Туганайлар

Хәзинә сандыгы

Элгәреге елларда, туксан яшьлек кешеләрне бик өлкәнгә санап, аларны ястыкта ятучылар итеп кенә күзаллый идек. Чаллы шәһәрендә яшәүче Анна Игнатьевна Колчерина белән күрешкәч андый уйларның ялгышлыгын аңладым. Аңарга сокланып: "Эх, бөтен кеше дә шушы түти кебек актив булсын и де", - д ип к уясың. " Тугыз дистә гомер тугыз...

Элгәреге елларда, туксан яшьлек кешеләрне бик өлкәнгә санап, аларны ястыкта ятучылар итеп кенә күзаллый идек. Чаллы шәһәрендә яшәүче Анна Игнатьевна Колчерина белән күрешкәч андый уйларның ялгышлыгын аңладым.

Аңарга сокланып: "Эх, бөтен кеше дә шушы түти кебек актив булсын и де", - д ип к уясың. " Тугыз дистә гомер тугыз көн сыман узган да киткән, әле яши генә башладык, югыйсә", - дип, уфтанып куя сугыш ветераны, күпне күргән Анна түти. Сугыш чорында гына түгел, әле тыныч тормышта да шактый сынаулар үтәргә туры килгән алар буынына.

Үсмер чак
Сугыш чыкканда, миңа 16 яшь тулып киткән иде. Әтине фронтка алдылар. Без - биш бала, иң зурысы - мин. Туксан яшьлек әбиебез бар. Әниебез, салкын тидереп, урын өстендә чирләп ята. Шул чакта кәнсәләргә чакырдылар. "Сиңа бригадирлык эшен тапшырабыз, әтиең урынына. Фронттагы әтиеңне борчымаслык итеп эшләргә кирәк булачак", - диделәр. Кая ди ул, юк, мин булдыра алмыйм, дип әйтү - алай әйтергә бөтенләй җай калдырмадылар. Җиң сызганып, эшкә керештем.

Бригадада кемнәр диген син: карт-коры да, хатын-кыз, бала-чага... Әле шулар арасыннан читкә җибәрергә кеше сорап, разнарядка килеп төшә. Чәчү вакытында, күтәрәмгә калган атларны, ничек кирәк алай, басуга илтеп ташлыйсың. Әзрәк аяклангач, аларны сукага җигәсең. Тубал күтәрерлек кем бар, барысын да чәчүгә көйлисең. Инде оештырып җибәрдем, дигәндә генә, я ат сорап, я кеше сорап, районнан шалтыраталар. Каян алыйм, дип борчылып, йокысыз төнеңне үткәрәсең. Кемне җибәрергә икәнен хәл иткәндәй буласың. Ул кешенең бармаска үз сәбәбе килеп чыга. Менә шундый хәлләр гел сагалап торды. Аның өстенә, көн саен диярлек, фронттан җүнсез хәбәрләр килеп тора: кемдер үлгән, кемдер имгәнгән, кемдер хәбәрсез югалган. Ә аларның якыннары - минем бригадада. Адәм күтәрә алмаслык кайгылы хәбәр алган, ярым ач хәлдәге кешеләрне эшкә куарга кирәк.

Сугыш башланып, бер ел үтте, дигәндә, чиреннән айный алмыйча, әниебез үлеп китте. Беренче мәлләрне зират яныннан гел үтеп китә алмыйм: аякларым үзләреннән-үзләре әни каберенә илтә. Җылыйм-җылыйм да: "Әни, өйдәге балаларны ачтан үтермәс өчен, безгә теләктә ят", - дип, аңа эндәшәм...

Шул көннәрне күз алдыма китерәм дә, хәйран калам: каян көч алынган, диген. Бер сутый җир дә чәчелмичә калмый иде бит ул заманда. Уңышы да начар булмады. Ходай ярдәм иткәндер инде. 1946 елның августында, районга чакырып, СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә, "Сугыш елларындагы намуслы хезмәте өчен" дигән медаль тапшырдылар. Әле бригадирлык эшен, кияүгә чыгып, бәбәй тапканчы алып барырга туры килде.

Үз куышыбызны булдыргач кына...
1947 елда сугыштан инвалид булып кайткан Григорий Колчерин белән тормыш корып җибәрдек. Берәүләрнең, кайда терәү куелган, кайда җимереге күренеп торган өенә күчендек. Гришаның бер кулы эшләми, тезләрендә шуышып йөри. Сугыш инвалиды семьясы буларак, өйлек агач бирделәр. Мең газаплар белән, аны алып кайтып, икенче елны бура бураттык. Бура килеш, тагын берничә ел үтте. Иске өйдә дүрт баламны таптым. Инде әтиләре дә, әзрәк хәлләнеп, үзе эшли башлагач, өйне күтәрә алдык. Бер куллы булса да, балта эшенә бик оста булды. Сырлый-сырлый, бизәкләп эшләгән капкаларына һәр үткән кеше сокланып карый иде.

Тик ул йортта озак куанып яшәргә язмаган икән. Авылыбызның КамАЗ заводы астында калачагын хәбәр иттеләр. Әле ул гына түгел: зиратыбызны да күчерәселәр икән. Бу хәбәрләрне өнсез калып тыңладык. Юктыр, алай булмас, әле кешечә яши генә башладык бит, дип өметләндек. Үз якыннарыгызның сөякләрен алырга килегез, дигән сүзләрдән айнып киткәндәй булдык. Каберләрне актарып, анда яткан сөякләрне алып, урман буеннан бирелгән яңа җиргә күмә дә башладылар. Ә гүр балчыгын Орловка белән безнең авыл арасындагы чокырга ташыдылар. Кеше башы сөякләре кайда гына аунамады ул елларда...

Ничә гасырлык тарихы, гореф-гадәтләре, фольклоры, бәйрәмнәре булган Яңа Гәрдәле авылы яшәүдән туктады.

Авылдашлар язмышына бу күченү төзәтеп булмаслык яра салды. Дөрес, кешеләр урамда калмады. Шәһәрдә бөтен уңайлыклары булган квартираларга урнаштылар. Тик тамырлары авылга бәйләнгән өлкәннәр өчен әлеге фатирлар ябылу камераларын хәтерләтте. Югарыдан сикереп үлгән "Гәрдәле әбиләре" турында Чаллы кешеләре хәзер дә сөйли әле. Мекетә Алаксандрасының да, Бәчти Үлүнәсенең дә тормышлары алай төгәлләнергә тиеш түгел иде. Әнә шул җирсү, туган туфракны сагыну вакытсыз гүргә кертте үзләрен.

"Безнең ил - сандугач сайрар җир"
Җирсез, хуҗалыксыз, мал-туарсыз һәм җырсыз калган авыл кешесенең тормышын күз алдына китерә аласызмы? Безнең халык бит ул тәпи киткәч тә җырлый башлый. Сугыш чоры нихәтле генә авыр булмасын, анда да җырларлык җай таптык. Әнә шулай каңгырап йөргән көннәрдә, Ананий Малов белән очрашырга туры килде. "Сине керәшен җыруларын күп белә, диделәр. Җырлап күрсәт әле", - ди бу. Тыңлаучы булганда, нигә җырламаска? Бик рәхәтләнеп җырладым. Үзенә язып та алды. Керәшен гәҗите чыгарырга йөрибез, булышырсыңмы, ди. Ярар, дим. Шәһәрдәге керәшен тормышы әкренләп әнә шулай тергезелде. Николай Антонов: "Син инде, Анна Игнатьевна, подписка оештырырга да ярдәм итә к үр", - ди. Аны да тыңларга туры килде. Машина белән берәр керәшен авылына илтә дә, үзе кайтып китә. Ә мин, куна-төнә, бу авылда өй борынча йөрим. Кешеләрнең "керәшенлек"ләрен уятам, гәҗиткә язылырга өндим. Кайсыбер өйләрдә: "Син соң үзең керәшен йолаларын, җырларын беләсеңме?" - дип тә сорыйлар. Андыйларга сөйләп тә, җырлап та бирәм. Әлмәт районы Илтән-Бута авылында укытучы Татьяна Янайкиналарда туктадым. Кызлары Валентина ансамбль оештырырга йөри. Авылның җыручы хатыннары җыелды. Миннән җырлавымны сорыйлар. Җырлап күрсәткән идем: "Юк, ансамбльгә язылмыйбыз, без
мәңге болай җырлый алмыйбыз," - диләр. Каш ясыйм, дип, күз чыгара яздык. Ансамбльләре әле дә яшәп килә, уңышлары турында ишетеп торам, бик "маладислар".

Гәрдәле хатыннарын җыйнап, Чаллыда фольклор ансамбле төзергә булдык. Баянист та таптык - Валериан Васильев дигән җегет риза булды. Ансамбльне "Карендәшләр" дип атадык. Мин анда башлап җырлаучы булдым. Раичка Ипеева килгәч, җитәкчелекне аңа тапшырдык. Ансамбльгә башка төбәк керәшеннәре дә килеп кушылды. Керәшен фестивалендә лауреат булдык, халык ансамбле исеме бирделәр. Бер генә бәйрәм дә, бер генә чара да "Карендәшләр"дән башка узмый башлады. Шулай итеп, без югалткан авылыбызны, нигезләребезне кире кайтаргандай булдык. Аллага шөкер, ансамбль әле дә эшли. Бүгенге көндә аның җитәкчесе - Татарстанның халык артисты Виталий Агапов. Ирешкән уңышларына сөенеп бетә алмыйм.

"Магнито" яки "Золотой радиатор"
Хәзер инде керәшен бәйрәмнәренә бик чыкмыйм. Өйрәнәсе килгән кеше үзе минем янга килә. Мәктәптән чакырсалар, барырга тырышам. Белгәннәремне яшь буынга тапшырып калдырасым килә. Шулай бер очрашуда "Магнито" җырын башкардым. Бик яратып тыңладылар. Икенче көнне укытучылары шалтырата: "Анна Игнатьевна, "Магнито - Золотой радиатор" җырыңны бөтен мәктәп җырлый, сүзләре кирәк иде, язып алырга керим әле", - ди. Хактан да, бик матур көй бит, кая барсам да, шуны җырлавымны сорыйлар.

Фольклорчы галим Мәхмүт Нигъмәтҗанов та, карендәшебез фольклорчы Геннадий Макаров та җырларымны яздырып киттеләр. Мәхмүт Нигъмәтҗанов минем җырларны туплап, китап та чыгарды. Үзем дә, музыкант Роза Тимофеева белән берлектә "Керәшен зиннәтләре" дигән китап бастырдым. Әлеге китапка 24 җыруны ноталары, сүзләре белән урнаштырдык. Бу - безнең җыруларыбызның бер тамчысы гына, билгеле. Шулхәтлесе генә булса да, сакланып кала, дип куанам. Калганнарын башкалар эшләр, Алла боерса. Бездә талантлы кешеләр җитәрлек бит.

Бу очрашуыбызда Анна Игнатьевнадан "Магнито"сын да, башка көйләрен дә җырлаттык. Нинди генә борылышлар, нинди генә тирбәлешләр ясамый - егерме яшьлек кыз, диярсең. Күз генә тимәсен үзенә. Безнең өченгә алыштыргысыз хәзинә сандыгы бит ул.

Татьяна МИРОНОВА,
Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим