Җиргә береккән җан
Бар уңайлыклары булган иркен квартирлы шәһәр тормышын авылныкына алмаштырып, Сарман районының Наратасты авылындагы “Лабашов” крестьян-фермерлыгы тотучы Алексей Лабашов белән элемтәгә кердек
Коронавируска шәһәр халкын дүрт стена арасына бикләсә дә, язның һәр секунды алтындай кыйммәткә ия икәнен аңлаган җир кешесе басуын сөреп, җирне тырмалап, чәчәсен чәчеп, бер катка эшен бетерде.
Үз басуларында
Сарман районының Наратасты авылындагы “Лабашов” крестьян-фермерлык хуҗалыгы май аеның беренче өч көнендә язгы кыр эшләрен төгәлләде.
Бу хуҗалык җитәкчесе Алексей Лабашов 84 гектар җиренең 40 гектарында арпа һәм бодай чәчкән. Тагын 40 гектарын көзге культуралар өчен калдырган. Ә 4 гектар мәйданны печәнлек били икән.
Чәчү өчен сортлы орлыкны Яр Чаллы шәһәреннән алып кайтканнар. Әгәр дә җәй яхшы килеп, яңгырлар да вакытында яуса, гектарыннан 25-30 центнер уңыш алырга ниятлиләр.
– Чәчүдә үзебезнең авылдашлар Валентин Тихонов һәм механизатор Георгий Байрашов белән бергәләп эшләдек. Чукмарлыда яшәүче механизатор Валерий Бондарев көзен җир сөрүдә дә эшләгән иде, чәчүдә дә катнашты, – дип сөйләде Алексей Николаевич. – Коронавирус куркынычы янаганлыктан, язгы чәчүдә эшләүчеләрнең һәркайсысын саклангыч чаралардан булган маскалар, эш бияләйләре һәм башкалар белән тәэмин иттек. Башка авылдан йөреп эшләүчеләр өчен КФК печате сугылган белешмәләр бирдек. Өзлексез производство булганлыктан, махсус режим шартларында да эшне бер минутка да туктатмадык. Язның бер көне ел туйдыра, дигәндәй, вакытның кадерен белеп эшлибез. Туганнар, авылдашлар ярдәмен һәрчак тоям. Шунсыз фермерлык белән шөгыльләнү авыр булыр иде.
“Лабашов” хуҗалыгының үзендә трактор, сабан, чәчкеч кебек кирәкле техниканың булуы да язгы кыр эшләрен вакытында тәмамлау мөмкинлеге биргәндер. Техниканы ремонтлауда хатынының бертуган абыйсы, эшмәкәр Михаил Карпов булышкан. Җирне катоклау өчен “Беларусь” тракторын да Михаилдан алып торалар. Шулай ук, көзге урып-җыю чорында кырдан ашлык ташуда аның “КамАЗ” машиналары эшли. Алексейның үзенең бертуганы Виталий – тирә-якта осталыгы белән танылган сварщик. Димәк, эретеп-ябыштыру эше өчен дә кеше эзләп баш ватасылары юк... Ашлык суктырганда комбайнга кемне утыртырга дип борчылмыйлар, туганнарының улы Сергей Лабашов ярдәмгә килә. Ул, елның-елында, отпуск алып, Зәйдән кайта. Урып-җыю тәмамланганчы эшли. Хезмәтенә түләү буларак, печән һәм ашлык төяп кайтып китә. Үз хуҗалыгындагы малларга кышлык азык дигән сүз.
– Без, фермерлар, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең ярдәмен тоеп эшлибез. Нинди генә проблема булса да, киңәшкә алар янына барабыз. Менә хәзер, уҗымнар тишелгәч тә, тукландыруга керешәчәкбез. Аның өчен ашламаны ташламалы бәягә Минзәләдән кайтартабыз, – ди Алексей. – Ягулык-майлау материалларын, бер литрын 42 сумнан Сарманның үзеннән сатып алдык. Хәзерге вакыт өчен моны кыйммәт бәя димәс идем. Иң мөһиме, игеннәр тигез тишелсен дә, һава торышы гына уңай булсын, эштән курыккан юк.
Шәһәрне – авылга
Эштән курыккан юк, дип, сүз булсын өчен генә әйтүе түгел Алексей Лабашовның. Ул – бар уңайлыклары булган иркен квартирлы шәһәр тормышын авылныкына алмаштырган кеше. Түбән Каманың бик сирәкләр генә урнаша алган “ТАНЕКО” акционерлык җәмгыятендә ирле-хатынлы эшли иде алар. Яшәүләре шәһәрдә булса да, картаеп баручы әти-әниләре янына төп нигезгә һәр атна диярлек кайтып йөрделәр. Йорт-җирдәге барлык эш тә, башлыча, алар җилкәсендә булды.
Бианасы Нина кебек үк, Ирина да эшкә җитез, кунакчыл. Бакчадагы чәчәкләр, түтәлләр тирәсендә кайнашкан Иринаның кай арада аш-су әзерләп өлгергәнен дә күрми каласың. Алексей исә, әтисе Николай белән – каралты-кура тирәсендә, карыйсын караштырып, төзәтәсен төзәтештерәләр. Еш кына бу өйдәге табын түрендә кодалары Күпи дәдәй белән кодагыйлары Татый түтине дә күрергә була иде. Икесенең дә әти-әниләре тигез булган ул чаклар сагынып сөйләргә генә калды. Нишлисең, вакытның үз кануннары шул. Хәзер инде Иринаның әнисе Татый түти бу өйдәге мул табын түрендә ялгызы гына утыра...
Өлкәннәр китә, ә тормыш яшьләргә кала. Әти-әнисеннән соң ятимлек сарган туган нигезне заманча яңартып, ихатаны да танымаслык китеп үзгәртте Алексей. Әтиләреннән калган умарталарны карау, нигездә, Алексейның энесе Виталий карамагында. Бүгенге көндә төп йортта барлыгы сигез оя умарта бар. Шөкер, узган җәй Зәй ягындагы бал кортларын кырган афәт җиле аларга кагылмаган...
Олы кызлары, эколог булырга ниятләгән Оля мәктәпне тәмамлап, Мәскәүдәге Россия дәүләт социаль университетына укырга кергәч, ә уртанчысы Валя Яр Чаллы шәһәрендәге педагогия институты студенты булгач, өлкән Лабашовлар авылга күченделәр. Квартирларын сатып, шәһәр белән араны тулысынча өзеп! Аларның бу адымын бик күпләр аңлый алмагандыр, мөгаен. Ә туган нигезнең тарту көчен, бәләкәй чактан ук җанга якын булган туган авыл кадерен белүчеләр исә Алексейларның кайтуына сөенеп туя алмагандыр...
Казлар да асрыйлар
2014 елда үзенең крестьян-фермерлык хуҗалыгын оештырган Алексей Лабашов каз үрчетү белән шөгыльләнә. Ике елдан соң, гаилә фермасын үстерү программасы буенча грант откач, казлар санын тагын да арттыру мөмкинлеге туа. Бик кыска вакыт эчендә, үз шәхси хуҗалыкларының бәрәңге бакчасы түрендә капиталь ферма бинасы да төзеп куйды ул.
Узган елны 2 мең каз бәбкәсен Мөслимнән алып кайтып үстергәннәр. Быел да, килешү буенча, июнь аенда шуннан ук алырга җыеналар.
Ә аңа кадәр тәүлеклек чебиләр алып, ай буе карап үстергәннән соң, аларны халыкка сату белән шөгыльләнәләр. Быел 2 апрельдә Чистайдан 600 чеби алып кайтып үстергәннәр, аларны тирә-як авыллардан һәм Зәй районыннан килеп алып бетергәннәр инде. Чебиләрнең икенче партиясен 15 апрельдә Бөгелмәдән барып алганнар. Ул 1100 чебине үз фермаларында бер ай тәрбияләгәннән соң, тагын сатачаклар.
– Көз көне казларның бер илле процентын халык килеп ала. Үзебезнең авылда да каз үстереп тормыйлар, бездән алу җаен карыйлар. Берничә ел сатып алган кешеләр алдан ук үзләре шалтыраталар. Казларны тере килеш алып китеп суючылар да бар, әзер каз итен алучылар да – ди Ирина Прокофьевна. – Шулай ук, Чаллыга, Сарманга ярминкәләргә алып барып та сатабыз.
Каз асрау авыл халкын сезонлы эш белән тәэмин итү дә әле ул. Көзге чорда “Лабашов” хуҗалыгында, көн дә олы өмә уздырыла. Наратастындагы хатын-кыз, шәһәрдә яшәүче туган-тумача каз өмәсенә җыела. Анысы өчен махсус бина көйләнгән. Кайнар суы да булган җылы бинада керәшен җырулары катыш уен-көлке белән, уңган киленнәр, берсен-берсе уздырып, каз йоны йолкалар. Сабыр-салмак түтиләр дә алардан калышмый. Замана уңайлыклары түтиләрне шатландырса да, көянтәләренә пар-пар каз түшкәләре асып Игәнә бәкесенә каз чайкарга төшкән яшь чакларын сагынадыр алар, сагынмый булмас…
Чишмәне дә, елганы да...
– Быел Олы көнне гаилә белән генә уздырдык. Өй тулы кунак булуга ияләшкән идек. Күкәйләр буясак та, башка еллардагыча, балалар өйдән-өйгә йөрмәгәч, ямансу булды. Күрше Петровка мәктәбенең беренче классында укучы төпчек кызыбыз Милана да бик көткән иде, – ди Ирина Лабашова. – Болар бар да вакытлыча. Әйдә, гел алай булмас әле.
Олы көнне генә түгел, Питрауны да олылап бәйрәм итәргә күнеккән Наратасты халкы. Олылап дигәч тә, авыл тоткасы булган Алексей Лабашов, Михаил Карпов кебек егетләр һәм аларга һәр эштә үрнәк булган Сергей Макаров, Марс Егоров ярдәмендә, әлбәттә!
Наратастында Авыл көне дигән бәйрәм дә бар әле. Анысында, бары тик ир-егетләр генә җыела. Киңәш-табыш та итәләр, проблемаларны да уртага салып хәл итәләр...
Авылның югары очтагы чишмә янын тәртипкә китерү турында да, мөгаен, Авыл көне дип аталган ир-ат җыенында сөйләшкәннәрдер. Нәтиҗәдә, Игәнә елгасының икенче ягында, тау итәгеннән ургылучы чишмәне чистарттылар, тирә-ягына миләш һәм башка куаклар утырттылар. Ул миләшләр шактый үскәч, бер-ике ел элек, чишмә өстенә түбәсе каплаулы корылма урнаштырдылар. Янәшәдә генә беседка да ясап куйдылар.
Игәнә елгасы суын күтәртү өчен корылган гидротехник җайланманы кирәк чагында ачып-ябып су күләмен тигезләү, язын аны тиешенчә көйләү дә – Алексей җаваплылыгында. Елга ярын корыган агач-куаклардан чистартучы да шушы булган егет. Чукмарлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Һадиуллинның ни өчен боларны фермер Лабашовка ышанып тапшыруы аңлашыладыр. Җирле җитәкчелеккә һәр эштә ныклы ярдәмче булган Алексей Лабашов җаны белән туган авылына береккән чын җир кешесе бит.
Фирая МОРАТОВА.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев