“Гасырлар кичкән Колышчы” – авыллар тарихы турында үрнәк булырлык китап

Колышчыга Колышчыга багышлап багышлап Журналистика ветераны, күп еллар дәвамында Түбән Кама шәһәренең “Туган як” газетасында баш редактор булып эшләгән Виктор Шадринның “Гасырлар кичкән Колышчы” дигән яңа китабы дөнья күрде
Казанның “Идел-Пресс” нәшриятендә басылып чыккан бу китап, авторның үз сүзләре белән әйтсәк, “Татарстанның Мамадыш районындагы Колышчы авылы, аның борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәрге тарихи сәхифәләре, сугыш кырларында – батырлык, тыныч хезмәттә фидакарьлек күрсәткән кешеләре, шул авылдан чыккан күренекле шәхесләр һәм авылны бүген дә саклап яшәүче гади халык турында”.
Россия журналистлар союзы члены, Татарстанның атказанган культура хезмәткәре, Түбән Кама шәһәрендәге “Мамадыш якташлыгы” җәмгыяте җитәкчесенең урынбасары Виктор Шадрин – берничә китап авторы. Әти- әнисенең туган авылы Колышчыга багышланган бу китабын язуга ул аеруча зур җаваплылык белән карады. Гомер буе үзе бөртекләп туплаган шәхси архивындагы язмалар, әти-әнисенең истәлекләре белән беррәттән, илебез башкаласы Мәскәүдәге һәм, шулай ук, Казандагы дәүләт архивларында саклана торган документларга да зур игътибар бирде. Колышчы клубында авыл музее оештырган Валентина һәм Василий Максимовлар тарафыннан җыелган тарихи материаллар, авыл кешеләренең истәлекләре, альбомнарында сакланган фотолар да китапта урын алган.
“Гасырлар кичкән Колышчы” китабы – тарихы XV гасырдан башланган гади бер керәшен авылының колхозлашу чорын, репрессияләр дулкынын, Бөек Ватан сугышы елларын, совет заманын һәм хәзерге тормышын чагылдыра. Китапның аерым бер бүлеге 1924 елда Колышчы кешеләре нигез салган Нариман авылына (Түбән Кама районы) багышланган.
“Гасырлар кичкән Колышчы” – авыллар тарихы турында язарга ниятләүчеләр өчен үрнәк булырлык китап. Аны, шулай ук, тарих, авыллар һәм аерым кешеләр язмышы белән кызыксынучы һәркем яратып укыр дип ышанам.
Фирая МОРАТОВА.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 август 2022 - 18:52Карендәшебез Елена Зайцеваның шигырен тәкъдим итәбез "Көнбагыш" шигыре4100
-
15 август 2022 - 13:30Солистки ансамбля "Сурякя" выступили для нижнекамцев На улицах Нижнекамска продолжается проект "Культурная среда в микрорайонах города Нижнекамск!".7100
-
15 август 2022 - 12:43Спас уразасы башланды 14 августта православие чиркәве билгеләгән дүрт уразаның берсе булган Спас уразасы башланды. Ул 28 августка – Алланы тудырган Изге Кыз Мариянең бу дөньядан күчкән көне булган Успение бәйрәменә кадәр дәвам итә.363601
-
15 август 2022 - 11:07Экспедициянең дүртенче көненнән видеосюжет 8 августта Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәният үзәге белгечләре Зәй районы авыллары буенча экспедициягә чыкты.11101
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.22200
-
15 август 2022 - 09:46Седмица 10-я по Пятидесятнице 15 августа. Седмица 10-я по Пятидесятнице День постный. 2 августа по ст. ст.8000
-
15 август 2022 - 09:23Кыяр орлыгын ничек алырга һәм сакларга? Киләсе елда да кыярдан мул уңыш аласыгыз киләме?4100
-
15 август 2022 - 09:12Тимур Кадыров: "Общественная организация кряшен РТ - одна из наиболее активных организаций в Ассамблее народов Татарстана" В прошлые выходные председатель Молодежной Ассамблеи народов Татарстана побывал на этносмене "Айбагыр".8700
-
15 август 2022 - 07:24Бөек ватан сугышы ветераны Кирилл Федорович Савельев сөйләгәннәрдән... Бу китапка язмалар туплаганда, Келәтленең исән булган бердәнбер сугыш ветераны – 1922 елда туган Кирилл Федорович Савельев белән дә очраштык.9600
-
15 август 2022 - 04:18Помидорыгыз уңса... Помидорны кая куярга белмисезме? Бездән сезгә рецептлар.8200
-
7 февраль 2022 - 13:03«Туым җондызы» фестивале
-
15 август 2022 - 09:32Зәй районы авыллары буйлап экспедиция тәмам (фоторепортаж)Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре биш көн эчендә Зәй районының унике авылында булып кайтты.10101
-
15 август 2022 - 12:43Спас уразасы башланды 14 августта православие чиркәве билгеләгән дүрт уразаның берсе булган Спас уразасы башланды. Ул 28 августка – Алланы тудырган Изге Кыз Мариянең бу дөньядан күчкән көне булган Успение бәйрәменә кадәр дәвам итә.363601
-
14 август 2022 - 06:19Бал Спасы - Иисус Христос хөрмәтенә аталган өч бәйрәмнең беренчесе 14 август – беренче Спас169702
-
14 август 2022 - 07:40Бал Спасын бәйрәм итәбез - хуҗабикәләр колагына 950 ел элек князь Андрей Боголюбский өч: Бал, Алма һәм Чикләвек Спасларын бәйрәм итәргә боера. Шуннан бирле һәр ел саен православныйлар бу бәйрәмнәрне билгеләп үтә башлый. Өстәлдә - алмалар, савытта - бал, шунда ук яңа пешкән икмәк, парларын таратып утыручы бөккәннәр, урман чикләвекләре... Болар барысы да - Спасның матур символлары....119300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика