Туганайлар

“Җиңүне якынайтыйк, дип...”

Анна Колчеринаны Чаллыда байтак кеше белә. Керәшен культурасын, җоласын, тарихын саклауда үзеннән лаеклы өлеш керткән кеше ул.

Керәшен җыруларын оста җырлаучы, җырлаучы гына түгел, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, сәхнәдән яңгыратучы, таратучы. Заволокин чакыруы буенча, керәшен җырлары белән “Играй, гармонь” тапшыруында катнашучы, фольклорчы галимнәргә керәшен җыруларын яздыручы информант. Ерак 1970 елда, “керәшен” сүзе әле тыелган чорларда ук, фольклорчы галим Мәхмүт Нигъмәтҗанов, аны эзләп, Гәрдәлегә килгән. Тамагы авыртып, җырлый алмау сәбәпле, савыкканын көтеп, куна калган. 5 елдан авыл почта бүлегенә, аның исеменә Мәхмүт Нигъмәтҗановтан, рәхмәт сүзләре язылган, китап салынган бандероль килеп төшә. “Татар халык җырлары” дигән бу китапка Анна Колчеринадан язып алынган 18 керәшен җыры кергән. Анна Игнатьевна бу китапны хәзер дә кадерләп саклый.

Аның туган авылы Гәрдәле, урыны КамАЗ заводлары астына туры килеп, юкка чыгарылган фаҗигале авыл. Заманында, бөтен авыллары белән бергә кубарылып, Чаллының алтынчы коплексындагы зур тугыз этажлы йортка күчерелеп утыртылган авыл ул. Ул йортны Чаллы керәшеннәре бары да белә, заманында аны “Гәрдәле җорты” дип йөрттеләр. “Үзгәртеп кору” җилләре исә башлау белән, Анна Игнатьевна җитәкчелегендә, Гәрдәле хатыннары ансамбльгә оеша башлады. Бүген Чаллыда гөрләп торган “Карендәшләр” ансамбленең иң беренче шытымнары шул Гәрдәле хатыннарыннан башланды да инде.

Анна Игнатьевна үзен Чаллы керәшеннәре хәрәкәтендә лидерларның берсе итеп күрсәткән кеше. Аның белән әле бүген дә исәпләшәләр, киңәшәләр, аны ихтирам итәләр. 8 май конне Анна Колчеринага 95 яшь тулды. Аның туган көне Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән тәңгәл килде. 15 яшеннән бригадир булып эшләп, бар авырлыкны үз җилкәсендә күтәргән сугыш чоры баласы бит әле ул. Туган көне белән котлап, 1998 елда “Керәшен сүзе” газетасында басылган материалдан өзекләр китерәбез.

...“Бик салкын кышны, кладовойда симәнә орлыгы әзерләгән җиреннән, төгәл 40 яшендә, салкын тидереп, әниебез үлде. Без 5 бала калдык. Миңа 16. Кечебезгә 4 яшь. Ашарга-эчәргә, кияргә юк. Әтине сугышка алдылар. Мәҗбүри диярлек, мине әти урынына бригадир итеп билгеләделәр. Сугыш беткәнче шул йөкне сөйрәдем. Гәрдәлебез ул чакта “Якты Гәрдәле” колхозы иде. Чаллы районы буенча, яхшы күрсәткечләр белән, беренче урынны тоттык. Миңа медаль бирделәр. Уйласам, хәзер дә шаклар катам. Ничек яшәдек икән? Өйдә 4 бала, сукыр әби ашарга көтеп утыралар. Бакчадан чыгып бәрәңге, чөгендер яфраклары җыеп кереп, он белән бутап пешерәм. Әле ул он әллә була, әллә юк... Бар өмет сыерда. Шул вакытта дәүләт безгә пособие түләргә тиеш булган икән: әни юк, әти сугышта, мин, семья туйдыручы – үзем дә яше җитмәгән бала. Ә бездән бөтен налогларны сыдырып түләтеп бардылар! Әй, заманалар... Хәзер дә үзәкләрем өзелә...

...Сугыш еллары. Көз. Игеннәр өлгерде. Икмәк тапшырырга җыенабыз. “Кызыл обоз” әзерләргә кирәк. Көне буе өй борынча тишек-тошык капчык җыям, аларны төне буе утырып ямыйм. Атын, сбруен табарга кирәк. Сбруйлар беткән, атлар күтәрәмдә... Җырлап, гармуннар белән барасы. Атна саен бер обоз. “Сугыштагылар гына ач булмасын, ә без монда түзәрбез”, дип уйлый иде күңел... Сугышны тизрәк бетерәсе килә бит. Сугышлар беткәч, дөньялар рәтләнер, дип өметләнәбез, көтәбез...”  

Людмила БЕЛОУСОВА

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: