Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшәү бәясе иң кыйммәт булган экскурсия шәһәрләре исемлегенә Казан да керә

Татарстан башкаласы экскурсия туризмы өчен яшәү бәясе иң югары булган Россия шәһәрләре арасына кергән.

Шәһәрдә урнашуның уртача бәясе бер төнгә 5,9 мең сум тәшкил итә – бу Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән бер дәрәҗәдә, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы Туристик агрегаторлар ассоциациясенә сылтама белән.

«Островок» сервисы мәгълүматларыннан күренгәнчә, яшәү буенча иң кыйммәтле экскурсия юнәлеше – Плес (9,4 мең сум), шуннан соң Зеленоградск (8,3 мең), Суздаль (7,9 мең) һәм Выборг (6,1 мең) шәһәрләре килә.

Иң арзан шәһәрләргә килгәндә, Брянск (бер төн – 3,7 мең сум), Калуга (3,8 мең), Новосибирск (4,1 мең), Владимир һәм Тверьне (4,2 мең) атап үтәргә мөмкин.

Туристик агрегаторлар ассоциациясендә билгеләп үтүләренчә, бу җәйдә Адлер, Абрау-Дюрсо һәм Ялта пляжда ял итү өчен – иң кыйммәтле, ә Керчь, Судак һәм Феодосия иң арзанлы урыннар булган. Шифаханәдә ял итү өчен иң бюджетлы юнәлешләр – Ставрополь краеның курорт-шәһәрләре, актив ял итү өчен юнәлешләр – Калмыкия һәм Коми.

Россия буенча тулаем алганда торак белешеп куюның уртача бәясе бер ел эчендә 15 процентка арткан һәм 6 мең сум тирәсе тәшкил иткән.

 

 

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев