Туганайлар

Французлар керәшен теле белән кызыксына

18 март көнне Казанга чит ил кунагы – галим Ален Вио килде

Франциядәге Бордо шәһәренең Милли фәнни тикшеренүләр үзәге директоры, филология фәннәре докторы, профессор Ален Вио белән Россия халыклар дуслыгы университеты филология факультетының гомуми рус теле һәм тел гыйлеме кафедрасы доценты Светлана Москвичевада Татарстан керәшеннәре зур кызыксыну уяткан. Галимнәр аз санлы халык телләрендәге бүгенге көн проблемаларын тикшерә. Ален Вио бигрәк тә окситан, каталон телләрен һәм тел группаларын өйрәнә икән. Алар Россия халыклар дуслыгы университетының “Миноритар ситуациядә телләр динамикасы” дип аталган Франция-Россия фәнни тикшеренү лабораториясе (Франко-российская научно-исследовательская лаборатория "Динамика языков в миноритарной ситуации") кысаларында эшлиләр. Өч телне – окситан, дат һәм татар телләрендәге ситуацияләрне чагыштыралар. Галимнәрнең максаты – керәшеннәрнең язма һәм сөйләм телен өйрәнү икән. Шулай ук, мишәр һәм нагайбәк телләре белән дә нык кызыксыналар, аларны да якын киләчәктә тикшерергә планлаштыралар.

19 март көнне галимнәр Республика керәшен җәмәгатьчелеге белән очрашты. Очрашуда Республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова, сәнгать фәннәре кандидаты, Казан консерваториясе доценты Геннадий Макаров, педагогия фәннәре кандидаты, профессор Татьяна Дунаева, керәшен оешмасының идарә члены Илья Михайлов, филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты Зоя Кириллова, Татарстанның халык язучысы Григорий Родионов (Гөргөри), “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле директоры Артур Поляков, “Туганайлар” керәшен культура-агарту газетасы баш редакторы Юлия Губина һәм яшьләр хәрәкәте активисты Юлия Дувалова катнашты.

Очрашу барышында Людмила Белоусова бүгенге көндә керәшен теле чиркәүдә, келәүләрдә куллануын искәртте. Шулай ук, керәшен язма телендә бүген дә иман кенәгәләре басылуын да әйтте. “Туган телне мәдәни чаралар һәм чиркәү аша сакларга тырышабыз”, - диде Людмила Даниловна.

“Керәшеннәр, мөселманнардан аермалы буларак, үз сөйләмнәрендә гарәп һәм фарсы сүзләре кулланмый. Безнең исемнәр дә нык төркиләштерелгән, бик үзенчәлекле. Мәсәлән, Николай дигән урыс исеме бездә – Микулай, Дарья – Дарҗа, Дарҗый, Милания – Маланҗа һәм башка бик күп исемнәр”, - дип аңлатты Гөргөри.

Галимнәр “Туганайлар” газетасында керәшен теленең кулланышы турында да кызыксындылар. Бүгенге көндә керәшенчә язучы авторларның арта баруы да искәртелде.

Республика керәшен оешмасы галимнәргә, керәшен теле белән яхшылап танышу өчен, берничә очрашу һәм авылларга чыгу мөмкинлеге дә тудырды. Ален Вио белән Светлана Москвичева консерваториядә, атнакөн мәктәбендә, “Бәрмәнчек” ансамблендә, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе һәм Кукмараның Чура авылларында булдылар. Бу хакта язмалар сайтыбызда чыгачак һәм әлеге тикшеренүгә багышланган зур мәкалә газетабызның киләсе санында басылачак.

Яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: