Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җир шарының медицина дөньясында танылган галим - Алексей Кибяков

8 февраль - Россия фәне көне уңаеннан, олы галим, физиолог, медицина фәннәре докторы, СССР Медицина фәннәре академиясенең член-корреспонденты Алексей Кибяков турында язабыз. Керәшеннәр арасыннан үсеп чыккан зур галим, профессор Алексей Кибяков исемен заманында җир шарының бөтен медицина дөньясында диярлек танып беләләр. Кибяковның фән мирасы тирәнтен өйрәнелүгә, тормыш юлы исә әдәби әсәрләр язуга, кинолар төшерүгә лаеклы.

Казан губернасы Мамадыш өязе Шомырбаш авылында туган. 1927 елда Казан дәүләт университетының медицина факультетын тәмамлаган.
1948-1953 - Казан медицина институтының нормаль физиология кафедрасы мөдире;
1949-1953 - СССР Медицина фәннәре академиясенең Казан филиалының биология институты директоры;
1956 елдан Ленинград медицина институтының (1956-1974) нормаль физиология кафедрасы мөдире булып хезмәт итә.

___________________________________

Берничә ел элек, Татарстан Республикасы керәшен оешмасы башкарма комитет җитәкчесе Людмила Белоусова тәкъдиме буенча “Глухов укулары”нда күптәнге танышым, олы йөрәкле ир- егет, галимнәрнең дә укытучысы, күренекле якташыбыз, керәшен халкының горурлыгы Алексей Кибяков турындагы истәлекләрем белән уртаклашып чыгыш ясаган идем. Ул көннәрдән соң байтак кына яңа мәгълүматлар җыелды. Бүген инде, соңрак тупланган материалларны да бергә теркәп, аларны "Туганайлар"ны укучылар белән дә уртаклашасым килде. СССР Медицина фәннәре академиясенең член-корреспонденты, даһи галимнең тууына быел 125 ел тулган булыр иде. Бу язма аны кадерләп искә алуыбызның бер билгесе булсын.

Алексей Васильевич белән танышуым очраклы гына булды дип әйтергә дә мөмкин. Ул чагында мин Ленинград югары партия мәктәбенең журналистика факультетында укый идем. Көннәрнең берендә сабакташым Сәмигулла Хәйретдинов шактый кызыклы хәбәр алып кайтты. “Монда, Ленинградта, Александр Кибяков дигән бер профессор яши икән. Керәшен, ди. Медик. Шул кешене эзләп табасы иде. Кайдан, ничек табарга икән?”, -ди.

Эзләүнең төрле юллары бар иде, әлбәттә. Адреслар бюросына гариза язарга мөмкин. Медицина уку йортларына мөрәҗәгать итәргә дә була. Бәлки, Казан медиклары арасында аны белүчеләр бардыр. Алай дисәң, бәлки Казан ягыннан түгелдер дә ул. Чөнки керәшеннәр дә, аз-азлап булса да, бөтен илгә сибелгән бит. Каян эзләргә соң?

Ул елларда бөтен кешенең дә фатирында телефон юк иде. Профессор булгач, аныкы мөгаен бардыр, дигән уй башка килде. Үзебез яши торган тулай торакның коридорында телефон аппараты бар иде. Шуннан файдаланып, станция белән бәйләнешкә кердек. Ни әйтсәң дә, Совет власте елларында кеше ихтыяҗын игътибарсыз калдырмыйлар, я тегеләй, я болай дип, җавап бирәләр иде. Бу очракта да шулай булды. Шалтыратып сораштык та, бер сәгать чамасы көтеп утырдык. Һәм җавап та килеп җитте. “Кибяков Александр түгел, Алексей Васильевич. Сез бәлки шуны эзлисездер? Башка Кибяков юк,- диде оператор кыз. Телефон номерын да әйтте. - Өй адресын бирергә ярамый”, -диде. Шул кичтә үк Алексей Васильевич белән элемтәгә кереп, иртәгәсен аның фатирына очрашуга бардык.

Безнең белән күрешергә шулай бик тиз ризалашуы һәм, гаҗәеп тә җылы каршы алып, күптәнге танышлары кебек эчкерсез сөйләшүе белән ул беренче очрашудан ук үзе турында әйтеп бетергесез җылы хисләр уятты.

Бу беренче очрашуыбыз турында шулай тәфсилләп язуымның сәбәбе аңлашыладыр. Алексей Васильевич белән моннан соңгы һәр күрешүебез дә аның олы җанлы, кешелекле, ярдәмчел бер шәхес булганлыгына яңа дәлил өсти иде.

Керәшеннәр арасыннан үсеп чыккан зур галим, профессор Алексей Кибяков исемен заманында җир шарының бөтен медицина дөньясында диярлек танып беләләр. Әмма ни кызганыч, 40 елдан артык институтларда физиология кафедрасы белән җитәкчелек иткән, Павлов исемендәге Халыкара премия лауреаты булган якташыбыз турында киң халык массалары бөтенләй диярлек белмиләр әле. XX гасырның күренекле шәхесләре турындагы белешмә китапларда да аның хакында саран гына итеп өч-дүрт юл белән генә искә алып узыла. Аның фәнни казанышлары һәм белгечләр әзерләүдәге тиңдәшсез зур хезмәтләре сүрән генә яктыртыла. Чынлыкта исә, А.В.Кибяковның фән мирасы тирәнтен өйрәнелүгә, тормыш юлы исә әдәби әсәрләр язуга, кинолар төшерүгә лаеклы.

Алексей Васильевичның әнисе Васса Александровна Афанасьеваның бөлгән дворяннар нәселен дәвам итүче хатын булуын, ә әтисе Василий Ефимовичның авыл чиркәвендә поп булып хезмәт итүен әйтеп узыйк. Ә менә керәшеннәр өчен гадәти булмаган Кибяков фамилиясе каян килгән? Бер очрашуда без шул хакта сөйләшеп утырдык. Дөресрәге, бу мәсьәләне Алексей Васильевич үзе кузгатты. Һәркемнең дә үз нәсел башын беләсе килә бит.

Аның борынгы бабаларыннан берсе, Килдебәк исемен йөрткән. Бу нәсел шактый гына мул тормышлы нәсел саналган. Фамилияне документка теркәгәндә Килдебәковның кыскартылып, урысчага җайлаштырып, Кибяков дип язылуы һич тә гаҗәп түгел.

Алексей Васильевич әти-әнисенең нәсел-нәсәбе, нинди хезмәт белән көн күрүләре турында сөйләргә бик үк яратып бетерми иде. Соңгы гасыр тарихыбызны белүчеләргә моның сәбәбе җиңел аңлашыладыр. Алексей үсеп белем ала һәм эшли башлаган дәвернең нинди вакыт икәнен беләбез. Ул чорда элек югары катлау вәкилләре дип йөртелүчеләрнең һәм дин әһелләренең үзләрен сөргеннәргә сөргәннәр. Бaлaлары уку йортларына кертелмәгән, керсәләр дә куып чыгарылган. Бу курку Алексей Васильевичның да канына нык сеңгән иде, күрәсең. Әле 80 яшенә якынлашып килгәндә дә, аның шикләнүләре сизелеп-сизелеп куя иде.

Фото: А.Кибяковның Шомырбашта укыган мәктәбе.

Мин берничә ел элек, Алексей Васильевичның вафатыннан соң, Шомырбаш авылына барган идем. Анын фоторәсемнәрен, кайбер документ һәм шәхси әйберләрен мәктәп музеена тапшырдым.

Заманында Шомырбаш авылы шактый матур авыл булган. Хәзер инде ул беркадәр таушалган, тузган, йортлар сирәкләнгән, урамнар таркау. Ул чакта олы юлдан соң авылга керүе дә бик җиңел булмады. Шулай да, әтисе хезмәт иткән чиркәү һәм Алексей туган йорт урыннарын, әнисе күмелгән зиратны күрү, тупылдап торган керәшен малайлары белән очрашу күңелдә дулкынландыргыч хисләр уятты.

Алексей менә шул авылда балачагын уздыра, башлангыч белем ала. Аннары Казанда Үзәк керәшен мәктәбен тәмамлый.

1918 елда егет Яңа Чүриле авылына укытучы булып килә. Ул еллардагы яшьләргә хас булганча, Алексей да сәяси тормышта актив катнаша. Тиздан аны Мамадыш кантонына политик мәгариф бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Монда аның эшләре шулкадәр күбәя, бер генә минут буш вакыты да калмый. Көндез бер авылда җыелыш уздырса, кичен икенче авыл яшьләре белән очрашуга барып җитә. Кайсы гына авылга барып, кайсы гына мәктәпкә керсә дә, ул караңгылык томаны, наданлык сөреме белән очраша. Шул ук вакытга революция дулкыннары белән уянган хaлык арасында белемгә, культурага омтылучы яшьләр дә бик күп була. Хезмәтчел крестьян балалары да китапка тотына, кулына дәфтәр-каләм ала, кызыклы кичәләр уздыра. Шул кичәләрдә Алексейга бер-бер артлы сораулар яудыралар.

- Менә шул очрашулар вакытында мин үземнең дә белемем җитәрлек булмавын, тормыш тәҗрибәмнең дә азлыгын аңладым,- дип сөйләгән иде Алексей Васильевич. - Шуннан соң Казан университетына укырга керергә дигән ныклы карарга килдем. Гаризамны да яздым, керү имтиханы тотарга да әзерләнә башладым. - Ул шулай диде дә, тукталып калды. Берәр күңелсез вакыйганы исенә төшергәндә, я әңгәмәдәшенең фикере белән бик үк килешеп бетмәгәндә, аның шулай кинәт кенә тукталып кала торган гадәте бар иде. Тукталып кала, беркемне да бүлдерми, күпмедер вакыт бер ноктага карап тора да, берни булмагандай, бүленгән сүзен дәвам итә.

- Идел буена зур афәт килде. Егерме беренче елгы корылык, ачлык, тиф, холера, башка төрле авырулар да өстәлде...
Шул вакытга Идел буе өлкәләрендә, республикаларда ачлыкка каршы көрәш отрядлары оештырылу турында без хәзер инде тарих буенча гына беләбез. Исеме көрәш отряды дип атaлса да, чынлыкта алар көчләп икмәк җыю, азык-төлек юнәтү отрядлары булалар. Яшь политработник Кибяков бу эштә бик тә актив катнаша. Ул Татарстанның берничә районында йөри. Ашлыкны граммлап-граммлап җыялар. Чөнки беркемдә дә артык икмәк юк.

- 50-60 грамм бирсәләр дә риза булып ала идек, азмы-күпме икмәген яшереп калдырырга тырышучыларга да рәхимсез идек, аларга бернинди шәфкать күрсәтмәдек,- дип искә алган иде Алексей Васильевич.


Алексей Кибяковның бу эштәге тырышлыгын күреп, башка берничә егет белән бергә, Новосибирск якларына икмәк җыярга җибәрәләр. 1921-1922 елларда ул Себер авыллары арасындагы бик күп юлларны таптый. Монда аңа башыннан төрле хәлләр кичерергә, үзенең сәләтен, ныклыгын, тапкырлыгын сынарга, хәтта үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килә.

Алексей Васильевичның үзе сөйләгән бер вакыйга.

Аны аралары 30-40-50-шәр чакырым булган, сазлыклы урманнар эченә урнашкан авыллардан-авылларга ямщик җигүле атка утыртып йөртә.

- Шулай кичкә таба, авыллар арасындагы урманны кичкәндә, каршыбызга ике кеше килеп чыкты да безне туктатты, кем булуыбызны тикшерә, документ таләп итә башлады. “Син үзең кем, башта син документыңны күрсәт” дияргә генә җыенган идем, урман эчендәрәк, куаклар артында, күзләрен елтыратып, мылтыкларын безгә төбәгән берничә кешене күреп алдым,- дип сөйләп китте ул.

Ләкин Алексей моны сиздерми, экспедициядә йөрүче студент дигән документын күрсәтә. Тиешле авылга алар төн уртасында гына килеп җитәләр. Икенче көнне анда җыен җыялар. Алексей Идел буендагы ачлык турында халыкка аңлата. Шактый кызык хәл – аның сүзе ярлыларга бик тиз барып җитә. Һәркем булдыра алганча – кем бер пот, кем биш пот, дигәндәй, икмәк бирә. Ә кулаклардан берни дә ала алмыйлар. Җирле власть вәкилләре белән берлектә, тентү уздырырга туры килә.

Менә aлар берәүнең ишек алдына керәләр. Алексей хуҗаны танып ала – кичә үзләрен урманда туктаткан кеше, ләкин аны тануын сиздерми. Хуҗа да аны танымаганга салыша. Башта икмәк юк дип зарлана. Ныграк кыса башлагач, сез кем соң ул чаклы бездән икмәк таләп итәргә, бәлки сез контрлардыр, дигән булып үзе һөҗүмгә күчә. Документ сорый. Тагын кичәге студент билетын күрсәтер, дип уйлый, ахырсы. Студентның икмәк җыеп йөрергә ни хакы бар, янәсе.

Фото: А.Кибяковның Тарту шәһәрендә доклад белән чыгыш ясаган вакыты. 1972 ел.

Алексей Кибяков Совет властеның вәкаләтле кешесе булуы турында до­кумент күрсәткәч, тавыш куба, әрләшә башлыйлар. Шунда хуҗа келәткә йөгереп кереп, обрез күтәреп чыга, егеткә ташла­на. Терлек абзарларыннан да тагын бер­ничә кеше чыга. Ике арада атыш башла­на. Алексей үзе зарарланмый, тик кучер башы җәрәхәтләнеп үлә. Соңыннан хуҗа кешенең урманда кораллы банда оеш­тырып, власть вәкилләренә һөжүм итеп йөрүче атаман икәне ачыклана.

Аның амбарыннан җиде ат йөге икмәк алып чыктык, дип сөйләгән иде Алексей Васильевич.

Хәзер инде ул вакыттагы сәясәткә башкача карашлар да бар. Без дә мон­да кемнең кулак, кемнең кем булганын тикшереп тормыйк. Һәрхәлдә, бөтен ил ачлыктан интеккәндә, бар кеше дә булган хәзинәсеннән өлеш чыгарырга тиештер инде.

Алексей Васильевичның тормыш миз­гелләре турында күп еллар элек газетада чыгарган бер язмабыздан берничә юлын искә төшерү урынлы булыр.

“1921 елгы корылык нәтиҗәсендә килеп туган ачлык бик күпләрне якты дөньядан алып китә. Бу хәлләрнең бары­сы да Алексей Васильевичның күз алдын­да бара. Бәлки нәкъ менә шул вакытта, кеше гомере өчен көрәш барган йокысыз төннәр һәм көннәрдә Алексей күңелендә медик булу теләге ныгыгандыр. Ә бәл­ки ул теләк-хыял газиз халкының якты киләчәген тагын да матуррак күрергә омтылудан барлыкка килгәндер. Хәзер инде төгәл генә әйтүе кыен”.

Алексей Кибяков та, Идел буе ачыгучы­ларына Себердән берничә вагон ашлык төяп җибәргәч, кайтып, элекке хыялын тормышка ашыра – Казан университеты­ның медицина факультетына укырга керә. Ул монда күп вакытын китапханәләрдә үткәрә, лабораториядә тәҗрибәләр ясый. Һәр тәҗрибәсен җентекләп тикшергән­нән соң гына нәтиҗәләр чыгара. Бу ты­рыш егетне университет профессоры Ни­колай Александрович Миславский күреп ала һәм турыдан-туры ярдәм итә башлый.

Әйтеп узарга кирәк, Миславскийлар – нәселдән килгән врачлар. Александр Андреевич Миславский фән докторы, хирург. Александр Николаевич Мислав­ский да фән докторы, гистолог. Николай Александрович Миславский физиолог, профессор, СССР Фәннәр Академиясенең член-корреспонденты. Нәкъ менә ул Ки­бяковка фән юлындагы серләрне ачарга ярдәм итә дә инде. “Кеше тормышы өчен көрәш операция өстәлендә башлана дип уйлап ялгышмагыз. Бу көрәш фәнне өй­рәнүдән һәм тәҗрибәләрдән башлана”, дип өйрәтә ул. А.В.Кибяков остазының бу сүзләрен гомере буе истә тота. Универси­тетны тәмамлап, Чирмешән, Яңа Чишмә районнарында эшләгәндә ул балаларны дәвалау тәҗрибәсен туплый башлый. Ә ул елларда балалар арасында скарлатина, трахома, корчаңгы кебек авырулар бик киң таралган була.

1930 елда Казанда медицина институ­ты ачыла. А.В.Кибяковны шунда укытыр­га чакырaлар. Фәнни тикшеренүләр алып барырга, тәҗрибәләр үткәрергә мөмкин­лекләр бик нык арта.

Бер ел да узмый, А.В.Кибяков медици­на фәне дөньясында беренче зур ачышын ясый. Ул нерв импyльсларының химик юл белән тапшырылyын раслый.

А.В.Кибяков немец, инглиз, француз, рус һәм үзенең ана телендә бердәй яхшы укый, яза, сөйләшә иде. Шуңа күрә ул үзе­нең фәнни хезмәтләрен дә, кайсы телдә басылып чыгасы булса, шул телда яза иде. Ә анын 20-дән артык хезмәте чит илләрдә басыла. Ул елларда совет иленең “тимер пәрдә” белән чикләнгән булуын искә aл­сак, бу санның гаять зур булуын аңлар­быз. Ике дистә хезмәтеңне чит илләрдә бастыралар икән, 6у инде син дөньякүләм танылган галим дигән сүз. Менә шуңа да, Алексей Васильевичның 1948 елда СССР Медицина фәннәре академиясенең член-корреспонденты итеп сайлануын аның тынгысыз эшчәнлегенә лаеклы бәя дип санарга кирәк.

Киң фәнни эшчәнлек алып бару, сту­дентлар, амспирантлар һәм ординатор­лар белән җитәкчелек итү өстенә Алек­сей Васильевич җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Ул Казан шәһәренең Молотов район Советы депутаты, пар­тиянең Казан шәһәр комитеты члены, хезмәт ияләренең Казан шәһәр Советы депутаты. Менә шундый бер вакытта республика хезмәт ияләре аңа тагын да зуррак ышаныч белдерәләр. 1951 елда 3әй сайлау округыннан Татарстан Вер­ховный Советына депутатлыкка канди­дат итеп күрсәтәләр. Бу чор – сугыштан соңгы илне төзекләндерү еллары.

Сайлау алды көннәрендә ул 3әй райо­нының бик күп авылларында очрашулар үткәрә, халыктан наказлар кабул итә. Кайда күпер салырга, кайда мәктәп ачар­га, кайда клуб төзергә. Булачак депутат боларның барсын да язып, теркәп бара, район хуҗаларына җиткерә. Алар гына башкара алмастаен республика җитәк­челәренә әйтеп алдагы еллар планнары­на керттерә. Ә инде планга кергән икән – үтәттермичә туктамый, һәрвакыт даими контрольдә тота. Ныграк таләп иткәндә кайчакта җитәкчеләр белән ике арада та­выш та чыккалый.

Фото: Алексей Кибяков хатыны Матильда Карловна белән.

(Җәя эчендә генә әйтеп узарга кирәктер, Зәйнең керәшен авылларында йөргәндәге кызыклы халләрне дә көла-көлә сөйләгән иде. Бер авылда бер агай, минем яшелчә бакчасы артындагы киртә җимерек, күрше Гөргөринең бозавы бакчаны таптый, шуны төзәттерергә наказ бирәм, ди икән. Авыл Советы председателе, депутат мондый вак-төяк белән шөгыльләнми, бригадир­дан ат сора да урманнан үзең киртә алып кайтып төзәтеп куй, дигән. Мин депутат­ны сайлыйм икән, наказны да аңа бирәм, ул эшләтсен, ди икән теге кеше. Күпмедер вакытган соң ничектер бригадир колхоз­дан артып калган берничә киртәне китереп ташлый да, депутат Казаннан җибәрткән, ди моңа. Теге агай шуңа ышанып, миңа рәхмәт әйтеп, хат язган иде, дип сөйләгән иде Алексей Васильевич).

Верховный Совет депутаты булып торган чагында да халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча әйтеп бетергесез күп эшләр башкара. Болары инде аерым бер тема.

Казан медицина институтында физиоло­гия кафедрасы белән җитәк­челек иткәндә бу олы галимгә тагын бер га­ять тә хисаплы эш тапшыра­лар. Аны Кытай Халык Республикасына ко­мандировкага җибәрәләр.

Ни өчендер энциклопедияләрдә яки баш­ка төрле рәсми язмаларда бу турыда искә алырга оныталар. Югыйсә, ул анда булачак врачларга, галимнәргә ике елга якын физиология буенча тирән эчтәлекле дәресләр бирә, яңача тормыш­ка аяк басып килүче Кытай яшьләренә фәнни хезмәтләрендә ярдәм итә.

Кытайларның белемгә омтылу белән бергә гомумән характерларына, тормыш­ка мөнәсәбәтләрендәге сыйфатларга сокланып сөйли иде Алексей Васильевич. Кытай медицинасы кешелек дөньясында­гы иң борынгы гүзәл күренешләрдән са­нала. Аның байтак тармаклары әле хәзер дә кешеләргә хезмәт итә. Бу ил студент­лары шул борынгы традицияләргә тугры­лыклы булу белән бергә һаман яңалыкка омтылалар, туктаусыз эзләнәләр һәм табалар. Бер башланган эшне ахырына­ча илтеп җиткермичә туктап калу дигән нәрсәне башларына китермиләр яшьләр.

Алексей Васильевич, әлбәттә, кытайча белми, аңа тәрҗемәче ярдәм итә.

– Бер көнне ничектер дөрескә килмичә прогул ясау турында сүз чыкты,- дип сөй­ли Алексей Васильевич. - Прогулның нәрсә икәнен һич аңлата алмыйм. Тәрҗемәче да белми. Сүзлектә дә юк. “Ул егет нигә килмәгән соң, авырганмыни?” дип сорый­лар. “Юк”, дим. “Ә, алайса әти-әниләренең берәрсе авыргандыр, шуңа килә алма­гандыр”, диләр. “Юк”, дим. “Ничек инде, бәлки юлда берәр төрле афәткә юлыккан­дыр”, диләр. “Алай да түгел”, дим. Тагын төрле-төрле сәбәпләр әйтеп карыйлар. Барсына да “юк” дип жавап бирергә туры килә. Анда, менә шулай, сәбәпсез дәрес калдыруның, я эшкә чыкмауның, ягьни прогулның нәрсә икәнен белмиләр. Миндә аңлата алмадым,- дип елмая Алексей Васильевич, сүзен тәмамлап.

Менә шундый тырыш, уңган, яңа­дан-яңаны эзләнүче яшьләр белән эшләү көннәре сизелми дә уза.

Кытайда бүгенге фән югарылыгында да эшли беләләр, хaлык медицинасына да нык игьтибар итәләр. Борынгы заманнар­да аларда башланган массаж ясау, энә ка­дап дәвaлау кебек aлымнарны бүген инде бөтен галәм фәне таный.

Тәннең бөтен әгьзаларын тиешен­чә хәрәкәтләндерү яки дөрес туклану да сәламәт яшәүнең нигезләрендә тора, дип искә ала иде галим. Билгеле бер вакытта аерым бер төр ризыклар белән туклану­ның файдасын мин үз тәҗрибәмдә тоеп торам, ди ул. Мәсәлән, егерме елдан ар­тык инде алар хатыны Матильда Карловна белән ел саен Балтыйк буендагы Друски­нинкайга ял итәргә баралар икән. Анда аларның фатирга керергә бик ышанычлы танышлары булып, хуҗа хатын көн саен урманнан икесенә дә берәр стакан җир җиләге җыеп алып кайта икән. Ә кыргый җир җиләге йөрәк мускулларын ныгыта торгам элементларга бай. Ул бу турыда сөйләгәндә без шаяртып та алган идек.

- Ышанабыз. Сез бит үзегез тәндәге күзәнәкләрнең үзара химик элементлар аша аралашуын фәнни яктан ачкансыз. Җир җиләге химиясе дә шулдыр инде,- дибез.

- Шаяртасыз, ләкин дөрес шаяртасыз,- ди ул бик җитди итеп. - Җир җиләгeндәге химик элементлардан ясалган даруларны кытай медицинасында әле бүген дә бик киң кулланалар.

Кытай студентларына белем алуда ярдәм итеп, яшь галимнәр белән ул за­мандагы совет фәне казанышлары белән уртаклашып, аларга физиология өлкәсен­дә үз тәҗрибәсен җиткереп, А.В.Кибя­ков тyган иленә кайта. Аны Ленинград шәһәрендә 1-нче медицина институты­нын физиология кафедрасы мөдире итеп билгелиләр. Казандагы кебек үк ул монда да 20 ел рәттән кафедра башында тора.

Тагын бер әйберне искә аласым килә. Алексей Васильевичның Ленинградта­гы фатирында идәннән түшәмгә кадәр күтәрелеп төзелгән шкафлар XIX гасырдан башлап бүгенгәчә җыелып килгән китаплар белән шыгырым тулы иде. Аларның кайберләре бөтен илебездә бер-ике генә данәдә икән. Менә шул йөзәрләгән-меңәр­ләгән китапларың ул үзе укыган һәм үзе үк шәкертләрен әзерләгән Казан медицина институты китапханәсенә тапшырырга карар иткән иде. Аларны бер системага сaлып, әйбәтләп төреп бәйләргә, катыр­гы тартмаларга тутырырга кирәк иде. Без аның белән икәүләп бу эшне башлап та җибәрдек. Ни кызганыч, ахырына кадар катнаша aлмадым. Матильда Карловна ва­фат булып, Алексей Васильевич Мәскәүдә­ге туганнары янынарак күчәр алдыннан әлеге эшне ул үзе тәмамлаган.

 

Бу вакытта инде минем Казанга кай­тып үзебезнең телевидениедә эшләгән чагым. Менә шунда аның чираттагы хаты килеп төште. Гадаттә ул бәйрәм саен котлау открыткалары җибәргәнгә бу юлы да шундыйлардандыр дип уйла­дым. Конвертны ачып укыгач исә әллә ничек калтыранып куйдым. Ул картлык көнендә ялгыз калуның сөйләп кенә аңлата aлмаслык зур фаҗига икәнен яз­ган. Җитмәсә, фатирын aлыштыруның да бик җиңел бармавы, үзе теләгәнчә ту­ганнары тирәсендә түгел, Мәскәү читен­дә генә тәкъдим итүләренә, өйдә теле­фон да юклыгына борчыла икән. Дөрес, ахырдан ул Ленинградның уртасында диярлек Скороходов урамындагы фати­рын Мәскәүнең Кибaльчич урамында­гысына алыштырды һәм ахырга кадәр шунда яшәде. Шул чакта ул Казанга кил­де, туган авылы Шомырбаштан да әйлә­неп кайтты. Миндә дә кунакта булып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Дөресрә­ге, өлкән яшьтәгеләргә хас булганча, ул бер гасырга якын гомеренең төрле-төрле мизгелләрен искә төшерде. Безнең бер-бер артлы яудырып торган сораулары­бызга, төгәл һәм дөрес булсын дигән сы­ман, уйлап кына җавап бирә торды.

Берничә ел элек, әле Ленинградта укыган чагыбызда ук Казан телевиде­ниесендә без аның турында күләмле генә бер тапшыру ясаган идек. Хезмәт­тәшләр аны шактый югары бәяләде. Тик икенче көнне берәү, ник аның турында шундый тапшыру оештырдыгыз, ком­мунист буларак ул моңа лаек түгел бит, дип телефоннан шалтыраткан. Теге вакытта бу турыда без, әлбәттә, аның үзенә әйтмәгән идек. Инде хәзер җай­лап кына моның нәрсәгә ишарә булу мөмкинлеге турында сорадык. Алексей Васильевич аз гына да гаҗәпләнмәде. Борчылуын да сиздермәде.

-Минем беренче өйләнүемне искә aлганнардыр алар,-дип куйды. -Югый­сә, мин Казанда кара таплар кaлдырып китмәдем дип уйлыйм.

Әйе, аның яшь чагындагы беренче гаилә коруының уңышсыз килеп чыгуы, шул өйләнүдән туган кызының Гер­мания Демократик Республикасында яшәве һәм эшләве, аның белән элемтәдә торулары турында безгә сөйләгәне бар иде инде.

-Соңгы хатын әле яңа гына алдым,-диде ул. -Матильда Карловнаның вафа­тына бик борчыла. Үзара мөнәсәбәтләре яхшы булды аларның. Якын туганнар кебек дияргә мөмкин. Минем ялгыз ка­луыма да бик нык борчыла. Безнең янга Германияга кил, дип чакыра. Яшәргә булмаса -кунакка, ди.

-Ничек соң, барырга җыенмыйсыз­мы?

-Күреп кайтырга булса гына инде. Ә болай яшәргә дисәң юк,-диде дә, күз читләре белән генә елмаеп куйды. -Не­мец кызы Тильда (Матильда Карлов­наны яратып ул шулай дип йөртә иде) монда калсын, керәшен малае Вася Гер­маниягә барып ятсынмы!

Әле генә телгә алынган китаплары, бро­шюралары, язылып төгәлләнгән, әмма әле матбугатта чыкмаган яңа мәкаләләре турында сүз чыккач ул бу эшкә бик җитди карарга кирәклеген искәртте.

-Фәнни китап бервакытта да искер­ми,-диде ул. -Хәтта аның эчтәлеген­дә ялгыш фикерләр булса да. Чөнки шул ялгыш фикерләр, тикшерә торгач, дөреслекне ачарга ярдәм итә. Шуңа күрә мин аларның берсен дә әрәм итми ин­ститутка җибәрергә теләдем. Казанда китапның кадерен беләләр. Шуңа күрә монда галимнәр күп, фән киң колачлы.

-“Алтын бәясенә торырлык бу хәзинә килеп кергәч китапханәбез сихри белем мәгарәсе кебек күзгә күренеп баеды”, дигән иде шул Ханиф Сабирович, дип куйдым мин.

Безнең бу очрашуыбыз соңгы очрашу, мондагы сөйләшүләр Алексей Василье­вичның данлы тормышына үзенә бер төрле йомгак ясау булган икән. Чыннан да китап ташка басылган белем чыгана­гы булса, шулардан ук белем эстәп, бү­ген ак хaлатларын киеп тәнгә дәва, җан­га шифа бирүче меңнәрчә иң кешелекле һөнәр ияләре олы гaлимнең варислары aлар.

Мин берничә ел элек, Алексей Васильевичның вафатыннан соң, Шомыр­баш авылына барган идем. Аның фо­торәсемнәрен, кайбер документ һәм шәхси әйберләрен мәктәп музеена тапшырдым.

Заманында Шомырбаш авылы шак­тый матур авыл булган. Хәзер инде ул беркадәр таушалган, тузган, йортлар сирәкләнгән, урамнар таркау. Ул чак­та олы юлдан соң авылга керүе дә бик җиңел булмады. Шулай да әтисе хезмәт иткән чиркәү һәм Алексей туган йорт урыннарын, әнисе күмелгән зиратны күрү, тупылдап торган керәшен малай­лары белән очрашу күңелдә дулкынлан­дыргыч хисләр уятты.

Ул көн мәктәптәге чыгарылыш кичәсе белән туры килгән иде. Мәктәп ша­у-гөр килә. Укытучылар да, укучылар да, ата-анaлар да төрле-төрле хәлләр турында сөйләшәләр, көлешәләр, дул­кынланудан керфекләренә кунган чык тамчыларын да сөртеп алалар. Моны ыгы-зыгы дип тә атарга мөмкин булыр иде. Ләкин мин монда бүтән мәгънә күрдем. Бөтен кеше шулай шау-гөр килә икән, димәк ки, хезмәтләре хөкүмәте­без тарафыннан югары бәяләнеп, ике тапкыр “Хезмәт Кызыл Байрагы” орде­ны һәм дистәгә якын медальләр белән бүләкләнгән Алексей Васильевич Ки­бяков туып-үскән Шомырбаш авылы яши әле. Керәшен авылы үз хaлкына лаек булган шәхесләрне тагын да үсте­рер әле. Димәк ки, күренекле керәшен­нәр исемлеге тагын да тулыланыр, яңа исемнәр белән баетылыр әле. Табиблар укытучысы, галимнар остазы Алексей Васильевич Кибяковның җилкәнле ко­рабы диңгез дулкыннарын кичәр, тор­мыш сикәлтәләрен җиңеп узар.

                                                                               Индус СИРМАТОВ,

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев