Туганайлар

Хәтерләүдән курыкма, үткәннәрне онытма

Укучыны шәхес итеп формалаштыруда мәктәп музейларының әһәмияте бик зур. Балага туган җире, халкының көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары турында һәм аларны яратырга өйрәтү - мәктәп музейларының төп бурычы.

Тарихны бала күңеленә сөйләп кенә сеңдереп булмый. Бала эшчәнлектә үзе катнашканда гына, үз күзләре белән күреп, тотып караганда гына, үзе өчен яңа ачышлар ясый һәм белгәннәрен бүтәннәргә дә җиткерә ала.

1983 елда Дүсмәт урта гомуми белем бирү мәктәбенең ОБЖ укытучысы Михаил Ефимов белән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нурфания Ефимова музей оештырырга уйлыйлар. Дүсмәт, Комазан башы авылларында өй борынча йөреп, борынгы кием-салымнар, йорт кирәк-яраклары, эш кораллары җыялар. 1985 елда яңа мәктәп ачылгач, музей өчен бүлмә дә бүлеп бирелә. Ул "Туган як тарихы" музее дип атала башлый. Шушы көннән үзебезнең төбәк турында күпләп тарихи материаллар җыела.

Безнең музей фонды 9 бүлектән тора. "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый" бүлегендә Герой якташларыбыз - Мамадыш районында туып үскән дүрт Бөек Ватан сугышы Герое; мәктәбебездә укытып, сугышка китеп һәлак булган укытучылар; Акман, Комазан башы авылларыннан сугышка киткән авылдашларның исемлеге һәм Бөек Җиңү белән кайткан ветераннарыбызның фотографияләре, алар турында белешмәләр бар. Шулай ук, Дүсмәт урта мәктәбен тәмамлап, бүгенге көндә хәрби хезмәттәге егетләребезнең фотолары да урын алган монда.

Музейның түрендә - революциягә кадәрге керәшен крестьяннарының өй эче күренеше. Анда ул чор кирәк-яраклары - чабата, бизмән, лампа, чикмән, тула оек, бала бишеге, туку станогы; стенада чиккән, тукылган сөлгеләр, кашагалар эленгән; өстәл өстендә агач табак, кашык, балчыктан ясалган чүлмәкләр бар. Өйнең почмагында мич, аның янында - күмер чүлмәге, табагач, ухуат, кисәү агачы, ипи көрәге. Уртада күәшнә, бал мичкәсе, май язгыч, ипи күәсе, гөбе, тырыс һәм башка эш кораллары урнашкан. Музейда тагын эрләү, талку станоклары, эрләгән җепне чорнау җайланмалары бар.

Стеллажларда авылыбыз тарихы, күмәк хуҗалыкта эшләгән алдынгы, танылган кешеләре, ветеран һәм безнең мәктәптә эшләп киткән укытучылар турында рефератлар, Болгардан кайткан экспонатлар урын алган. Музейда "Нумизматика" бүлеге дә, язу һәм чутлау машиналары да бар.

Дүсмәт мәктәбенә дүрт авылдан йөреп укыйлар. Аның икесе татар, икесе керәшен авылы. Без барыбыз да үзара дус-тату. Безнең музейның үзенчәлеге шунда - аның шактый өлешен керәшеннәрең өй күренешләре, киемнәре, бизәнү әйберләре, эш кораллары тәшкил итә. Без, музей советы членнары белән, үзебезнең төбәк керәшеннәре турында тагын да тирәнтен өйрәнер өчен, өйдән-өйгә йөреп, әбиләрдән борынгы киемнәрдәге үзенчәлекләрне, җыр-биюләрне язып алдык. Хәзерге көндә мәктәбебезнең "Тәнкәләр" балалар фольклор ансамбле олылардан язып алган 20 ләп җыр-биюләрне башкара.

Бүген тәрбия өлкәсендә төп юнәлеш булып, туган якка мәхәббәт, патриотизм хисләрен тәрбияләү, туган телне хөрмәт итү, үз халкың белән горурлану кебек сыйфатларны үстерү тора.

Дүсмәтнең "Туган якны өйрәнү" музеена укучылар гына түгел, мәктәпне күптән тәмамлап киткәннәр дә, авыл кешеләре дә, төрле семинар делегатлары да еш килә. Күпләр гаиләләрендә сакланган, кайда да булса табылган, үзләре ясаган яки эшләгән әйберләрне алып килеп, музейның экспонатларын баеталар.

Без борынгы әйберләр белән хәзер музейда гына очрашабыз инде. Кайбер сүзләрнең мәгънәсен аңлап та бетермибез. Ләкин алар безгә якын, серле, кадерле мирас икәнен күңелебез белән тоябыз. Мәктәпнең төбәкне өйрәнү музее үткән чорны бүгенге белән бәйли торган күпер. Шулай итеп, музеебыз рухи хәзинәбезне барлау, аң-белемебезне арттыручы үзәк тә булып тора.

Зоя ӘХМӘДИЕВА,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы, музей җитәкчесе,

Мамадыш районы, Дүсмәт авылы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: