Туганайлар

Хәлкәйләрең ничек, Ленук түти?

Үзе кыска, үзе бер булган гомеремнең бер җәе авылда узып китте быел. Киек казлар кебек, көз җиткәч кенә калага килдем. Аралашкан авылдашларымны, баштан кичкән вакыйгаларны берәм-берәм күз алдымнан кичереп утырганда, җәй бик озын кебек тоелса да, бактың исә, сизелмичә дә үтеп киткән икән. Авылдашлар, күрше-күләннәр шук, шаян, сүзгә кеше кесәсенә...

Исем-фамилиясен документтагыча әйтсәк - Гаврилова Елена Михайловна була ул. 1937 елның 2 августында безнең авылда дөньяга килә. 10 классны тәмамлап, Чистайга бухгалтерлар хәзерли торган курсларга укырга керә. "Кызу печән өсте, сине укырга җибәреп, сыерсыз калыргамыни?" - дип, әнисе Чистайга җибәрми аны. Шулай итеп, тормыш юлы бөтенләй башка эздән кереп китә.

Сугыштан соңгы авыр еллар. Әтисезлек... Колхозда нинди генә эштә эшләми ул. Сугышка хәтле әтисенең авыл советы рәисе булып эшләвен дә, кладовщица булып эшләгән чакта, җитмәүчелек килеп чыгып, әнисен төрмәгә утыртып куюларын (авылдашларына, ачтан үлмәс өчен, бөртекләп кенә булса да, ашлык өләшкән икән), 4 ай ярым утырып, сугыш бетүгә, аның өйгә әйләнеп кайтуларын да бүгенгедәй хәтерли Ленук түти. Тормыш ничек кенә авыр булса да, яшьлек еллары, кичке уеннары әле һаман да сагындыра икән...

1960 елда Түбән оч кызы безнең оч егете - Юзеев Дмитрий Викторовичка кияүгә чыга. Шулай итеп, Юзеевага әйләнә ул. Метей (Дмитрий) дәдәй белән классташлар алар. Беренче көннән үк бианай белән яши Ленук түти. Ире белән алар көне буе эштә чакта, 5 балага да, йорт-җиргә дә бианасы Лиза түти күз-колак булып тора. Балалары Иван, Люба, Нина, Анна, Володя бүгенге көндә үз тормышлары белән, балалар үстереп, төрлесе-төрле җирдә яшәп яталар. Аның 11 оныгы, 1 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта ике оныгы - Виктор белән Максим - армиядә хезмәт итә.

Ире Метей дәдәй дә тырыш, уңган кеше булып чыга. Умарталыкта да эшли, балта остасы да ул. 1981 елда өр-яңа өй салып куялар, әкрен-әкрен, каралты-кураны да яңарталар алар. Моннан 15 ел элек, Метей дәдәй үлеп киткәч, тормышның бөтен авырлыгын үз җилкәсенә сала. Бергә яшәгән улы Володя семьясы белән Чаллы якларына чыгып киткәч, биш бала үстергән ана болын хәтле өйдә япа-ялгызы кала. Балалар ялларда кайтып йөриләр-йөрүен. Авыл шундый җир бит ул: йорт-җир, каралты-кураны гел яңартып, карап торырга кирәк. 2014 елда, балалар ярдәме белән, Ленук түти өй түбәсен өр-яңа калай белән яптыра. Түбә ябып, ике атна үткәч тә, күршеләрдән ут чыгып, бернәрсәсез кала ул. Бурдан кала, уттан калмый, диләр шул. Нигезләрендә бер каккан казык та калмый, ичмасам. Авылдашлар, бик авырлык белән, икенче як күршеләрен янгыннан саклап кала. Пожар сүндерүчеләр вакытында килсә, болай ук булмас иде, дип уфтана халык. Кайчандыр, һәр авылның ут-күздән саклаучы үз бригадасы булган чакларны сагынып кына искә аласы калды шул, дип тә өстәп куялар. Ут чыккан күршеләрнең лапаслары гына яна ул көнне.

2016 елның август ае. Без Ленук түти белән ишек аллары гына түгел, һәр бүлмәсе гөлләргә күмелгән яңа өйдә сөйләшеп утырабыз. Өе иркен. Бөтен җирендә чисталык, матурлык, тәртип. Ә мин үзем, авылча, әбиләрчә өй күрермен, дип килеп кергән идем, ләбаса. "Балалар инде, балалар торгызды," - диде ул, аларга рәхмәт укып.

Моннан ике ел элек, 25 июньдә булган вакыйга турында да сөйләшеп алдык. Ул өйләренең ничек янганын хәтерләми - шок хәлендә булган, күрәсең. Тик терлекләренең ничек күрше Аннук түтинең лапасына күчүләрен, Зина түтинең мунчаларында юындырып, үз киемнәрен киендереп, Әүдекей (Саркеева Евдокия) , үземдә торырсың, дип, өенә алып кайтуларын бик яхшы хәтерли ул. Картайган көнендә, туган авылын калдырып, шәһәргә китәсе килми аның. 8 ай тора ул Әүдекей түтидә. Шул вакыт эчендә балалары үз куллары белән йорт салып, әниләрен яңа өйгә кертеп утырталар. Ижаудагы, Чия башындагы туганнарының да ярдәме зур була. Авылдашыбыз Ильин Сергей төзү материаллары белән булышса, эш кораллары күтәреп, Сукыр Микайла дәдәй килеп җитә. Авыл советы печән бирә, авылдашлар акчалата ярдәм итә. Элек авылларда мунчаларны су буйларына салалар иде бит. Ленук түтигә түшәме дә, идәне дә булмаган шул ташландык мунчасы ярап куя. Ашарга әзерләү, яңгырдан ышыклану өчен яраклаштыра аны балалары. Бигрәк тә улы Иван, барысын бергә туплап, эшне оештырып, һәрнәрсәне планлаштырып баручы була. Улларының җитәкчеләренә дә, аларның бергә эшләгән хезмәттәшләренә дә, рәхмәт әйтеп, яхшы теләкләрен теләп утыра Ленук түти. Чөнки алар да, җай чыккан саен, авылга кайтып, кулларыннан килгәнчә, ярдәм итәләр. Кияүләре Анатолий белән Раушанга да, киленнәре Гөлсинә белән Тәнзиләгә дә, әти-әниләре кебек тырыш, эшсөяр оныкларына да рәхмәтле ул бүгенге көндә. Балалары турында сүз дә юк инде, ул үзе генә түгел, без, күрше-күләннәре дә, авылдашлары да, аларның шундый зур, мәшәкатьле эшне үз көчләре белән башкарып чыгуларына сокланып та, шаккатып та утырабыз. Шәп, шулкадәрле зур итеп мунча да төзегән, лапас-кура да салып куйган. Ишек алдында теплица да ясаган алар. Лапаста сарыклар, кәҗәләр тотса, ишек алдын тутырып, кош-кортлар асрый. Сиксәнгә җитеп килсә дә, ул һаман эштә, хәрәкәттә. Гомер буе эштән кайтып кермәгән авыл кешесенең 8 мең пенсиясенә ерак китеп булмаганлыгын аңласам да, кешенең үлгәч тә өч көнлек эше кала, дигән сүзләр тынгылык бирмәде үземә. Иң авыр чагында аңа ярдәм кулы сузып, үзенә сыендырган, үзе дә йөрәк өянәге кичергән Әүдекей түтинең: "Аның янына бик барырга тырышмыйм, мин килсәм, аның эше кала бит," - дигән сүзләрен дә ишеттем. Юк-юк, тамчы да үпкәләмиләр алар сиңа. Картлык көнеңдә үзеңне саклап, алар белән күбрәк аралашып, озын-озак яшәвеңне генә телиләр. Син бит әле аларга гына түгел, нигезеңне саклап, тәрәзәңдә ут сүндермичә, ишеккә йозак элмичә, балаларыңны, оныкларыңны көтәр өчен дә бик кирәк. Мин үзем дә, хәрәкәттә - бәрәкәт, дисәләр дә, синең, кабаланмыйча, сабыр гына, үзеңне саклап, балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп яшәвеңне теләп калам, Ленук түти. Алдагы көнеңдә Ходай, үзең әйтмешли, сынап бирмәсен, сыйлап бирә күрсен, берүк!

Елизавета Малова,

Түбән Кама - Владимир

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: