Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә фольклор ансамбльләре җитәкчеләре өчен семинар-практикум узды
Семинар-практикумнар фольклор ансамбльләрнең репертуарын баету өчен кирәк.
11 октябрьдә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә фольклор ансамбльләре җитәкчеләре өчен семинар-практикум уздырылды.
Халкыбызның традициясен, культурасын өйрәнүгә багышланган семинарның максаты – мәдәният хезмәткәрләренең, керәшен фольклор коллективлары җитәкчеләренең профессионал осталыгын һәм белемнәрен арттыру. Семинар мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусованың сәламләү сүзләре белән башланып китте. Ул керәшен мәдәни үзәгенең әһәмияте турында сөйләп үтте. “Күбегез белән инде беренче тапкыр гына очрашмыйбыз. Бергә җыелышып киңәшер, күрешер өчен барлык уңайлыклар да бар. Ике елдан бирле үткәрелеп килә торган, төрле районнарда яшәүче керәшеннәр белән очрашу айлыклары да безне үзара таныштыра. Башка як керәшеннәренең тормыш-көнкүреше, йолалары, җыру-биюләре хакында да күбрәк мәгьлүмат ала алабыз. Ниндидер сорауларыгыз булганда безгә мөрәҗәгать итә аласыз, ярдәм итәргә тырышырбыз”, - диде ул.
Семинар барышында керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова – “Туым Җондозы” фестивален, сәнгать фәннәре кандидаты, фольклорчы галим Геннадий Макаров – керәшеннәрнең православие мәдәниятенә багышланган “Бәрмәнчек бакчасы” фестивален, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең бүлек мөдире Ирина Муллина – “Җәшнә, кояш, җалтыра” конкурс-фестивален һәм, шулай ук, Юлия Дувалова “Кряшен чибяре” конкурсын үткәрү буенча практик һәм методик консультация бирделәр. Фестивальләр оештырганда, аларның барышында күп төрле җитешсезлекләр, проблемалар очравын ассызыкладылар.
Барлык конкурс-фестивальләргә әзерләнгәндә дә өлкән буын белән сөйләшеп, алардан элекке йолаларны, җыруларны язып алырга, шулай ук, киемнәрне дә элгәредән сакланып калган үрнәк буенча тегәргә кирәклеген аңлаттылар. “Конкурсларда катнашу өчен гаризаларны дөрес итеп тутырырга, репертуарны сайлаганда заманча стильдәге музыкадан да, ялтырап торган киемнәрдән дә читтәрәк торырга кирәк. Үз моңыбызны, милли йолаларыбызны барларга тырышыйк. Бары шул чагында гына сез үз ягыгыз мәдәниятен саклауга өлеш кертә аласыз ”– диде белгечләр.
Эльмира Кашапова фолькор ансамбльләрнең фестиваль һәм конкурсларда соңгы вакытта озын сузып җырлана торган җыруларны да баянга кушылып башкарулары, тамашачы каршына төрлечә итеп бизәлгән киемнәрдән чыгулары кебек күңелсез нәрсәләр күзәтелүгә аеруча басым ясады. “Яңа язылган җырларга караганда, онытылып бара торган халык җырларын башкару дөресрәк булыр иде” – диде ул. Номерлар нинди генә осталык белән башкарылса да, конкурслар барышында жюри членнарының баллны киметүен дә искәрттеләр, ә моның сәбәбе бик гади – алар миллилеккә туры килми.
Керәшен вокал-хор коллективлары белән эшләү өчен ярдәмлек буларак, Геннадий Макаровның “Яңгыра, керәшен җыры” китабы да тәкъдим ителде.
Семинарда, шулай ук, Мамадыш районының Дүсмәт авылыннан килгән “Тәңкәләр” балалар фольклор ансамбле җитәкчесе – Зоя Әхмәдиева, Балык Бистәсенең Кызыл Йолдыз авылында оешкан “Алан” балалар фольклор ансамбле җитәкчесе Лариса Кибякова үзләренең эш алымнары белән уртаклаштылар, фото-перезентацияләрен күрсәттеләр.
Эльмира Кашапова, – җырыу әйтү, Балтач районының халык җыр һәм бию ансамбле хормейстры Айсылу Асадуллина һәм Геннадий Макаров – халык уен коралларында уйнау методикасы, керәшен мәдәният үзәге балетмейстры Марина Казакова белән Илүзә Галиуллина – керәшен бию үзенчәлекләре, ә этник костюмнар модельеры Валентина Максимова керәшеннәрнең милли киемнәрен тегәргә өйрәтү буенча мастер-класслар уздырдылар. Семинарда катнашучылар зур активлык белән, барысында да катнаштылар.
Соңыннан, кызыксынуыбызга җавап буларак, алар арасында семинар буенча үз фикерләрен, теләкләрен җиткерүчеләр дә булды. “Бу очрашуларның әһәмияте бар, әлбәттә, тик мастер-класс бер генә юнәлештә булып, әйтик, я керәшен биюе өйрәтү, яки керәшен җыруы үзенчәлекләренә яисә киемгә генә багышланса, безнең өчен күпкә файдалы булыр иде. Күп төрле булгач истә дә калдырырга авыр, вакытны да күп ала”, – дип әйтте алар.
Алга таба да мондый семинар-практикумнар уздыру – халык мәдәниятен, милли мирасыбызны саклауга үзләреннән зур өлеш кертүче фольклор ансамбльләрнең репертуарын баету өчен бик тә кирәкле. Бу юлы семинарда катнашучыларның әлеге теләкләре дә исәпкә алынса, тагын да яхшырак булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев