Туганайлар

Иң кадерле җирдә - әниләр

Кышка кереп килсәк тә, тышта яңгыр ява. Агачлар да, йортлар да, күңелләр дә ниндидер бер борчулы халәткә чумган. Әмма барыбызны да шушы халәттән чыгаручы бер шатлык бар - ул Әниләр бәйрәме. Ярый әле аны ноябрь аена, табигатьнең менә шундый - ни кыш түгел, ни көз түгел вакытына билгеләгәннәр. Әйтәсе сүзләрне...

Кышка кереп килсәк тә, тышта яңгыр ява. Агачлар да, йортлар да, күңелләр дә ниндидер бер борчулы халәткә чумган. Әмма барыбызны да шушы халәттән чыгаручы бер шатлык бар - ул Әниләр бәйрәме. Ярый әле аны ноябрь аена, табигатьнең менә шундый - ни кыш түгел, ни көз түгел вакытына билгеләгәннәр. Әйтәсе сүзләрне күңелдә йөртеп тә, әйтергә вакыт тапмаганнарга, иң кадерле кешеләрдән кичерү сорарга өлгермәгәннәргә, бер күчтәнәч алып, әниләре яныннан әйләнергә менә дигән җай бу. Ә инде күңелдә йөрткән рәхмәт сүзләрен "Туганайлар" аша ишеттерү - тагын да мәртәбәлерәк. Түбәндә балаларыннан әниләренә җылы сүзләр юлланган берничә шундый хатны урнаштырабыз.

И, авырта шул
Безнең әниебез - Глафира Ивановна Ратникова - биш бала анасы. Ул Минзәлә районы Түбән Юшады авылында туып, гомер буе шунда яшәде. Әле күптән түгел генә аның олы юбилеен - 80 яшьлеген билгеләп үттек. Үз гомерендә шактый авырлыклар күреп тә, бүгенгәчә яшәү ямен җуймаган, шат күңелле, игелекле булып калган кеше ул безнең әниебез.

Сугыш алдыннан туган балаларга авырлыкларны күп күрергә туры килгән. Дүртенче классны укып бетергәч, башкалар белән бергә, әниебез дә басуга чыгып киткән. Кулларына сыер имие тартырлык җегәр кергәч, колхоз фермасында эшли башлаган. Пенсиягә чыкканчы, бернинди отпусклар, яллар күрмичә, эшләде дә эшләде ул. Без әниебезне көнлек өч савым арасында бик аз вакытта гына күрә ала идек. Шулай да, әниләре балаларында тәрбияләргә тиешле бөтен уңай сыйфатларны бирде ул безгә. Игелекле булыгыз, үзегездән көчсезләрне ярдәмегездән калдырмагыз, кеше рәнҗетмәгез, дип өйрәтте әниебез. Әле хәзер дә - инде барыбыз да җитлеккән кешеләр булсак та, ул бу сүзләрне исебезгә төшереп тора.

Кышын-җәен кирза итекләрэчендә йөргән аяклары хәзер сызлап интектерә. Ул үзе бу турыда әйтми, тешләрен кысып, авыртуын яшерергә тырыша. Операциядән чыккач, өнле-төшле чагында, ыңгырашып ятканда: "Әни, бик авыртамы аякларың?" - дип сораган идем, яшьле күзләре белән тутырып карап: "И, авырта шул, кызым", - диде. Аннары, ярамаган сүз ычкындыргандай итеп, тизрәк, акланырга тотынды. "Юк, авыртуы нык түгел, саташып кына әйттем", - дип, сүзне икенче якка борды.

Әниебез бүгенге көндә кече энебез - Гена тәрбиясендә яши. Без - калган балалары, оныклары аның янына еш кайтабыз. Әниебез - бай кеше. Аның тугыз оныгы, дүрт оныкчыгы бар.Әбиләрен барысы да бик яраталар. Ничек яратмыйсың, ди?! Ул бит нигез тамырларын саклап, барыбызны да үткән буыннар белән тоташтырып торучы. Кадерле әниебезгә алга таба да исән-имин тормышлар, ныклы сәламәтлек, рәхәт картлык теләп калабыз.

Светлана ЗАҺИДУЛЛИНА,
Чаллы шәһәре

Әниебезне авылда "Аннук җиңги" дип йөриләр

Безнең әниебез - Анна Антонова - Түбән Кама районы Олы Аты авылында яши. Аңа быелның август аенда 92 яшь тулды. Тугыз дистәсен тутыручылар хәзер аз түгел, тик безнең әниебез кебек, күзлек тә кимичә, китап укучылар, әкрен генә чыккан авазны да төгәл ишетүчеләр, өй тирәсендәге эшләрне үзләре караучылар күп түгел. Ходайга шөкер, безнең әниебез әлегә кайбер яшьләргә биргесез.

Әтиебез Александр Антонов белән бергәләп, 10 балага гомер биреп, барыбызны да тәрбияләп үстерделәр, олы тормыш юлына чыгардылар. Әниебезне авылда күпләр "Аннук җиңги" дип йөриләр. Җиңги, дигәнгә, аның хөрмәтле, белемле, игелекле кеше булу мәгънәсе салынган, авылдашлар моны шулай аңлата.

Әниебезне тагын "Чиккән кулъяулык иясе" дип тә беләләр. Чөнки ул бүләк итеп биргән чиккән кулъяулык аркасында, безнең әтиебез сугыш кырында үлгән җирдән кабат терелгән (дөресрәге, кулъяулыктагы чигүне күреп, якташ икәнлеген аңлап, бер солдат аның гәүдәсен госпитальгә илтеп җиткерә).

Әниебез гомер буе дини бәйрәмнәрне олылады. Олы Аты чиркәвен яңадан торгызу артыннан йөрүчеләрнең иң активларыннан берсе булды ул. Шуңа күрә дә аны Аты халкы хөрмәт итә.

Тиздән - Әниләр бәйрәме җитә. Шушы уңайдан, газиз әниебезне чын күңелдән шушы бәйрәм белән котлыйбыз. Ходай биргән гомерен тынычлыкта, исәнлектә-саулыкта үткәрүен теләп калабыз.

Екатерина КОВАЛЕВА,
Олы Аты авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: