Туганайлар

Гомер бүләк итүчеләр

20 апрель - Росссиядә милли донорлар көне

1832 елның 20 апрелендә петербург акушеры Андрей Вольф, Ватан тарихында иң беренче булып, бала табучы хатынның кан агуын туктату өчен иренең канын сала. Операция пациентканың өендә үткәрелә. 
Әлеге вакыйга Россиядә кан донорлыгының башы була. Рус врачы кан салу өчен әлеге өлкәнең пионеры Джеймс Бланделлдан алынган методиканы һәм аппаратны куллана. Алга таба Вольф тагын алты тапкыр кан сала. Соңыннан әлеге операцияне күп тапкырлар рус врачы, хирургия профессоры Сергей Коломнин башкара. Хәрби-кыр шартларында 1876 елда беренче булып кан салучы да ул була.

Кешенең организмында билгеле бер күләмдә кан булырга тиеш. Травма алганда, күп кан югалтканда, тулыландырырга кирәк. Күп кан югалту үлемгә китерергә мөмкин. 400 миллилитр кан биреп, донор авыруны үлемнән саклап кала ала. Кан бирер алдыннан донорның гемоглобинын, анализларын тикшерәләр, аның үзенең сау-сәламәт булуы кирәк. Донорлык 62 илдә киң таралган. Күп кенә дәүләтләрдә донор каны җитмәү проблемалары бар. Авыр экономик хәлдә яшәүче илләрдә дә, тиешле санда донорлар җитмәү сәбәпле, күп кеше үлә. Шуның өчен, үз теләге белән кан бирергә теләүчеләр санын даими арттыру өстендә эшләргә кирәк.

Авыр хәлгә юлыккан кешеләрнең гомерләрен саклап калырга ярдәм иткән мәрхәмәтле, олы йөрәкле кешеләр бездә аз түгел. Шундыйларның берсе - Лениногорск районы Федотовка авылы кызы Любовь Васильевна Игнатьева. 1984 елда Чаллы шәһәренең кан салу үзәгенә эшкә урнаша ул. Бервакыт авыр хәлдәге балага ашыгыч рәвештә кан салырга кирәк була. Балага ярдәм итәсе килү теләге белән, 23 яшьлек Люба беренче адымны ясый, балага канын биреп, аны үлемнән саклап кала. Баланың исән калуында үзенең өлеше барына ул чын күңелдән сөенә. Алга таба да донорлык эшен дәвам итә ул. Иң элек ике айга бер тапкыр кан бирсә, соңрак ике атна саен плазмага бирә башлый. 23 ел буена, Кан үзәгендә эшләү дәверендә, 40 тапкырдан артык кан биреп, күпме кешегә гомер бүләк итә Любовь Васильевна! Аңа 2002 елда "Россиянең Мактаулы доноры" исеме бирелгән. Элегрәк донорларга шактый льготалар булса, хәзер елына 13 мең чамасы акча бирелә икән. Любовь Васильевна Кан бирү үзәгендә инде 33 ел сестра-хозяйка булып эшли. "Кан тапшыру Сезгә нәрсә бирә?" дигән сорауга ул: "Әгәр авырмасаң, сау-сәламәт булсаң, кан биргәч, үзеңне җиңел хис итәсең", - ди. Ул бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә ире Владимир белән гомер кичерә. Уллары Артур, Русланның үз гаиләләре. Киләчәктә дә исән-сау булып, балаларының рәхәтен күреп, ире белән озын-озак гомер кичерсеннәр иде.

Кешеләрнең сәламәтлегенә битараф булмаган, аларга һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булган тагын бер кеше - Венер Михайлович Михайлов. 1967 елда Зәй районы Зичәбаш авылында туган ул. Беренче тапкыр 1989 елда, Картон-кәгазь комбинатында эшли башлагач, кан салу станциясендә бер авыруга кан бирә. Таныш-белешләргә, дусларның туганнарына да донор кирәк булу очраклары була. Венер Михайлович үз гомерендә 32 тапкыр кан биргән, донорлык стажы - 28 ел. Тиздән аңа да "Россиянең Мактаулы доноры" исеме бирелергә тиеш.

- Мин донорлыкка гаять үз теләгем белән килдем, - ди Венер Михайлович. - Авыру кеше күп кан югалткан иде, чын күңелдән ярдәм итәсем килде. Үзең сау-сәламәт икән, нигә кешегә ярдәм итмәскә?!

Венер донорлык юлы белән кешеләргә ярдәм итә алуы белән бәхетле. Аны льготалар, түләүләр дә артык кызыксындырмый. Хатыны Зөлфия, кызы Эльвира белән Чаллы шәһәрендә матур гына гомер итеп яталар алар.

Дөньяда ярдәмгә мохтаҗ, авыру кешеләр күп. Аларга вакытында ярдәм кулы сузып, үлемнән саклап калучыларның үзләренә Ходай озын гомер, сәламәтлек бирсен. Җир йөзендә Любовь Игнатьева, Венер Михайлов кебек олы йөрәкле, изге күңелле кешеләр күбрәк булсын иде. Бар кеше дә сау-сәламәт яшәсен, сәламәтлек ул - зур байлык.

Фото gkdc1.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: