Туганайлар

Татарстан

Хәбәрләр

Ике авыл арасында борынгыдан килгән дуслык җиңде

Югары Баграж мәдәният йортында Югары һәм Урта Баграж авыллары арасында 8 Март –Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Ягез әле, кызлар!” бәйгесе үтте

Бәйгедә командалар токмач басу һәм кисү, мәкальләрне тәңгәл тәмамлау, бәрәңгене боҗралап әрчү  һәм башка бәйгеләрдә ярыштылар. Бәйгеләр арасында командалар тамашачыларга үзләре  әзерләгән концерт номерларын тәкъдим иттеләр. Тамашачылар да һәр командага үзләренең алкышлары белән ярдәм иттеләр, котлау һәм мактау сүзләрен җиткерделәр.
Кичәдә ике авыл арасында борынгыдан килгән дуслык җиңде. Югары Баграж авыл мәдәнияте йорты директоры Гөлшат Хрипунова командаларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бәйрәм тамашасы җыр-биюләр, дискотека белән тәмамланды.

Людмила Емельянова, Югары Баграж авылы китапханәчесе.

Клара Ермолаева, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев