Туганайлар

И туган тел, и матур тел... (Бөтендөнья татар конгрессы съездыннан соң уйланулар)

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узып та китте. Быел Конгресс оешуга 25 ел тула. Чирек гасырлык юбилей елында узган бу чарага 826 делегат сайланган. Шуларның 106 сы Татарстаннан. Тагын 500 делегат Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән вәкил, ә 250 делегат 41 чит илдән килгән. Программасы биш көнгә сузылган бу чара, әлбәттә,...

Программа кысаларында, официаль пленар утырыштан кала, түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр, дискуссия мәйданчыклары, күргәзмә эшләре, презентацияләр, күңел ачу чаралары каралган иде. Съездның соңгы көнендә кунакларны Кукмара, Арча, Теләче, Балтач районнарында кабул иттеләр, чит ил кунакларына Болгарга сәяхәт оештырдылар. Чара 5 август көнне кичен Казан Кремлендә "Түгәрәк уен" татар фольклоры фестивале һәм "Уйнагыз, гармуннар" бәйрәме белән тәмамланды.

Съезд барышында туган кайбер фикерләрне укучыларыбызга да җиткерәсем килә.

Быелгы съезд, моңа кадәр булганнары белән чагыштырганда, дин мәсьәләләрен арткы планга куеп, алгы планга тел мәсьәләсен чыгарды. Моның аңлатмасын да бирде. "Конгресс - дөньяви оешма, шуңа күрә, дини мәсьәләләргә аның катнашы юк, - диде үзенең төп докладында Конгресс җитәкчесе Ринат Закиров. - Шуңа карамастан, дини оешмалар белән без хезмәттәшлек итәбез. Бу бигрәк тә тел мәсьәләсенә кагыла." Чынлап та, уйланырлык урын бар икән. Соңгы елларда мәчетләрдә вәгазьләр дә русча укыла башлаган икән ләбаса! Туган телне мәчетләргә кире кайтару проблемасы килеп туган икән. Шуңа күрә, дин әһелләренә туган телгә игътибар күбрәк бирергә мөрәҗәгать ясалды. Улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла, дигән кебек, бу проблема керәшен священникларына да ят түгел. Чын керәшенчә келәү алып баручы санаулы священникларыбызга рәхмәт әйтеп, өйрәнүчеләренә уңышлар теләргә кала. Ә бит әле тел белмәү аркасында урыс чиркәүләрендә хезмәт итүче священникларыбыз күпме! Авыллардагы дистәләгән буш чиркәүләр настоятельләр көтә.

Съездның беренче көнендә төрле проблемаларга кагылган дүрт түгәрәк өстәл узды. Татар телен һәм татар халкының рухи мирасын саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алышуга корылган "Татар рухы: тел һәм мирас" түгәрәк өстәле иң кызуы булгандыр, мөгаен. Фикер алышучылар, докладчылар Татарстанда татар теленең аяныч хәле турында ачынып сөйләделәр. Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Халыкара туган тел көнендә кабул ителгән мөрәҗәгатендә язылганча, соңгы 5 елда республикада туган телдә белем бирүче 699 мәктәп ябылган. Татарстанда милли югары уку йортлары ябылу, Казан Федераль университетында татар филологиясе һәм тарихы факультеты "кыскартылу" татар телендә белем бирүче педагогик кадрлар үзерләүне туктатуга китергән. Дәүләт чыгарылыш экзаменнарының (ЕГЭ) бары тик рус телендә генә кабул ителүе дә ана телендә белем алуга зур зыян салды, хәтта татар авылларындагы милли мәктәпләрне рус телендә укытуга күчәргә этәрде.

Соңгы елларда бик модада булган "оптимизация" татар, керәшен авылларындагы мәктәпләрне йотты, рус мәктәпләрендә оешкан татар классларын япты. Баксаң, закон буенча, ата-аналар ризалыгыннан башка, милли мәктәпләрне яба алмыйлар икән. Димәк, ата-аналар үзләре балаларын туган телдә укытырга теләми булып чыга?

Милли мәктәп проблемалары буенча пленар утырышта бик эчтәлекле доклад белән Казан шәһәренең 2 нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина чыгыш ясады. Милли мәктәпнең яши алуын исбатлап, аларның санын арттырырга, географиясен киңәйтергә, эчтәлеген тирәнәйтергә, сыйфатын яхшыртырга өндәде ул.

Тик инде соңга калмадык микән, җәмәгать? Керәшен авылларының да бик азында гына татар телендә белем бирүче мәктәпләр бар. Күбесе, "оптимизациягә" эләгеп, урта мәктәптән гомуми, башлангыч мәктәп статусларына калдырылды. Кайбер авылларыбызда укыту рус телендә алып барыла.

2006 елда Татарстанда керәшен этнокультурасы буенча өстәмә белем бирүче бердәнбер мәктәп билгеләнгән иде. Алабуга районы Олы Шүрнәк авылы мәктәбендә махсус программа буенча керәшеннәр культурасына, тарихына багышланган дәресләр укытыла башлады. Тик "оптимизация җилләре" этнокультуралы мәктәпкә озак яшәргә ирек бирмәде. 2011 елда, ябылуга эләкмәс өчен, мәктәп рус телле укытуга күчәргә мәҗбүр булды. Җитәкчелек моны мәктәпне, авылны саклап калуның бердәнбер юлы дип тапты. Шулай итеп, этнокультура программасына нокта куелды.

Бөтен Россия күләмендә мәгариф өлкәсендә барган реформаларның бер чиге булырмы?

Делегатлар Бөтендөнья татар конгрессының бу өлкәдә нәтиҗәле эшләячәгенә өмет белдерделәр. Яңа сайланган милли шура, башкарма комитет бу катлаулы мәсьәләнең чишелешенә ярдәм итә алырмы? Вакыт күрсәтер.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: