Туганайлар

Идея корбаннары

Керәшеннәрдә XX йөз башында протестантизм хәрәкәте Халкыбызның тарихи, мәдәни мирасы гына түгел, рухи, дини дөньясы да төрле елларда үзгәрешләр, кризислар кичергән. Бүгенге күзлектән чыгып, аларга бәяне төрлечә бирергә була. Ничек кенә булмасын, алар үз заманының чынбарлыгын яктырткан. Бүгенге көндә, ничек кенә кабул ителсә дә - бары да безнең, керәшен халкының...

Керәшеннәрдә XX йөз башында протестантизм хәрәкәте

Халкыбызның тарихи, мәдәни мирасы гына түгел, рухи, дини дөньясы да төрле елларда үзгәрешләр, кризислар кичергән. Бүгенге күзлектән чыгып, аларга бәяне төрлечә бирергә була. Ничек кенә булмасын, алар үз заманының чынбарлыгын яктырткан. Бүгенге көндә, ничек кенә кабул ителсә дә - бары да безнең, керәшен халкының тарихы. Ә тарихның ялгышлы да, үкенечле дә, шатлыклы да битләре була. Аны кире язып булмый, ничек бар - шулай кабул итәргә кирәк. Бүген укучыларга шул тарихның бер кызыклы битен тәкъдим итәбез.

Редакция

Дүрт ел өзлексез барган (1914-1918 еллар) Беренче Бөтендөнья сугышы, кис кен иҗтимагый-политик үз гәрешләр, империалистик сугышның дәвамы булып гражданнар сугышы башланып китүе, тыныч елларда да ярлылыкта яшәгән авыл халкын бик авыр хәлгә калдыра. Халыктагы төшенкелек, киләчәк өчен борчылу илдәге мораль киеренкелекне арттыра һәм үзенә чишелеш юлын эзли.

Халык арасында яңа ышанулар, дини карашлар барлыкка килә. 1916-1940 нчы елларда Татарстанның Арча кантоны, Мишә буе керәшен авылларында киң таралып өлгергән Евангелист христианнар дини җәмгыятьләре - шул исәптә. Архив материалларында дөньяга, дингә яңа карашларның шулай ук Мамадыш якларындагы керәшен авылларында да киң таралып китүе турында хәбәрләр бар.

Евангелистлар Инҗил принципларын пропагандалап, Иисус Христос өйрәтүләрен халыкка таратуны иң олы бурыч итеп саныйлар, Инҗилне өйрәнүгә зур әhәмият бирәләр hәм чиркәү йолаларын үтәүдән баш тарталар. Алар чиркәүнең күпчелек җәшерекләрен, чиркәү изгеләрен, иконаларны, качны танымыйлар, асылда, православие чиркәвен кире кагалар. Иисус яшәгән заманда чиркәүнең дә, төрле катлаулы җолаларның да, шулай ук күпсанлы дини хезмәткәрләр, югары рухани чиннар иерархиясенең дә булмавын үрнәк итеп алып, аларның Ходайга ышанучылар өчен кирәк түгеллеген дәлиллиләр... Бәндә Ходайтәгалә белән турыдан-туры элемтәдә булырга тиеш дип, арадашлык итүчеләрнең артыклыгын фаш итәләр.

Халык арасында тараткан үгетнәсихәтләрендә алар кеше дөньяда Иисустан үрнәк алып, яхшылык кылыр өчен яши, дип сөйлиләр. Үзләре шул юлда шәхси үрнәк күрсәтәләр. Кешене кыерсыту, бигрәк тә үтерү, хәтта сугышта үтерү дә, иң зур җазыклы эш, Тәңре-тәгаләгә каршы килү, дип саныйлар. Шунлыктан, кулга корал алудан баш тарталар.

1920 елларда Арча кантоны, Пановка волостенә кергән Кибәч авылында бу якларда гомердә күрелмәгән хәлләр башланып китә.

Кибәчнең беркайчан да үз чиркәве булмаган, алар тирәяк авыллар белән бергә күрше Рус Сәрдәсе авылындагы Перображение Господня чиркәвенә беркетелгәннәр. Рус Сәрдәсе Кибәчтән ике-өч чакрымда гына булса да, авыллар арасында мул сулы, ләкин күперсез Мишә елгасы бар. Киң болыннарны тутырып аккан язгы ташулар атналарайлар буена чиркәү белән элемтәне өзә. Шунлыктан, яз айларында туган балалар өчен Метрика кенәгәләрендә "әби чумылдырган" дигән ярым рәсми, сәер термин языла. Юллар өзелеп торганда, кибәчлеләр үлгән кешеләрне дә пупсыз гына, үзләре аңлаганча, йолалап күмәләр.

Дөньяга, дингә яңача карашларның башында озак еллар Беренче бөтендөнья, соңрак гражданнар сугышларында катнашырга мәҗбүр булган Кибәч авылы кешесе, 25 яшьлек Николай Иванович Крысов (1895-1942) тора. 1915 елда патша армиясенә алынып, башта Владивостокта, 1916-1917 елларда Двинск янында, Бессарабия фронтларында сугышта катнаша. Дәүләт тарафыннан оештырылган массакүләм кеше үтереш сугышы, әхлакны бозу үрнәкләре гади авыл егетенең күңелендә тирән эз калдыра. Салкын окопларда үлем көтеп утырганда, дөньяга карашлары киңрәк булган фронтташлары аңа изге кенәгәләр турында сөйлиләр, ул кенәгәдәге васыятьләрдә кешенең җанын кыюның дөньдагы иң зур җазык икәнен аңлаталар. Кеше үтерү коралларын кулга алмаска, хакимиятнең Алла сүзенә каршы килгән җинаятьчел боерыкларын үтәмәскә өндиләр. Шул сүзләргә ияреп, ул кулына корал алудан баш тарта башлый. Әле патша Россиясе заманы булганлыктан, кешенең вөҗдан ирегенә хокукын танып, башына "ялгыш" идеяләр керә башлаган эчкерсез авыл егетен санитар хезмәтенә күчерәләр. Фронтта күргән җан тетрәткеч тирән борчылулар аңар гомере буе кеше булып калырга, дөреслекне яклау юлында башкаларга шәхси үрнәк күрсәтерлек зат дәрәҗәсенә үсәргә этәргеч булалар.

1917 елны фронттан кайтып бер ел авылда туганнары белән эшләгәннән соң, 1918 елның көзендә Кызыл Армиягә алына. 1921 елга кадәр Казандагы 21 нче кавалерия полкында хезмәт итә, Колчак фронтында була. Үзенең инанган карашларыннан чыгып, кулына корал алудан баш тарта, шунлыктан тагын санитар итеп билгеләнә.

1919 елның октябрендә ул Казанда 1910 елларда оештырылган Евангелист христианнар җәмгыятенә керә. 1921 елда армия хезмәтен тәмамлап туган авылына кайтканда, Николай Крысов инде актив кеше, нык ышанган, тайпылмас карашлы Евангелист, шактый тәҗрибәле проповедник була. Үзенең яңа карашлары белән туганнарын, иптәшләрен таныштыра башлый. Төп прин циплар: кешене кыерсытма, үтермә, кеше өлешен урлама, үз хезмәтең белән яшә, уйнашлык кылма, ялган сөйләмә, дөрес сүзне сөйләргә курыкма, бар кешене дә туганнарың итеп күреп, аларга яхшылык кына эшлә, җәберләнгәннәрне якла. Калганнары изге Евангелие кенәгәсендә язылган, шуларны өйрәнеп, тормышта Иису с Христостан үрнәк алып яшә.

Үзләренең гаделлекләре белән сокландырган сүзләр авыл халкы арасында бик тиз тарала. Яңа гадәтләрне өйрәнү дәверендә Кибәчтә үзеннәнүзе Евангелист христианнар җәмгыяте оешып китә. Ике-өч елдан инде җәмгыятьтә 60 тан артык кеше була, 34 класс белемле, яисә бөтенләй шкулда укымаган крестьян мужиклардан унбиштән артык үзе белеп эш итәрлек проповедниклар үсеп чыга. Җәмгыятькә яше җиткән олы кешеләр, үз ихтыяры белән ачык сулыкларда яңадан чумылдырылып кына алына. Бала выкытта чиркәүдә чумылдырылган булу исәпкә керми.

Җитәкчеләре Николай Крысов, Христос васыятьләре буенча яшәп булганлыгын исбатлап, үз тормышы белән кешеләргә үрнәк күрсәтә. Аның белән бергә Кибәч кешеләре Кирилл Медведев, Михаил Тлитов, С. Золин, Иван Елыткеев hәм Керәшен Сәрдәсе авылыннан Федор Тимофеев, Иван Тимофеев, Николай Романов, Семен Трофимов, Егор Цыгановлар үзешчән проповедниклар булып китәләр. Бертуган энесе Афанасий Крысов җәмгыятькә комсомол оешмасын ташлап килә.

Бу елларда Николай Иванович Казандагы оешма белән тыгыз элемтәдә тора, алар аркылы Ленинград җәмгыятеннән кирәкле китаплар, журналлар, аңлатмалы брошюралар ала. Казан оешмасының җыелышларында хәлиткеч тавыш белән тулы хокуклы делегат булып катнаша.

1928 елның июль аенда Кибәч авылы җәмгыяте, оешма буларак, тиешле дәүләт органнарында учетка баса. Җәмгыять үзенең эшчәнлеген күрше-тирә яктагы - Кәвәл, Урывкино, Козловка, Райково, Янсуар, Тенишевка поселогы, Шармаши, Керәшен Сәрдәсе - керәшен hәм урыс
авылларына җәелдерә башлый. Кыр эшләре туктап торган арада тирә-як авылларда такта ярып,бура бурап, башка төрле эшләр башкарып отходничествода йөргән үзешчән проповедниклар тиз арада халыкта яңа карашларны уртаклашу, теләктәшлек табалар. Аларның авылларда җыелышлар уздырып, халыктан тая ныч табулары властьтагы түрәләрне каты борчуга сала.

Власть түрәләре Евангелистлар җәмгыятенең җитәкчеләрен берничә мәртәбә кисәткәннән соң, 1929 елның 12 мартында Николай Крысов белән энесе Афанасий, Янсуар авылының мәктәп директоры запискасы нигезендә, кулга алынып, өч елга концлагерьга җибәреләләр.

Допрос алулар вакытында Николай җыелышларда әйткән сүзләреннән баш тартмый. Менә Афанасийның допрос протоколына язылган йомгаклау сүзләре: "Мин бүген кулга алынып, Христоска ышанган өчен газап чигәм. Ләкин бу мине бер дә куркытмый, хәтта җәзалаулар да карашларымнан чигендермәс. Әгәр дә иреккә чыгарсалар, мин яңадан, бернинди каршылыкларга карамыйча, Ходай сүзләрен халыкка җиткерүне дәвам итәчәкмен".

Бирелгән өч еллык срокларын тулысынча утырып, 1932 елны агалыэнеле Крысовлар Кибәчкә кайталар.

Авылга кайткач, элеккеге хәлләр башлана. Властьлар аларның эшләрен күзәтү астына куеп, hәр адымын "учетка" алып баралар. Уяу-саклы гражданнар Николай Крысовның бергә ял итеп утырганда әйткән сүзләренә хәтле "тиешле җиргә" язып, җиткереп торалар. Җирле Советлардан, колхоз җитәкчеләреннән аның турында, авылның яңа хуҗалары өчен hич килешмәгән зарарлы сүзләре турында характеристикалар килеп җитә. Совет власте, ВКП/б партиясенең бөек юлбашчылары турында әйтелгән оятсыз ялалары (коммунистлар ялганчылар имеш), дөнья дагы иң гадел Конституциягә яла ягулары, берсе өстенә берсе өелеп НКГБ органнарының оператив разработка архивында җыела бара.

Җыелган "оператив материаллар" нигезендә Николай Крысовны кулга алырга карар чыгарыла. 1941 елның 14 маенда йортында тентү ясалганнан соң кулга алынып, Арчага озатыла. Өйдә биш бала белән хатыны ялгызы кала. Олы уллары Василийга 15 яшь (ике елдан соң Ватан сугышында hаләк була), кечесе Петрга - 2 яшь.

Сорау алу, тикшерү эшләре бер айдан артык бара. 29 июльдә Николай Крысовны ТАССР Верховный Суды карары нигезендә 10 елга төрмәгә ябарга, өстәп өч елга сайлау хокукларыннан мәхрүм итәргә булалар.

Николай Иванович Крысов 1942 елның 19 маенда 45 яшендә, Казан колониясендә ачлыктан үлә. Төрмәдә үлүчеләр белән бергә Казанның Архангельский зиратына күмелгән, дип санала. Энесе Афанасий Крысов (Апач бабай) Бөек Ватан сугышыннан бер кулсыз кайтты. Сыңар кулы белән печән чапты, балта эшләре эшләде, җир сөрде. Оныкларын тәрбияләп, йорттагы бар эшләрне башкарып яшәде. Ахырга кадәр үзенең ышанган карашларына тугрылыклы булып калды. Уллары Константин hәм Иван җидешәр ел Советлар иленең диңгез флотында хезмәт итеп кайтып, читтән торып укып, укытучылар булдылар, гомер буе авыл мәктәпләрендә эшләделәр.

Крысов Николай Иванович Россия Федерациясенең Верховный Суды тарафыннан 1994 елны барлык гаепләрдән акландырылды. Крысов Афанасий Иванович та 1993 елны барлык гаепләрдән акландырылды. Алар хакында сәяси репрессия корбаннарының Хәтер китабында (7 нче том, 301 б.) берничә юллык мәгълүмат бирелгән.


Николай ПЕТРОВ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим