Туганайлар

Газетамы, товармы?

Мең еллар элек тә кешеләр бер-берсе белән төрле чаралар ярдәмендә элемтәгә керергә тырышканнар. Моны күгәрчен очыртып та, атлы хәбәрче җибәреп тә башкарып караганнар. Почта службасы оешу бездә Петр I хакимлек иткән вакытка туры килә. Һәм ул Мәскәү-Архангельск маршрутын эченә алган. Әлеге почта службасы Указында почтаны ничек алып барып тапшыру, аны...

Мең еллар элек тә кешеләр бер-берсе белән төрле чаралар ярдәмендә элемтәгә керергә тырышканнар. Моны күгәрчен очыртып та, атлы хәбәрче җибәреп тә башкарып караганнар. Почта службасы оешу бездә Петр I хакимлек иткән вакытка туры килә. Һәм ул Мәскәү-Архангельск маршрутын эченә алган.
Әлеге почта службасы Указында почтаны ничек алып барып тапшыру, аны саклау һәм почта хезмәткәренең киеме дә нинди булуы төгәл билгеләнгән. Озак вакытлар почта бердәнбер элемтәгә керү мөмкинлеге булып торды. Хәзер Интернет һәм телефон элемтә хезмәтен кысрыкласа да, почта әле дә корресподенцияләр, газета-журналлар һәм посылкаларны дөньяның төрле почмакларына илтеп тапшыручы бердәнбер хезмәт булып кала бирә.
РФ Президенты Указы белән 1994 елдан бирле почта хезмәтенең үз көне бар. Июль аеның икенче ял көнендә билгеләп үтелә ул.
2014 елның икенче яртыеллыгыннан подпискага дәүләт субсидия түләми башлау сәбәпле, матбугатка язылу бәясе бермә-бер артты, газета-журналларның тиражы 25, урыны белән 60 процентка кадәр төште. Почта хезмәтенә зур өметләр баглап торучы журналистлар өчен бу катастрофа белән бер. Гомердән-гомергә газета-журналларга яздыру, аларны тарату белән шөгыльләнеп, журналистлар белән тыгыз элемтәдә яшәгән почта хезмәткәрләре бүген ничек көн күрә? Аларны нәрсә борчый, нинди проблемалар белән яшиләр? Әлеге хезмәт кешеләре белән без Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында очраштык.
Лилия ДАВЫДОВА, Иске Тәрбит авылы почта бүлеге начальнигы:
- Почтага эшкә кергәнемә алты ел була инде. Башта туган авылым Камыллыда почтальон булып эшләдем. Хәзер кул астымда ике почтальон - ике Валя эшли. Валентина Федорова белән Валентина Сурнаева. Өч авылга: Иске Тәрбит, Камыллы, Янсуринога хезмәт күрсәтәбез. Авыллар арасы ерак түгел, иң ерагы өч чакрым. Аларга атнасына ике генә барып чыгабыз. Пенсияләрне өйгә алып кереп бирәбез, коммуналь түләү кәгазьләрен башта таратып чыгабыз, аннан җыеп алабыз.
- Элек газеталарга язылу массалы төстә бара иде. Хәзер нинди газеталарга өстенлек бирәләр?
- Күбрәк район газетасын яздыралар. Киңәш-табыш басучы газеталарга өстенлек бирәләр. Рус басмаларын алучылар да бар. " Туганайлар"ны алдырган кешеләр ел да язылмый калмыйлар, яратып укыйлар. Элек, без кечкенә вакытта, почтальон апалар сумкаларын көчкә күтәреп йөриләр иде. Һәр йортка берничә газета-журнал килер иде. Күпме хатлар... Хәзер хатлар бик сирәк килә. Килгәннәре дә налоговыйдан, я булмаса судтан. Солдат хатлары да юк бит хәзер. Телефоннан гына сөйләшеп торалар. Телеграмма сугулар бөтенләй бетте.
- Шулай да, газеталарга яздыруда эшләп бетермибез бугай. 400ләп хуҗалыклы авылга үзебезнең бердәнбер керәшен газетасын 10 лапны гына алдыру азрак кебек...
- Шулайдыр да. Бу яртыеллыкта бәяләр күтәрелгәч, подписка нык кимеде. "Компьютердан гына укыйбыз", - диючеләр дә бар. Т овар сатабыз и нде. Сату планын үтәсәң, акчасы да әйбәтрәк б ула. Эш хакына шул сатылган әйберләрдән өстәлә, сата алмасаң - коры оклад аласың. Товар монда очсызрак, шуңа күрә халык кирәк-ярагын бездән а лырга тырыша. Тик бинабыз, үзегез күрәсез, авылдан читтәрәк. Авыл эчендәрәк булса, өлкәннәргә килеп йөрергә уңайлырак булыр иде. Кышларын да
салкынрак була. Яңа мәдәният йорты төзелеп килә, шунда почта өчен дә берәр почмак булмасмы дип өметләнәбез.
- Эш, семья, хуҗалык... Йортта терлек-туар да бардыр бит әле...
- Әле кызым, ирем белән ансамбльгә дә йөрибез. Мәктәптә музыка укытучысы бар, кызым Анита шунда йөри. Ирем Радислав та, эштән бушаганда, безнең белән. Аларның нәселләре шундый - җырлы-моңлы. Ирем кече малай булгач, төп йортта к алдык. Әле менә ызба төзеп ятабыз. Эшләргә эшең булса, авылда яшәргә рәхәт. Бер кимчелек бар - эш табуы кыен. Шәһәрне үз итә алмыйбыз. Авылда ишегалдына чыгасың, бакчада рәхәтләнеп эшлисең. Терлек тә тоттык, күркәләр, индоуткалар да асрап карадык. Авылда эшләми торып булмый.
Менә шулай, булганына шөкер итеп, буласына өмет итеп, элемтә хезмәтенең дә киләчәгенә ышанып яши икән почта хезмәткәрләре.
Евдокия ИВАНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: