Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Илһамия Гарифуллина: «Юрийның шигырьләр дәфтәрен күз карасыдай кадерләп саклыйм»

Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Зәйнең Урта Пәнәче авылы егете Юрий Жаров истәлегенә.

Юрий Югары Пәнәче мәктәбендә укыганда ук спорт белән шөгыльләнеп, нык бәдәнле, көчле, ярдәмчел егет булып үсә. Аның ирекле көрәш, штанга күтәрү буенча уңышлары шактый: өч тапкыр Татарстан чемпионы була.

Юрийның шигъри җанлы булуын да әйтеп китәсе килә. Ул мәктәптә башлангыч сыйныфларда укыганда ук шигырьләр язган. Күбесе аларның иң газиз кешесе — әнисенә багышланган. Кызганыч, Юрийга ике ай булганда ул вафат булган. Егет шигырьләр дәфтәрен укытучысы Илһамия Гарифуллинага сакларга биргән. «Күз карасыдай кадерләп саклыйм Юрийның шигырьләр дәфтәрен. Сөлектәй, лачын кебек егетебез иде ул безнең», — ди Илһамия Рәисовна.

Юрийның башлангыч сыйныфта укыганда әнисенә багышлап язылган бер шигырен тәкъдим итәбез.

«Бар иде бит минем әнием дә,
Күрмәдем шул мин аны.
Миңа ике ай булганда
Үлеп киткән ул минем.
Каберенә барган идем,
Ике чәчәк утыра:
Икесе дә кояш нурыдай
Матур итеп балкып тора.

Күргәч мин ул чәчәкне
Әллә нишләп югалып киттем.
Кем утырткан ул ике чәчәкне
Һәм ничек үсә ул сусыз.

Киткәндә мин әйттем әниемә,
«Сау бул, әни», дидем мин аңа.
Шул вакытта әни «сау бул»,
Дигән кебек тоелды миңа...
Сау бул, әни, бәхил бул,
Инде мин синең белән күрешмәм.
Мин сине онытмам беркайчан да
Син үлсәң дә, миңа әни булып каласың.

 Заинск-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев