Туганайлар

Җиңү яулау җиңелме?

Быел Алабуга сабантуенда абсолют батыр булып калган керәшен җегете Иван Шарыгинны шәһәрнең 2 нче номерлы Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренерлар киңәшмәсендә еш күрергә туры килде. Аз сүзле, чәчрәп тормаган ир-ат булгангамы, моңарчы әңгәмәбез куермаган иде. Ә менә быел сабантуенда мәйдан тотып, барлык көндәшләрен санаулы минутлар эчендә җиңелергә мәҗбүр иткәч,...

Быел Алабуга сабантуенда абсолют батыр булып калган керәшен җегете Иван Шарыгинны шәһәрнең 2 нче номерлы Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренерлар киңәшмәсендә еш күрергә туры килде. Аз сүзле, чәчрәп тормаган ир-ат булгангамы, моңарчы әңгәмәбез куермаган иде. Ә менә быел сабантуенда мәйдан тотып, барлык көндәшләрен санаулы минутлар эчендә җиңелергә мәҗбүр иткәч, сөйләшүебез кызып китте.

- 1987 елда Алабугада тудым. Спортка килүем мәктәп елларында ук булды. Республиканың атказанган тренеры Рафис Әхмәтгәрәевтә дзюдо буенча шөгыльләнергә уйладым. Беренче тапкыр ап-ак кимоно киеп, билбау бәйләгәнем әле дә истә. Кызыктыручан тренер иде ул. Минем өчен чын спорт дөньясын ачты... Һәм, аның кулы астында, 15 ел шөгыльләнгән вакытым искән җил кебек сизелми дә үтеп китте.

- Бүгенге көнгәчә, алты ел, спорт мәктәбендә дзюдо төреннән яшь буынга тәрбия биргәнегез билгеле. Өйрәнчекләрегезгә иң кирәкле сыйфат нидән гыйбрәт дип саныйсыз? Һәм иң истәлекле бәйгегезне хәтерлисезме?

- Хәзерге чорда балаларны нинди дә булса спорт төренә җәлеп итү, үрнәк спортчы әзерләү җиңел эш түгел. Россиянең спорт остасы исемен алу өчен үземә дә, дистә елдан артык төрле бәйгеләрдә катнашырга, җиңәргә туры килде. Спортчыга иң мөһиме - максатчанлык. Әйткән сүзендә, алга куйган планында нык тору. Бу уйларымны теләсә нинди спорт төрендә дә иң кирәкле сыйфат дип саныйм. Әтием Георгий Ивановичтан гел үрнәк алырга, аңа ошарга тырыштым. Ул бүгенге көндә дә шәһәрнең Техник-транспорт идәрәсендә эшләп йөри. "Татарстанның атказанган нефетьчесе" дигән мактаулы исемне йөртә. Сөекле әнием - Любовь Никитична балалар больницасында медсестра. Әтидән төгәллек һәм җаваплыллыка өйрәнсәм, әниемнән һәр эшне "урынына җиткереп", матур һәм сыйфатлы итеп төгәлләргә күнектем.

Иң истәлекле көннәремне искә төшергәндә - 2008 елда Италиядә профсоюз оешмасы уздырган җәйге ярышлар. Аннан җиңү яулап кайттым. Шулай ук, икенче сөенечле вакытым, ел ярым элек улым Алексейның тууы булды. Һәм, билгеле инде, бүгенге көрәштә батыр булып калуым...

- Әллә Сезгә, зур мәйданнар тотарга, тормыш иптәшегез дә булышлык итәме? Ул да сезнең кебек спорт дөньясы белән яшәмидер бит?

- Тормыш иптәшем Людмила Николаевнаның спортка кагылышы юк. Бүгенге көндә әле улыбызны тәрбияләп, өйдә утыра. Билгеле инде, мәйданда иң соңгы, авыр, түземлек таләп итә торган минутларда кадерлеләремә күз салып алырга онытмыйм. Аларның бер елмаюлары да, ничектер көч өстәп җибәрә...

Әңгәмә ахырында "Иван-пәһлеваныбыз" тиздән булачак авыл спортчылары Спартакиадасында катнашырга теләген белдерде. Миңа калса, тренер бу юлы да сынатмас. Чөнки, сабан туенда келәмдә ян-як арбитор буларак аның бил алышканын күзәтергә туры килде. Кем әйтмешли, шул мәлне: "Әле, дары савытында дарысы коры икән!.."- дип уйлап куйган идем.

Рафис Заһидуллин.

Алабуга каласы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: