Туганайлар

Җүгер дәдәй

Гомерләрне уза диләр ... Сәрдә керәшеннәре җыры. Һавада йолдызлар оча, Балкып килә минеке... Г.А. Токинов. 17 апрельдә, 1939 нчы елгы фин компаниясе hәм Бөек Ватан сугышы ветераны, отставкадагы полковник, Керәшеннәр җәмәгать оешмасының актив эшлеклесе, Георгий Алексеевич Токиновның тууына 100 ел була. Георгий Алексеевич Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында, Иван Грозный...

Гомерләрне уза диләр ...
Сәрдә керәшеннәре җыры.

Һавада йолдызлар оча,
Балкып килә минеке...
Г.А. Токинов.

17 апрельдә, 1939 нчы елгы фин компаниясе hәм Бөек Ватан сугышы ветераны, отставкадагы полковник, Керәшеннәр җәмәгать оешмасының актив эшлеклесе, Георгий Алексеевич Токиновның тууына 100 ел була.

Георгий Алексеевич Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында, Иван Грозный заманында җир биләүче хәрби сословие кешеләре - служилый керәшеннәр - Текей Азинның олы улы Владимир Текин нәсел-токымыннан булган Алексей Александрович белән 1870 нче елларда авылга шкул укытучылары булып килгән Скворцовлар нәселе кызы Мария Дмитриевна семьясында туа.

Күрше Рус Сәрдәсе авылының Преображенский чиркәү метрика кенәгәсендә, аның тууы турындагы язмада, урсатасы Дмитрий Александрович (атасының дәдәсе), урсанасы - күршеләре Михаил Степановның хатыны Фекла Ивановна дип пуп кулы белән язып калдырылган.

Атасы - Алексей Александрович Токинов, урта хәлле хуҗалык баласы, гражданнар сугышында легендар Чапаев дивизиясендә хезмәттә катнаша. Авыл халкы өчен бигрәк тә катлаулы hәм авыр булган, илдәш, авылдаш кешеләрне (гражданнарны) бер-беренә каршы котыртып тору, колхозлар оештыру, әйтеп бетергесез авыр сугыш hәм сугыш артыннан илне торгызу елларындагы кырыс әхлак сынауларын намусына тап төшермичә, нәселенә, семьясына сүз китермичә, тормышта вөҗданлык күрсәтеп, барыбызга да үрнәк булырлык озын гомер юлы узды.

Анасы - Мария Дмитриевна, Машук түти, Машук әби шул ук елларда, яшьтән ирсез, терәксез калган сугыш ятимнәренә булышучы, ышанычлы таяныч булып торды. Хәлләреннән килгән ярдәмне туган-ыру, очтагы чиксез мохтаҗлыктагы күрше-тирә өчен жәлләмәделәр. Балалары да ата-аналары юлында булды.

Георгий Алексеевичның энесе - 1919 елда туган Петр Алексеевич авыл мәктәбеннән соң Казанда ФЗУда тәрбияләнә. ФЗУ (Фабрика-завод укытуы) ул елларда авыл балалары өчен дөньяга, олы тормышка чыгуда хәзерге югары уку йортларыннан да олырак, әhәмиятлерәк бердәнбер мөмкинлек иде дип әйтергә була. Политик агарту курсларын бетереп, Чепья районындагы (хәзерге Балтач районы) керәшен авылы Доргада укытучы булып, аннан соң шул ук район газетасында редактор булып эшли. Армиягә алынгач Монгол сугышында катнаша, беренче көннәреннән үк Бөек Ватан сугышына китә. 1943 елның июль аенда авыр яраланып Казанга госпитальга кайтарыла. Беразга тылда калып, военкоматта эшләп торырга дигән тәкъдимнәрне кире кагып, савыгып та җитмәстән, үзе сорап, яңадан фронтка китә. "Мин фронтта, иптәшләрем янында булырга тиеш, язмышым аларныкы белән бергә булсын", - ди ул. Фронтка кайтып, яңадан саперлар батальонында хезмәткә керешә, политрук итеп билгеләнә.Шул ук елның 15 ноябрендә, Витебск өлкәсендә, гвардия өлкән лейтенанты дәрәҗәсендә, каты сугышта hәлак була.

Георгий Алексеевичның сеңелләре - Анастасия Алексеевна (мәрхүм инде) hәм Ольга Алексеевна (1936 елгы) дәдәләренең материаль hәм мораль ярдәмендә педагогик белем алдылар, авыл мәктәбендә укытучылар булып эшләделәр, семья корып балалар, оныклар үстерделәр, аларга да югары белем алып тормышта үз урыннарын табарга булыштылар.

15 яшеннән авылдан Казанга ФЗУга укырга чыгып киткән Георгий Алексеевич туганнары өчен дә, безнең барыбыз өчен дә Җүгер дәдәй булды, тормышта үрнәк булып торды.

1936 нчы елны Кызыл Армиягә алынып өч елдан артык хәрби хезмәттә була. Фин сугышы башлануга сугышка алына, анда ахырына хәтле катнаша. Фин сугышы бетеп озак та тормый, Бөек Ватан сугышыбашлана. Сугышның беренче көннәреннән ахырына хәтле фронтта була, тикшерүче, разведчик эшләрен башкара. 1947 елны, сугыш вакытында Ростов өлкәсендә окуппациядә калып ачлыктан үлгән семьясын - хатынын hәм 1940 нчы елгы улын югалтып, Казанга кайта. Бу югалту, тормышның дәвамы нинди булуга карамастан, аның күңелендә, йөрәгендә төзәлмәс яра булып калды.

Казанда Эчке эшләр системасында хезмәткә билгеләнә, полковник званиесендә пенсиягә чыкканчы шунда, җаваплы эшләрдә эшли. 1954-1959 елларда заочный формада укып, хокук белгечлеге буенча югары юридик белем ала.

Казанга кайткач яңа семья корып, Зинаида җиңги белән ике малай, бер кыз үстерделәр, аларны дөрес тормыш юлына бастырдылар. Инде ул балалар да пенсия яшендә, үз балаларына, оныкларына тормыш итәргә булышалар. Перестройка дип аталган 90-нчы еллар башлангач, Георгий Алексеевич, яраткан җырчыларыбыз, халык артистлары Галина Казанцева, Георгий Ибушев, композитор Марс Макаров, галим Николай Максимов, шагыйрь Григорий Родионов, кирәкле эшне артык сүзсез башкаручы Владимир Багурин, халык өчен хезмәтен кызганмаган Мария Семенова hәм башка активистлар белән бергә Керәшен оешмасын булдыру, керәшеннәрнең халык буларак үзаңнарын, үз менталитетларын, Бөек Тәңре биргән табиги хокукларын яклауга булышырга бик күп көч куйды. Үзенең күпкырлы, универсаль тормыш тәҗрибәсен кулланып, ул елларда махсус рәвештә вак-төяк чиновниклар корган каршылыкларны җиңәргә булышты.

Георгий Алексеевич гомер буе туганнары белән, авыл халкы белән тыгыз элемтәдә булды, үзен Сәрдә кешесе итеп җөрде. 92 яшендә, 2007 елның 9 январенда безнең арадан китте. Озын гомерен, хөрмәткә лаеклы тормышын йомгаклап, үзенең яраткан, бала чагы, малай вакытлары узган туган авылына алып кайтылды. Иван Грозный боерыгы белән Сәрдә җирләренә хуҗа булып килгән Текин бабаларыбызның бүгенгәчә 17 буыны җирләнгән Сәрдә зиратында, ата-аналары, туганнары янында урын алды. Гомеренең соңгы елларында бер җырында:

Ак томаннар, кар бураннар
Югалтты эзләремне... -

дип язса да, әле туганнары, без исән вакытта Георгий Алексеевич, хөрмәтле Җүгер дәдәй, hәрвакыт безнең хәтердә, безнең күңелдә, безнең белән булыр.

Николай ПЕТРОВ
Керәшен Сәрдәсе - Казан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: