нчы  еллар уртасында гына башлана. Моңа кадәр газ булмаган. Авылга ризык әзерләү өчен газны баллоннарда китергәннәр, ул да барысына да җитмәгән. Бүгенге көндә газны барлык авыл халкы да куллана.

Авыл халкы өчен әһәмиятле бәйрәмнәрдән Рождество, Нардуган, Май чабу, Благовещение, Пасха, Вознесение һәм башкалар билгеләп үтелә. Бәйрәм вакытында хуҗалык уңышларын һәм кешеләрнең шәхси иминлеген, мул уңыш һәм терлекләрнең үрчемен сорап йолалар үткәрелә. Бәйрәмнәрдә җырлар, биюләр, уеннар һәм багулар зур урын алып тора.

Озак вакытлар бер авылда яшәп, керәшеннәр һәм чувашлар бер-берсеннән хуҗалык алып бару элементларын, көнкүреш культурасы күнекмәләрен үзләштергәннәр. Тел тәэсире дә сүзлек запасын баеткан.

 

Чистополь-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев