Якты күлдә махсус хәрби операциядән кайткан егет белән очраштылар
Хәрби егет маскировка үрүче хатын-кызлар янында булып, аларга игелекле, кирәкле эшләре өчен рәхмәт белдергән.
Зәй районының Якты Күл авылы клубында хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю буенча да актив эш алып бара: окоп шәмнәре ясыйлар, маскировка челтәрләре үрәләр.
Хәрби егет контракт буенча илебез сагына баскан. Бүгенге көндә яралану сәбәпле, туган ягында тернәкләнү курслары уза. Ул маскировка үрүче хатын-кызлар янына барган, туган яктан ярдәмнең алар өчен кадерле, кыйммәтле булуын да ассызыклаган.
Очрашуда катнашучылар хәрби егеткә сораулар да биргәннәр. Авылдашлары аның, барлык егетләрнең исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуын теләп озатып калдылар, дип хәбәр итә «Зәй офыклары».
Клара Ермолаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев